Социаль челтәрләрдә Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның авыру балалар янына барып җырлап кайтуы турындагы видео таралды. Ул анда үзе генә түгел. Берәү казан асып пылау пешерә, сабыйларны җиләк-җимеш белән сыйлыйлар. Балалар исә Вадим абыйларына кушылып җырлыйлар да. Без җырчының үзе белән сөйләштек. Вадим әйтүенчә, ул хәйрия эшләрендә бик теләп катнаша. Әмма аны кешегә күрсәтмәү яклы. Соңгысында дуслары белән бергә баргач кына бу хакта мәгълүмат таралган.
– “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер” дип үстерделәр. Кулдан килгәнчә, мохтаҗларын сөендерергә тырышам үзе. Минем Илсур исемле бик якын дустым бар. Ул, әйдә Вадим сабыйларны бергәләп сөендерик дигәч, Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрологик интернатка бардык. Ул пылау пешерермен диде, мин башка күчтәнәчләр алдым. Рәхәт итеп җырлап кайттым. Алар белән бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Үзеңнең сәламәт булуына сөенәсең, җирдә яшәвеңә шөкер итәсең. Бу сабыйлар безгә гыйбрәт өчен биреләдер, – ди Вадим.
Бүгеннән җырчының Казанда концертлары башлана. 17 ел эчендә беренче тапкыр өч көнлек концертларның барсына да билетлар сатылып беткән.
– Мин бу көнгә бик озак килдем. Тырышлык бушка китмәде. Бүгенге көнемә бик шөкер итәм. Тамашачыга рәхмәт, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Вадимның узган елгы концертларын мин дә карап кайткан идем. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышына, мактана белмәвенә, гадилегенә һәм керәшен халкын зур биеклеккә күтәргәненә сокланып кайткан идем. Залга төшеп сикереп йөрмәсәң дә, суга чуммасаң да, маймылланмасаң да, яраткан кеше җырларыңны ярата ул, Вадим. Иң мөһиме- кеше күңеленә үтеп керә торган мәгънәле җырларыңны җырлавыңны дәвам ит! Үзең гади, җырың гади. Ә хәзерге тамашачы әнә шул гадилеккә тартыла да инде.
Фото: видеодан скриншот
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat