Сабый йөрәген карында чакта ук кайгыртасы! Балалар сәламәтлеге сагында торган табиблар шулай дип кисәтә. Туганда ук йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы куелган сабыйлар саны арта баруга да борчыла алар. Бу чир яңа туган балалар арасында үлем-китемгә китергән авырулар арасында икенче урында ук тора. Аны ничек булдырмаска? Бу көннәрдә Казанга җыелган Россиянең иң яхшы кардиохирурглары да шул хакта сөйләште.
Рәсми саннар борчуга сала. Узган ел Татарстанда 1 мең яңа туган балага 3,1 үлем-китем очрагы туры килгән. Яңа туган сабыйлар арасында иң күп үлем очраклары Зәй районында теркәлгән. «Кара унлык»ка Аксубай, Кама Тамагы, Әтнә, Чистай, Биектау, Балык Бистәсе, Минзәлә, Әгерҗе, Түбән Кама районнары да кергән. Сабыйларның күбесе йөрәк авыруларыннан үлгән.
Бүген Россиядә туганда ук йөрәк зәгыйфьлеге ачыкланган 600 мең бала исәпләнә. Ел саен илдә дөньяга аваз салган сабыйларның 8–9 проценты шундый диагноз белән туа. Чагыштыру өчен: Россиядә елына 1,4 миллионлап бала туа, йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы белән туган сабыйларга ел саен 14–15 меңләп операция ясала. Шуларның 35 проценты бер яше дә тулмаган балаларга туры килә.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев сүзләренә караганда, республиканың алтын куллы балалар кардиохирурглары йөзәрләгән баланың гомерен саклап кала.
– Бу юнәлештә хезмәт куйган белгечләрнең җитәрлек күләмдә булмавы гына борчуга сала. Республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә шул хәл. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген ил күләмендә эшләүче кардиохирургларның саны йөзгә дә тулмый, – ди министр урынбасары.
Сайлаган юлына тугры калып эшләгәннәренә исә замана таләпләрне зурдан куя. Кардиолог Екатерина Бокерия фикеренчә, баланың йөрәгенә ярдәм кирәк булачагы карында чакта ук ачыкланырга тиеш. Эхокардиография узганнан соң, карындагы балага йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы куелса, булачак ана аерым контрольгә алынырга тиеш.
– Кайчак безгә секундлар эчендә җитди карар кабул итәргә туры килә. Сабый дөньяга аваз салуга ук аны операциягә озаткан чаклар бар. Бәхеткә, хәзер бездә йөрәккә бәйле бик күп кимчелекләр бала карында чакта ук ачыклана, – ди табиб. – Табигать тарафыннан бирелгән 270 көнлек вакытны тиешенчә файдалансак, хәлне ул дәрәҗәгә үк җиткермичә дә калып булыр иде. Мондый диагноз куелган балаларга туганчы ук игътибарны арттырырга кирәк. УЗИда күренгәннән соң ук табибларга консилиум җыеп киңәшләшергә, алга таба эш планын булдырырга, бу хакта булачак ананың үзенә дә тәфсилләп сөйләргә, аңлатырга кирәк. Бүген безгә әнә шул җитеп бетми. Шул очракта йөрәк зәгыйфьлегеннән үлгән сабыйлар саны да кимер иде.
Татарстанда беренче кардиохирургия бүлеге ДРКБ базасында моннан 30 ел элек ачылган. Республиканың атаклы кардиологы Леонид Миролюбов җитәкчелегендә бер төркем белгеч инде ул чорда ук балаларның йөрәк, кан тамырларына җитди операцияләр ясаган. 2000 елдан биредә туганда ук яки яшәү барышында йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы куелган балаларга да операция ясый башлыйлар. Бүген ДРКБның кардиохирургия бүлегендә йөрәк-кан тамырларына меңәрләгән катлаулы операция ясала.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш аритмологы Елена Голухова йөрәгенә операция кичергән нәни пациентлар өчен махсус мәйданчык булдыру яклы. «Операция кичергән авыру мондый үзәкләрдән үзенә кирәкле мәгълүматны, тиешле медицина ярдәмен дә вакытында алып тора алыр иде. Операциядән соңгы өзлегүләрне дә булдырмаска ярдәм итәчәк ул», – дип саный белгеч.
Республикада йөрәк зәгыйфьлеге белән туган балаларга иң беренче катлаулы операция ясаган табибларның берсе Дмитрий Арзин исә әлеге юнәлештә башкарылган эшләрнең булган кадәренә дә шөкер итү яклы.
– Без хәзер иң катлаулы очракларга да алдан әзер торабыз. Әйтик, без инде иртәгә фәлән сәгатьтә Перинаталь үзәктә йөрәк зәгыйфьлеге диагнозлы бала туачагын төгәл беләбез һәм аны бүгеннән үк көтә башлыйбыз. Кардиологларыбыз кирәк дип тапса, Кесарь кисеме ярдәмендә баланы бүген үк таптыра алабыз. Бездә зур балалар арасында йөрәгенә мондый диагноз куелганнары юк дәрәҗәсендә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Ник дигәндә, без йөрәк зәгыйфьлегенә операцияне бала кечкенә чакта ук ясыйбыз. Безгә моның өчен Чувашия, Мари Эл, Ульяновск өлкәләреннән үк киләләр. Без хәзер төбәкара үзәккә үк әверелдек, – ди табиб.
Сүз уңаеннан, ил күләмендә өченче тапкыр уздырыла торган съездның быелгысын нәкъ менә Казанда үткәрүләре дә юкка түгел. КГМУ ректоры Алексей Созинов фикеренчә, республика табибларының сабый йөрәген саклау юнәлешендә башкарган эшләре, тупланган тәҗрибәсе башкаларга да кызык. Балалар кардиохирургларының илкүләм съезды моңа кадәр Түбән Новгород, Волгоград шәһәрләрендә узган иде. Казандагы быелгы чарага илнең төрле төбәкләреннән 300ләп белгеч килде. Тагын 200ләп кардиохирург анда онлайн рәвештә катнашты.
Фото: Татар-информ / Илнар Төхбәтов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat