«Ничава нет»: яшелчә авылы ничек көн күрә?

Урамында бер кеше дә юк, капкалар бикле. Әллә монда берәү дә яшәмиме? Алай булса, әтәчләре кычкырмас, тавыклары кыткылдамас, күлләвектә үрдәкләре дә йөзмәс иде. Әнә берәү бар дөньясын чәчәккә күмгән. Икенчесенең капка төбендә зур көймә тора. Без Кама Тамагы районының егермедән артык кеше яшәгән Яшелчә авылына шул тынлыкка җавап эзләп килеп кердек.

Яшелчә яшәткән

Су буена салынган бу авыл. Текә таш кыялары үзе бер ямь бирә. Бар җире – яшеллек. Авылга кергәндә, тау башында кып-кызыл булып пешкән гөлҗимешләргә юлыктык. Үрел дә ал. Ник берәү дә җыймый икән моны? Әрәм булып яталар. Һич югы базарга чыгып сатып, күпмедер табыш алырга була. Дөресрәге, уйланулар шул тау башыннан ук башланды. Атамасы өчен баш ватасы юк. Яшелчә дип аталгач, халкы яшелчәне мул үстергәндер. Дөрестән дә шулай булып чыкты. Моның шулай икәнлеген бакчада бәрәңге алган җирдән безнең якка чыккан Гөлсәрия апа белән Солтан абый Бикмөхәммәтовлар да искә алды.

– Узган гасырның утызынчы елларында барлыкка килгән бу авыл. Элек күп итеп яшелчә утыртканнар. Кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер – барысы да үскән. Менә шулай көн күргәннәр. Якында гына – Идел елгасы. Тик мин 50 ел элек Арча якларыннан килен булып килгәндә, бу шөгыль беткән иде инде. Һәркем яшелчә, җиләк-җимешне үзенә кирәгенчә генә үстерә, – ди Гөлсәрия апа.

Яшелчә димәктән, бәрәңге уңышы быел әйбәт булган. Авыл кешесе ашарына ите, бәрәңгесе, эчәренә суы булса, үзен бай кешегә саный. Һәрхәлдә, өлкәннәр шулай. Туксанынчы дистәне вакласалар да, эштән туктамый әле бу әбекәй һәм бабакайлар. Гел хәрәкәттә булгангамы, кайберләре авыруның нәрсә икәнен дә белми. Әнә 85 яшьлек Кәүсәрия апа Сабирова үз гомерендә хастаханәгә нибары өч тапкыр гына барган. Анысы да – өч сабыен тудырганда балалар йортына. Җәй буе бакчасыннан керми икән. Өйдә торырга вакыты юк. Җиләген, кыяр, помидорын да күпләп утырткан. Чәчәкләр яратканы да күренеп тора. Сәламәтлекләре какшап китсә, күрше авыл фельдшеры кирәкле даруларын китерә икән.

Бетү

Заманасында авыл гөрләп торган. Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, фермасы – бар да булган. Әкренләп берсе дә калмаган.

– Берни дә юк. Бу авылга үзем «Ничава нет» дип исем кушар идем. Чыннан да шулай бит, кызым? Ипине атнага бер мәртәбә автокибет китерә. Анысы ярый инде. Хат ташучы юк. Пенсияне Кама Тамагыннан килеп, почта хезмәткәрләре тарата. Балалар гәзит-журналлар алып кайта. Дөнья хәлләрен телевизордан да белеп торабыз, – ди җор телле Кәүсәрия апа.

Кешесе дә бармак белән генә санарлык. Дачниклардан башка халкы 21гә җыела. «Теге йорт буш, менә монысы ишелде, әнә анысына дачник кайта. Менә монысында бер бабай белән улы яши. Әле бер егет Украинага махсус хәрби операциягә җыена. Күбесе – пенсионерлар. Картлар үлә, яшьләр калмый, – ди Кәүсәрия апа, авылның сүнә баруына борчылып. – Мин үзем дә тиздән шәһәргә китәм. Җәй генә кайтып торам. Бик тә сагынам, бик тә шушында гына торасы килә. Канатым каерылды: ирем ике ел элек вафат булды. Көндез көн үтә, тик төнлә ялгызым куркам. Сагыну белән курку – икесе бер нәрсә. 62 ел гомер иткән нигезне ташлап чыгып китү бер дә ансат түгел. Һәр почмагы кадерле. Фермада 40 ел сыер саудым. Балалар хәлне белешеп, булышып тора. Бер кызым Казанда кранда эшли. Икенчесе Кама Тамагында яши. Улым полициядә хезмәт куйды.

Бер караганда, соңгы елларда тормыш та яхшырган. Биш ел элек авылга таш җәйгәннәр. Аңа кадәр техника пычракларда авыл эченә керә алмаган. Шәһәрдән кайтучылар машиналарын тау башында калдырып, пычракта җәяү атлаган. Юлсызлык та авылдан чыгып китүгә бер сәбәп булгандыр.

– Эш булмагач, яшьләр авылда калмый. Укып бетерүгә, шәһәргә киттеләр. Авылның шушы хәлгә каласы билгеле иде инде. Бер киткәннәр кире кайтамыни? Без авылны яраттык, фермада эшләдек. Сыер саудым, бозау карадым. Шулай көн иттек. Замана яшьләрен шәһәр үзенә суыра. Авыл беткәнгә борчылабыз, – диде Гөлсәрия апа.

Өлкәннәрдә «җаваплылык» дигән нәрсә дә зур. 8 сентябрьдә – Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячагын да онытмый алар. Бикмөхәммәтовлар да көтә бу көнне.

– Еракка барасы юк. Сайлатучылар үзләре өйгә килә, Аллага шөкер. Республиканың киләчәге якты булсын өчен, үз тавышыбызны бирәчәкбез, – ди алар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү