Кичә, 11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XX «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Фестивальдә җиңүчеләрне Камал театрында бүләкләделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләгенә режиссер Рауф Кумаевның «Телсез күке» фильмы ия булды. 500 мең сум күләмендәге премияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
Татарстан фильмы халыкара фестивальдә махсус бүләккә ия булды
Милли конкурснын (Татарстан турындагы яки Татарстанда төшерелгән фильмнар) «Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә Сергей Киатровның «Әминә» (Россия, Татарстан) фильмы җиңде. «Иң яхшы документаль фильм» булып Алексей Барыкинның «Руки маэстро» (Россия, Татарстан) кинокартинасы танылды. «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңүче — Булат Сабитовның «Я приду» (Россия, Татарстан) фильмы. Ә «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә Гөлназ Галимуллинаның «Монисто» (Россия) кинокартинасы җиңде.
Төп номинацияләргә килгәндә, «Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы» булып Рафаэль Мукановның «Честь» (Россия) кинокартинасы танылды. «Иң яхшы анимацион фильм» исеменә Рамак Аминаның «Бумажные цветы» (Иран) кинокартинасы лаек булды. Бу елның «Иң яхшы документаль фильмы» булып «20 лет спустя» (реж. Муса Туре, Сенегал) кинотасмасы танылды.
Татарстан фильмы берьюлы ике номинациядә җиңде. Режиссер һәм сценарист Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмы «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценаристы» номинацияләрендә җиңүче булды.
Иң яхшы оператор итеп Казахстаннан Жанарбек Елеубек танылды. Бүләк «Бауырына Салу» фильмы өчен бирелде.
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы актер» номинациясендә Үзбәкстаннсн Улмас Ораев («Эволюция» фильмы) җиңде. Ә иң яхшы актриса исеменә Ираннан Сепиде Арман («Газели» фильмы) лаек булды.
Төп бүләк — гран-прига («Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясе) якут режиссеры Алексей Романовның «Легенды вечных снегов» фильмы лаек дип табылды.
Фильмның режиссеры Татарстан башкаласын якут киносы өчен символик урын дип атады. «Мин бу бүләкне нәкъ менә Казанда алуыма аеруча шат. Чөнки моннан 28 ел элек, якут кинематографиясе әле беренче адымнарын гына ясаган чорда, без монда якут киносы көннәре белән килгән идек. Татарстан башкаласы якут киносы үсеше өчен импульс бирде», — диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat