Бүген КПРФ төбәк бүлегенең конференц-залында узган матбугат конференциясендә җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясадылар. Моннан тыш, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комитеты Бюросы утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясен төзү турындагы мәсьәләләр каралды һәм җиденче чакырылыш парламентының беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу өчен КПРФның бердәм республика исемлеге буенча сайланган депутатлар вәкилләре расланды.
Матбугат конференциясендә һәм бюро утырышында Хафиз Миргалимов, Александр Комисаров, Николай Атласов, Фадбир Сафин, Мансур Гарифуллин, Альберт Яһудин, Артем Прокофьев катнашты.
Сайлауларда КПРФ кандидатларын яклап тавыш биргән татарстанлыларга рәхмәт белдереп, КПРФның Татарстан Республика комитетының Беренче секретаре, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов республика коммунистларының яңа парламентта үз вәкиллекләрен саклап кала алуларын билгеләп үтте. «Мондый җиңүгә республика комитеты һәм партиябезнең җирле бүлекчәләренең бердәм эше, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең башкарма органнары белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде, – дип басым ясады Татарстан коммунистлары башлыгы. – Сайлау кампаниясенә анализ ясау шулай ук безнең зәгыйфь урыннарыбызны, Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашуны оештырудагы проблемалы мәсьәләләребезне күрсәтте. Әмма партия позициясе үзгәрешсез кала – гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга курс. Ә бу юнәлештә якындагы биш елда күп эшләргә туры киләчәк. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советында КПРФ фракциясе үз сайлаучылары файдасына, республикабыз хакына эшләвен дәвам итәчәк».
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында КПРФ фракциясе эшен югары бәяләп, яңа чакырылыш парламентында коммунист депутатлар корпусы эшчәнлеге дә актив һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнүен белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat