Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды. 21 сентябрь исә республикада Гошер көне дип игьлан ителде.
Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Мөхтәсибәтләрдәге мәчетләргә гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр китерергә мөмкин. Азык-төлек җыелмалары аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак.
Казанда гошерне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак.
Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендә азык-төлекләтә ярдәм алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, 8 (987) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып яки мессенджерга язып, фондка мөрәҗәгать итә ала.
Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гошер мохтаҗларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat