Татарстан башкаласында «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш өчен» дип аталган Халыкара «түгәрәк өстәл» узды. Чарада БРИКС үсешендә гражданлык җәмгыятенең роле турында сөйләштеләр.
«Түгәрәк өстәл» кунаклары арасында Бөтендөнья Ислам лигасы генераль секретаре урынбасары Абдул-Рахман бин Абдулла әл-Зәед тә бар. Аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты. «Бу очрашу ислам дөньясы һәм безнең республика арасындагы элемтәләрне тагын да ныгытыр дип ышанам», – диде парламент башлыгы.
Абдул-Рахман бин Абдулла әл-Зәеднең Татарстанга беренче генә килүе түгел. «Моңарчы мин Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумында булган идем һәм һәрвакыт, авырлыкларга карамастан, республиканың үсешенә сокланып карыйм. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләре бик яхшы, Татарстан белән мөнәсәбәтләр аеруча җылы», – диде ул. Бөтендөнья Ислам лигасы генераль секретаре урынбасары сүзләренә караганда, Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә БРИКСка кушылды, һәм шуңа күрә Корольлек Казанда буласы саммитка зур игътибар бирә.
«Түгәрәк өстәл»дә ул бу утырышның октябрьдә узачак БРИКС саммитына нигез әзерләвен әйтте. «Бу очрашуда төрле дин әһелләре күп катнаша. Безнең аралашу традицион кыйммәтләрне сакларга бер нигез булыр дип уйлыйм», – диде Абдулла әл-Зәед журналистларга.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «түгәрәк өстәл»не уникаль очрашу дип атады.
– Без барыбыз да көчле БРИКС җәмгыятенең анда катнаша торган һәм анда керергә җыенган илләрнең актив гражданлык катнашуында төзелергә тиешлеген аңлыйбыз. Ә бит бу ничәмә-ничә төрле мәдәният, дин, милләт дигән сүз! – диде ул. – Безгә, асыл үзенчәлекләребезне, шушы төрлелекне саклап калып, бердәмләшеп, заман сынауларына бергә каршы торырга өйрәнергә кирәк. Ә моның өчен бер-беребезне белү, үзара аралашу зарур. Бу очрашуда без шушы мәдәни төрлелекне, байлыкны саклап калу, аны файдалану һәм, гомумән, дөньяны яхшырту турында сөйләшәчәкбез.
Чарада төрле дин әһелләре, галимнәр, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре һәм башкалар катнашты. Аның кысасында «БРИКС: Россия карашы» китабы да тәкъдим ителде. Китапның җисеме исеменнән үк аңлашыла.
– Бу – Россия карашы. Без аны чит ил партнерларына тәкъдим итәбез. Билгеле, аларның да үз өстәмәләре, бу мәсьәләләргә үз карашлары булырга мөмкин. Без тыңларга әзер, – диде әлеге фәнни хезмәтне язган 18 авторның берсе, Казан инновацион университетының беренче проректоры Игорь Бикеев.
«Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган теләк-тәкъдимнәр нигезендә резолюция төзеләчәк. Ул БРИКС саммитында катнашучыларга мөрәҗәгать формасында булачак. «Резолюция кысасында без БРИКС дәүләтләре башлыкларына дүрт тәкъдим белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Безнең иң йомшак урын – күпполярлы дөнья теориясе, аны ахырына кадәр эшләргә кирәк. Күпләр бердәмлек турында сөйли, ләкин аның ничек төзелүенә кагылышлы сораулар бар», – диде КИУ ректорының стратегик инициативалар буенча киңәшчесе, профессор Олег Агапов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat