Үзебезнеке…ме? «Алтын мөнбәр» нәрсә күрсәтте?

Иң яхшы нәфис фильм – якутныкы, иң яхшы милли фильм – башкортныкы. «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең егерменчесе әнә шундый нәтиҗәләр белән төгәлләнде. Кызганыч, әмма быелгы фестивальдә татар теле дә бик аз яңгырады, татар фильмнары да чагыштырмача аз иде. Әмма сөенечле вакыйгалар да булды.

Фестиваль әкренләп дөньяны яулый. Быел җәмгысы 47 илдән катнашырга теләк белдерүчеләр булган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сүзләре белән әйтсәк, бу саннар аның абруен раслый.

– Кино – бик тормышчан, бик нечкә һәм, шул ук вакытта, бик югары сәнгать ул. Кинога катнашы булганнар – дөнья сәнгате белән идарә итүчеләр. Шуңа да мин һәрбарчагызга, шул исәптән, тамашачыларга да бу сәнгать төренә игътибар һәм хөрмәт белән каравыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул фестивальнең ябылу тантанасында. – «Алтын мөнбәр» халыкара гуманитар элемтәләрне ныгытуга да үз өлешен кертә. Ул кешенең эчке дөньясын дәвалый. Ә бит кешене савыктыру, аның тормыш рәвешенә дөрес юнәлеш бирү – хәзерге көннең гаять мөһим бурычлары. Бу чара өчен ихлас күңелдән сөенәм. Алга таба да фестиваль кино сәнгатен яратучыларның күңелләрендә тирән эзләр калдырыр, аларның язмышына йогынты ясар дип ышанам.

Абруй дигәннән, менә сезгә кызыклы (яки кызганыч) статистика: чит илләрдән катнашучылар саны арткан саен җиңүчеләр исемлегендә Россия һәм Татарстанда төшерелгән фильмнар кими бара. Әйтик, быел тамашачы күңелен Тунистан Юнес Бенның «Суфизм» фильмы яулаган булып чыкты. Ираннан Рамак Аминаның «Бумажные цветы» кинокартинасы «Иң яхшы анимацион фильм» булды. «Иң яхшы документаль фильм» исеменә Сенегал режиссеры Муса Туре лаек булды. Саный китсәң, урын җитмәс – шушы урында тукталыйк. Чөнки бераз гына булса да үзебезнең фильмнар өчен дә сөенәсе бар әле.

Менә, мәсәлән, режиссер һәм сценарист Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмы «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценаристы» номинацияләрендә җиңүче булды. Хәзер инде икеләтә җиңүче булган фильмның киң җәмәгатьчелеккә дә барып җитүен көтәргә кала. Сүз уңаеннан, «Гашыйклар тавы» – төп номинациягә эләккән өч Татарстан кинокартинасының берсе.

Төп номинациягә эләгә алмаган, милли конкурста гына катнашкан «Телсез күке» (реж. – Рәуф Кубаев) фильмы да бөтенләй игътибарсыз калмады – ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләгенә лаек булды.

Милли монкурс, дигәннән, анда иң яхшы фильм булып Гөлназ Галимуллинаның «Монисто» кинокартинасы танылды. Гөлназ – Уфада туып үскән режиссер һәм фотограф. Аның бу документаль фильмы да башкорт мәдәнияте, төгәлрәк әйтсәк, башкорт хатын-кызларының милли бизәнү әйбере – муенса турында. Татарстан турында, Татарстанда яки Татарстан катнашында төшерелгән фильмнар бәйгесендә дә күрше хакы өстенрәк булды.

Ничек кенә булса да, безнең өчен бу фестиваль татар киносын күтәрүче чара дип кабул ителә иде. Ягъни анда елдан-ел үзебезнең фильмнар күбрәк буласына өметләнә идек. Соңгы берничә елда фильмнар саны белән бергә өмет тә кими. Сан түгел, сыйфат кирәк, диюләре инде аклану кебек яңгырый башлады. Икътисадый хәлләре күпкә начаррак булган ил һәм төбәкләрдә дә ел саен дистәләгән фильм төшерелеп торганда, «Ә ни өчен бездә алай түгел?» – дип сорыйсы килә. Хәер, бу сорау инде шактый еллар җавапсыз кала. «Без бу сорауны инде 20 ел рәттән бирәбез. Дөресен генә әйткәндә, мин туйдым инде», – диде режиссер Салават Юзеев та.

Ә бит безгә бездән ныграк ышанучылар бар! Әйтик, кинофестивальнең жюри рәисе, танылган төрек режиссеры Метин Гюнай, Татарстанның потенциалы зур, диде. «Сезнең бөтен дөньяга күрсәтерлек, горурланып сөйләрлек тарихыгыз бар. Татарстанның кино сәнгатенә үсәр өчен мөмкинлекләр бар», – дип, ышанычын белдерде ул.

Төп бүләк – гран-прига («Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясе) якут режиссеры Алексей Романовның «Легенды вечных снегов» фильмы лаек булды. «Мин бу бүләкне нәкъ менә Казанда алуыма аеруча шат. Чөнки моннан 28 ел элек, безнең кино әле беренче адымнарын гына ясаган чорда, без монда якут киносы көннәре белән килгән идек. Татарстан башкаласы якут киносы үсеше өчен импульс бирде», – диде ул.

Гомумән, катнашучыларның күпчелеге Татарстанны, аерым алганда, бу фестивальне «иҗади трамплин» дип атый. Безнең кинематографчылар арасында да шулай диючеләр күбрәк булсын иде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү