Чутлыйсы да түлисе. Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә акчаны янда калдырып буламы?

Кояшлы көннәрнең рәхәтен күреп калыгыз! Киләсе айдан җылылык өчен үзебез түли башлыйбыз. Быел исәп-хисап яңа тарифлар буенча ясалачак, димәк, узган кыш белән чагыштырганда, чыгымнар тагын да артачак. Счет-фактура кәгазен кулга алгач, нәрсәгә игътибар итәргә? Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә акчаны янда калдырып буламы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

 

Октябрьдә көтәсе

Билгеле булганча, бу елның 1 июленнән, бер ел ярымлык тынлыктан соң, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артты. Тарифларны индексацияләү коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагылды. Республикада бәяләр уртача 10,8 процентка кыйммәтләнде. Иң зур күрсәткеч республиканың 24 шәһәрендә, шулай ук шәһәр тибындагы 17 бистәсендә һәм 177 авыл җирлегендә гамәлдә. Мәсәлән, Казанда һәм Чаллыда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 15,7 процентка кадәр артты.

 

Ут өчен бер ставкалы тариф – бер кВт/сәгате 5,09 сум.

Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф – бер кВт/сәгате 4,10 сум. Авылда яшәүчеләр өчен ул – бер кВт/сәгате 3,57 сум.

Табигый газның бер куб. метры бәясе – 7,47 сум.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә – 117,24 сум.

Җылылык энергиясе тарифы – 2388,45 сум/Гкал.

Юынтык суларны чыгарган өчен республика буенча уртача тариф – 33,81 сум/куб. метр.

 

Җылылык сезоны урамдагы һава температурасы биш көн дәвамында тәүлегенә уртача 8 градус җылыдан түбән торса башланырга тиеш. Дөрес, әлегә көз җәйдән кимен куймый. Бу атнада, мәсәлән, республикада урыны белән 27 градуска кадәр җылытырга мөмкин, ди синоптиклар. Төнлә дә температура +10…+12 градустан түбән төшмәячәк, дип көтелә. Ә тәүлеклек уртача температураны билгеләү өчен көндезге һәм төнге күрсәткечләрне кушып, шуларны икегә бүләргә кирәк. Тик кайберәүләргә җылылык өчен түләү, тәрәзә артындагы һава торышына да карамастан, сентябрь өчен үк (бу ай өчен исәп-хисап октябрь счет-фактурасында ясалачак) килә башлаячак.

– Гомуми йорт исәпләгечләре булмаган торакта яшәүчеләр җылылык сезоны дәвам иткән сигез айны исәпкә алып, алдан билгеләнгән нормативлар буенча түли, – дип ачыклык кертте очрашуларның берсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

 

Күршенеке түгел

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов әйтүенчә, халык арасында коммуналь түләүләргә бәйле сораулар булган, бар һәм булачак. Күп очракта моңа үзебезнең үк гап-гади нәрсәләрне белмәвебез яки белергә теләмәвебез сәбәпче, ди белгеч.

– Милек хуҗаларын барыннан да бигрәк ут-суга исәпләнгән акча мәсьәләсе борчый. Мәсәлән, җәй көне кайнар су ник кыйммәт, диләр. Җавап билгеле: бездә кайнар су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы юк. Салкын су җылыту пунктлары аша уза. Кышкы чорда исә җылылыкка бәйле сораулар бермә-бер арта. Хәер, бу аңлашыла да, әлеге төр түләү счет-фактураның саллы өлешен алып тора. Торбалар ник суык, яки фатирда артык эссе, диләр. Халыкны да аңлап була: кыйммәтле хезмәт икән, аның сыйфаты да югары булырга тиеш. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: бер үк бүлмәдә бер кеше туңса, икенчесе тирләп йөрергә мөмкин. Норматив кагыйдәләр нигезендә, кыш көне фатирда кимендә 18 градус җылы булырга тиеш, – ди Дмитрий Романов.

Аның әйтүенчә, әгәр коммуналь хезмәтләр буенча артык күп акча исәпләгәннәр дип шикләнәсез икән, идарәче компаниягә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар гади халыкны кызыксындырган барлык сорауларга ачыклык кертергә тиеш. Шикаятьләрне Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә кабул итәләр.

– Счет-фактура кәгазендә түләүләргә бәйле бөтен мәгълүмат бирелгән. Бүген барлык йортларның 95 проценты диярлек исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыра. Димәк, күпме ут, су, газ тотсаң, шул кадәр түлисең, – ди Дмитрий Романов. – Дөрес, җылылык өчен исәпләнгән акчаны аңлап бетерү авыррак. Чөнки бу очракта йорттагы гомуми күрсәткечләр исәпкә алына. Кемгә күпме акча исәпләгәннәрен белү өчен, йортның гомуми мәйданын белергә дә кирәк. Казанда, мәсәлән, күпкатлы йортларның 60 процентында җылылык бирү, һава торышы үзгәрешләренә карап, автомат рәвештә җайга салынган. Мондый җиһазлар 20 процентка кадәр акчаны янда калдыра.

Белгеч исәпләгечләрне вакытында тикшертергә онытмаска да киңәш итте. «Бу хактагы мәгълүмат та счет-фактурада язылган. Мәсәлән, кайнар су исәпләгеченең куллану вакыты 2025 елның 1 октябрендә чыга икән, сентябрьдә үк 500 сум акча түләп, махсус оешма вәкилен чакыртырга кирәк. Әгәр моны эшләмисез икән, идарәче оешма башта соңгы алты айдагы чыгымнарның уртача күрсәткеченә карап, ә аннары норматив буенча акча исәпләячәк. Бер генә идарәче оешма да исәпләгечне тикшертү вакыты җитү турында алдан кисәтми. Милек хуҗалары фәкать счет-фактурадагы мәгълүматка таянырга тиеш», – диде Дмитрий Романов.

Коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар да түләү кәгазендә күрсәтелә. «Халык арасында намуссыз күршеләрнең ут-суга булган әҗәтен дә бүлешеп түлибез, дигән фикер бар. Бу дөрес түгел. Әгәр фәлән кешенең коммуналь хезмәтләр өчен 800 мең сум бурычы җыелган икән, ул алга таба да аның өстендә «эленеп» торачак һәм артып барачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген республикада яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен 9 миллиард сумнан артык әҗәте бар. Аларны уттан, судан өзәргә мөмкиннәр. Әмма кеше бурычын безгә түләттермиләр, – диде Андрей Романов. – Үз түләүләребез дә бик җиткән.

 

Фикер

Александр ТЫГИН, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе:

– Бүген ТКХны кыйммәт дип сүгәләр, әмма коммуналь хезмәтләр өчен квитанциянең өчтән ике өлешен милекчеләр үзләре билгели. Аерым алганда, милек хуҗалары җыелыш үткәреп, йортны карап тору, ремонт кебек кирәкле эшләр һәм хезмәтләрне билгеләргә, ә идарәче компания аның бәясен әйтергә тиеш. Юк икән, бәя башкарма комитет карарлары нигезендә куела. Тик соңгысы республика районнарына карап, бик нык аерыла. Мисал өчен, республика күләмендә торак фонды белән идарә итүнең минималь бәясе – 92 тиен, иң кыйммәте – 5 сум 49 тиен. Йорт эче территориясен җыештыру – 65 тиеннән 6 сум 90 тиенгә кадәр. Сизәсезме? Аерма бик зур. Бу – дөрес түгел һәм әлеге мәсьәлә безне бик нык борчый. Шуңа күрә бүген республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең бердәм стандартларын булдыру юнәлешендә эш алып барыла.

(Бу көннәрдә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсеннән)

 

Акчаны ничек янда калдырырга?

– Утка күптарифлы исәпләгеч урнаштырыгыз. Мәсәлән, мондый исәпләгеч көне буе эшләп торучы суыткычка киткән чыгымнарны дүрттән бергә киметә.

– Чынаяк-тәлинкәләрне кул белән юуга караганда, савыт-саба юу машинасы суны 2–3 тапкыр азрак тота.

– Яңа телевизор яки микродулкынлы мич сатып алганда, аның энергияне сарыф итү нәтиҗәлелеге күрсәткеченә яки классына игътибар итегез. Ул «А»дан «G»га кадәр бүленә. Чагыштыру өчен, «С» класслы үтүк 40 процентка күбрәк ут «ашый».

– Белгечләр әйтүенчә, өйдәге бөтен яктырткычларны энергияне сакчыл кулланучы лампаларга алмаштырган очракта, утка киткән еллык чыгымнар 4 тапкыр кимеячәк.

– Телевизор эшләмәгән килеш тә, әгәр чыбыгы розеткадан алынмаган икән, электр энергиясе сарыф итә. Кулланылмый торган приборларны уттан өзегез.

– Чәйнек кайнатканда суны тутырып түгел, ә үзегезгә кирәк кадәр генә салыгыз.

– Плитәне аш пешеп җиткәнче 2–3 минут алдан сүндерегез. Плитә һәм кәстрүл суынганчы, ризык та әзер булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү