Китсәләр дә, калучы күбрәк

Киләчәктә урманга эшкә килгән яшь белгечкә бер тапкыр бирелә торган акча күләме  артачак һәм андыйларга йорт та салып бирергә мөмкиннәр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган очрашуда урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте. Министр әле тагын искесенә алмашка килүче илкүләм проект, янгыннар, ефәк күбәләге, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы һәм башка проблемалар турында сөйләде.

–  2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысасында бик күп эшләр башкарылды. «Урманнарны саклау» федераль проектына 117 миллион сум акча бүленеп бирелде, – ди министр. – Быел бу проект  бетә. Аңа алмашка «Экологик иминлек» дигәне килә. «Татарстан урманнарын саклау» проекты «Урманнарны саклау» дигәнгә әйләнә. Яңа илкүләм проект шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре янәшәсендә агачлар утыртуны арттыру, өстәмә орлык саклау үзәкләрен булдыру, агачлар утырткан җирләрне урман фондына кертүгә бәйле булачак.

Министр ел дәвамында башкарылган эшләргә дә тукталды. 9 ай эчендә 2564 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган. Урманчылар черегән, утыртып та, яңарып китмәгән агачларны яңаларына алыштырганнар. Бу эш хәтта артыгы белән башкарылган.

– Урман питомникларында үзебезнең кәлшәләрне үстерәбез. Орлык җыю эше дә алып барыла. Уңыш начар булган очракта, урманнарны торгызу мөмкинлеге булсын өчен, орлыкларның иминият фонды да бар. Утырткан үсентеләрне эшкәртү, аларны санитар яктан тикшереп тору да урманчылар карамагында, – ди Равил Кузюров.

Тикшереп тору дигәннән,  журналистлар ефәк корты күбәләге турында да искә төшерде. Хәтерләсәгез, узган ел бу бөҗәкләр республиканың бик күп районнарындагы агачларны харап иткән иде. Урманчылар салкын кышка өметләнсә дә, ул җылы килде. Шунлыктан ефәк кортының йомыркалары туңып үлмәде. Урманчылар бу бөҗәкләрне биологик препаратлар ярдәмендә агулады.

– Июнь аенда Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай, Лениногорск урманчылыкларында 12,2 мең гектар мәйданда ефәк кортын агуладык. Соңгы тикшерү бөҗәкләрнең 92,2 проценты бетүен күрсәтте. 2025 ел өчен дә алдан хәстәрен күрәбез. Ефәк корты күбәләге күренгән районнарда урманнарны эшкәртү буенча документлар әзерләнә, – ди министр.

Урманнарда янгынга каршы тору чаралары октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

–  9 ай эчендә урманга якын торган җирләрдә коры үләнгә ут кабуның 175 очрагы, 294 термик нокта ачыкланды. Янгынга каршы тору өчен мөмкинлекләребез җитәрлек. 25 станция, республиканың төрле почмакларында 14 янгынга каршы тору өчен кирәк-ярак сакланган урыннар бар, – ди министр.

Янгын булмасын өчен урманнарны чиста тоту да кирәк. Республикада язын һәм көзен «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция үтә. Быел ул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Октябрь аенда «Урманнарны саклыйк» дип аталган агач утырту өмәсе дә узачак.

«ВТ» журналисты баш урманчыдан хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында сорашты. Яшьләр урманга тартыламы? Аларны җәлеп итү өчен ниләр башкарыла?

Равил Кузюров әйтүенчә, тармакта хәзерге вакытта уртача хезмәт хакы 38 мең сумны тәшкил итә. Тагын да артыр дигән өметләре бар. Министр әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин Юлламасында урманчыларның хезмәт хакын күтәрү һәм ай саен социаль түләү булачагы турында әйтелгән иде.

– Республикада Татарстан Рәисе ярдәме белән яңа гына урманга килгән яшь белгечкә бер тапкыр акча бирелә. Көллият бетергәннәргә ул 150 мең сум иде. Ә инде югары уку йортын тәмамлап килүчеләр 300 мең сум акча алды. Киләсе елдан әлеге сумманы арттырмакчы булабыз. Көллият тәмамлаучыларга – 300 мең, вуздан соң килүчеләргә 500 мең сум итәргә уйлыйбыз. Шулай ук урманчылык урнашкан райондагы хакимият башлыклары белән сөйләшеп, белгечне тораклы итәргә тырышачакбыз, – ди министр. – Урманга кечкенәдән мәктәп урманчылыкларына йөргән, табигатьне яратучылар килә.  Китүчесеннән бигрәк, урманда калучысы күбрәк. Килүчесе артып торсын өчен урманчыларга тагын да шартлар тудырырга кирәк.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru       

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү