Мөнбәр кирәк! Татарстанда халыкара кинофестиваль дәвам итә

Инде берничә көн Казан каласы кино йогынтысында яши. Әлеге көннәрдә Татарстан башкаласында XX «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале бара. «ВТ» журналисты иске-яңа атамалы фестивальнең беренче көннәренә күзәтү ясады.

Әңгәмә

Бу хакта инде беренче мәртәбә генә язмасак та, кинофестивальнең элекке атамасын кайтаруын тагын бер кат искәртик. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да чараның ачылыш тантанасында фестивальнең тарихи атамасы кайтарылуына куануын белдерде. «Халык сораган иде», – диде ул.

– Безнең кинофестиваль елдан-ел күбрәк тамашачының йөрәкләрен яулый, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда үз абруен ныгыта, – дип белдерде парламент башлыгы. –  Беренче фестивальгә дөньяның 12 иленнән нибары 40 эш тәкъдим ителгән булса, быел 47 илдән 814 гариза килгән. Димәк, әлеге чарага ихтыяҗ зур. Бу безнең республиканың төрле дин һәм милләт вәкилләре арасындагы татулык, яхшы мөнәсәбәтләр үрнәге булуын раслый. Фестивальнең шигаре дә шуны тасвирлый – «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәни диалогка».

Фәрит Мөхәммәтшин фестиваль ачылышы алдыннан оештырылган «кызыл келәм»нән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән үтте. Ирада ханым да кинофестивальнең шигарен искә алды.

– Без коточкыч зур тизлек белән үзгәреп тора торган дөньяда да мәдәниятләр арасында әңгәмә булдыра алуыбызны күрсәтергә тиеш. Безгә хәзер рухи кыйммәтләргә корылган, цивилизациянең чын кыйммәтләрен җиткерә алырлык мөнбәр аеруча кирәк. «Алтын мөнбәр» – кино сәнгате, мәдәният ярдәмендә кешелекнең төп юлламасын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган, рухи кыйммәтләрне тасвирлый торган мөнбәр, – диде министр ачылыш тантанасында.

Казан Ратушасында узган тантаналы чарада көтелмәгән кунаклар да булды. Әйтик, Алабугада узган «Цветаева укулары»ннан кайтышлый, бәйрәмгә танылган совет һәм Россия актрисасы Светлана Крючкова кереп чыкты.

Шушы ук кичтә «Кино за 7 дней» проектына йомгак ясалды. Быел анда БРИКС илләрен тәкъдим итүче 10 команда катнашты. Нәтиҗәдә өченче урынга – Россия («Я люблю тебя», реж. – Илья Северов), икенче урынга – Бразилия, («Животные», реж. – Родриго де Медейроса), беренче урынга Иран («Города меняются, а люди нет», реж. – Ата Можаби) лаек булды. Командаларга 200, 300 һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

Төрек-татар дуслыгы

Казан кинофестивале электән төрек актерларын яратты. Бу юлы күпсанлы җәмәгатьчелек күңелен күрергә «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары режиссеры Метин Гюнай һәм тамашачыларга «Основание: Осман», «Империя Кесем» сериаллары аша таныш актер Чагры Шенсой  килгән иде. Алар белән аерым очрашу да узды. Чагры Шенсой хәтта, Татарстанда төшерелүче берәр фильмда катнашу шактый кызыклы тәҗрибә булыр иде, дип тә әйтте. «Мин татар егетенә охшаган да бит», – дип өстәде ул.

Ә режиссер Метин Гюнай кинофестивальдә «йолдыз» буларак кына түгел, жюри рәисе буларак та катнаша. «Татарстанның тамашачыга күрсәтерлек искиткеч бай тарихы бар. Ул – Россия өчен мөһим төбәк», – диде ул иҗади очрашуда.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең җиңүчеләре ябылу тантанасында – 11 сентябрь кичендә игълан ителәчәк. Быел төп номинацияләрдәге призлардан тыш, Татарстан Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләге, Казан мэры, Россия кинобелгечләре гильдиясе махсус бүләкләре, «Кино сәнгатендә ышаныч өчен» бүләге һәм тамашачы мәхәббәте призы тапшырылачак.

«Алтын мөнбәр»дә – Татарстан фильмнары

Быел фестивальнең төп программасында

– режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы («Тулы метражлы уен фильмнары» номинациясе);

– Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» кинокартинасы («Документаль фильмнар» номинациясе);

– Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» картинасы («Анимацион фильмнар» номинациясе) катнаша.

Милли программага кергән фильмнар: «Телсез күке» (реж. – Рауф Кубаев), «Я приду» (реж. – Булат Сабитов), «Әминә» (реж. – Сергей Киатров), «Рада не рада» (реж. – Оксана Синчугова), «Монисто» (реж. – Гөлназ Галимуллина), «Большая Осиновка» (реж. – Юлия Захарова), «Переговорщики» (реж. – Мария Косинова), «Руки маэстро» (реж. – Алексей Барыкин), «В поисках Белой Мечети» (реж. – Солтан Сөнгатуллин), «Татара – наследие Евразии» (реж. – Асия Садыйкова), «Краски памяти» (реж. – Юрий Гвоздь).

Фото: Татар-информ / Салават Камалетдинов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү