Иртә түгел! Дәүләт Думасында илдә яшәүче кызларны мәктәп эскәмиясеннән үк бала табарга өндиләр. Шундый тәкъдим белән депутат Жанна Рябцева чыкты. Янәсе, гүзәл затлар беренче сабыен 18–19 яшьтә үк – йә мәктәп бетергәч, йә югары уку йортында укыган чорда ук алып кайтырга тиеш. Депутатларның демография өчен беренче генә борчылулары түгел лә анысы. Әмма балага бала табарга тәкъдим итү ни дәрәҗәдә дөрес? Сабый сөяргә кайчан иртә, ә кайчан инде соң? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап табарга тырышты.
Бала тапкан бала
Лилия Йосыпова – ике бала анасы. Беренче нарасые 18 яшьтә дөньяга килә.
– Хәзерге каланчамнан торып, ул яшьтә бала тапмас идем, дип әйтәм. Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнгән, күпбалалы гаиләдә үскән, эне-сеңелләремне тәрбияләшкән кеше булсам да. Мин әни булырга әзер булмаганмын! – ди ул.
Мондый фикергә тиктомалдан гына килмәгән ана. «Балага тәрбия бирер, кирәкле юлга кертеп җибәрер өчен әзерлекле булырга кирәк. Әзерлек булмагач, тиешле тәрбия дә биреп булмаган. Балага да, анага да кыен бу хәл», – дип аңлатты Лилия.
Бусы – таякның әхлакый башы. Физик ягы да бар бит әле.
– 18 яшьтән бала табарга организм да әзер булмый икән әле ул. Аналар да имгәнә, бала да сау тумаска мөмкин, – ди әңгәмәдәш. – Күршебез, мәсәлән, 17 яшьлек кыз белән никахлашты, 18 яшендә япь-яшь хатын инвалид бала тудырды. Таба белмәгән, диләр. Ул бит үзе дә бала, каушагандыр, курыккандыр инде, кайдан белсен ди?! Кыскасы, ана булу өчен физик яктан да, әхлакый яктан да әзерлек кирәк ул.
Биш бала анасы Рәдифә Ногманова, депутатның мондый тәкъдимен күргәч, көлдем, ди. Бу яшьтә бәби табарга кушу – мәгънәсезлек, тәкъдим урынсыз, дигән фикердә әңгәмәдәшебез.
– Аллаһы Тәгаләдән киләсе җан булса, мәктәп укучысымы, әбиләр әйтмешли, «карт кыз»мы, ул бала туа инде. Без укыган чорда да бер кыз мәктәп яшендә бәби тапты. Укып бетермәгән иде әле. Хәзер инде гаиләсе, балалары бар. Әмма бу яшьтә гаилә корырга кыз бала әзерме икән? Бала булсын өчен, гаилә кирәк бит. Минемчә, шушы яшьтә бала табарга кушарга түгел, бәхетле гаилә кору дигәнне алга сөрергә кирәк. Гаилә булмый торып бала булу тәрбия ягыннан да, дин ягыннан да – әхлаксызлык. Була андыйлар да, гаепләп әйтмибез, билгеле. Ялгышмаган кем бар? – ди ул. – Мәктәп яшендәге кыз бала шул яшендә иргә чыгып, гаилә тормышына әзер икән, ә егетләр фәлән яшьтәге кызны хатын итеп алып, гаиләсен туендырып яши ала икән, рәхим итегез.
Сүз уңаеннан, Россиядә хәзерге вакытта 18 яшьтән бала табу законлы. Әмма ата-аналар ризалыгы яисә суд карары белән 16 яшьтән дә бәби алып кайтырга мөмкин.
Ашыккан… ашка пешми!
Демография мәсьәләсе халык турында кайгыртучы затларның баш бәласе булса кирәк. Юкса бәби таптыру юллары турында болай еш уйламаслар иде. Соңга кала күрмәгез дип, гүзәл затларны кодалаулары да беренче генә түгел инде.
Хәтерләсәгез, Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да белем алып, карьера ясаганнан соң гына бәби табарга теләгән хатын-кызларны тәнкыйтьләгән иде. Министр, бала алып кайтуны иртәгәгә калдырган хатын-кызлар сәламәтлеге ягыннан күп кенә проблемаларга юл ача, дигән фикер җиткерде.
Дәүләт Думасында комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Татьяна Буцкая исә, балалар саны арттыруны эш бирүчеләр дә кайгыртырга тиеш, дигән фикерен әйтте.
– Хезмәткәрләре арасында туу коэффициенты нинди? Эш бирүчеләр әнә шуны карасын иде. Бәби таба алучылар быел бала алып кайтканмы? – диде ул. – Эш бирүчеләр күпбалалыкны хупларга тиеш. Мәсәлән, андыйларга оешма өстәмә түләүләр һәм корпоратив, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләүче кураторлар билгели ала.
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина исә «махсус демографик операция» үткәрергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, Россиядә яшәүчеләрнең гаиләсендә дүртәр-бишәр бала булырга тиеш.
Сүз уңаеннан
Тиеш белән генә ерак китеп булмый шул. Элекке заман белән хәзергесен чагыштыру да мәгънәсезлек. «Ни өчен балалар тумый?» дигән сорауга җаваплар да, тапмаска сәбәпләр дә бар барын.
- Социаль сәясәтнең тиешле дәрәҗәдә камил булмавы. Әйе, ана капиталы, пособиеләр, түләүләр (хәер, аның зур өлеше күпбалалы гаиләләргә кагыла. – Авт.) бар. Баланы акча өчен тапмыйлар, диючеләр дә булыр. Әмма сабыйны үстергәндә акчасыз мөмкин түгел. Стипендия, тулай торак, фатирлар белән тәэмин итү иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра. Нәтиҗә буларак, яшьләрнең гаиләне ишәйтергә вакыты да, мөмкинлеге дә була.
- Ясле, балалар бакчасы, мәктәпләрдә урын җитмәү.
- Югары икътисад мәктәбе белгечләре оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, бик күпләр өчен бала алып кайтуга ил—көндәге вакыйгалар киртә булып тора икән. Сәбәпләр арасында сәламәтлеккә бәйле проблемалар да кергән. Тагын бер сәбәп – тормыш иптәшенә булган мөнәсәбәт.
- Ныклы гаилә теләсәгез, бу кыйммәтне ир—атлар арасында пропагандаларга кирәк. Кызларның күңелендә барыбер ак күлмәк киеп, бәхетле гаилә кору теләге ярылып ята ул.
- Эш бирүчеләрдә дә гаеп бар. Хатын-кызларны эшкә алганда ук: «Бала ялына китәргә җыенасыңмы?», «Ничә балаң бар?» – дип каршы алалар. Ана булу эшкә кабул иткәндә дә, карьера үсешендә дә дискриминациягә китерә торган билге булырга тиеш түгел.
P.S. Әлбәттә, түрәләр теленнән чыга торган мондый тәкъдимнәр – сүз генә. Әмма сөйләшүдән гамәлгә күчәргә дә бер адым җитә. Тыю, кушу, өндәү белән генә ерак барып булмый. «Ил сездән балалар көтә, ә калганы – сезнең буш хыяллар, эгоизм билгеләре», – дип башка тукып торсалар, илдә яңа укытучылар, фәнни ачыш ясаучылар, табиблар, коткаручылар, артистлар, музыкантлар, рәссамнар барлыкка киләчәкме соң?..
Белгеч сүзе
Гүзәл Хисмәтуллина, психолог, гештальт—терапевт:
– Бу тәкъдимгә карата бертөрле генә җавап биреп булмас. Хатын-кыз 18–19 яшьтә бәби алып кайтсын өчен, аның шартлары булырга тиеш. Бу яшьтә кыз бала гаилә корырга әзер дә түгел кебек. Хәзерге заман кызлары алай иртә кияүгә чыкмый. Гомумән, ир-егетләр дә гаилә корырга ашыкмый әле! Шундый нәрсә бар: җәмгыятьтә цивилизация югарырак булган саен, балалык чоры да озаккарак сузыла. Ягъни балаларның иртәрәк олы кеше булырга омтылу ихтыяҗы юк. Әйтик, сугыш, ачлык чорындагы кебек. Анда, чынлап та, бала тизрәк өлгерә, гаилә кора, бала алып кайта. Ата-ана буларак та без бит әле балаларыбызның тизрәк әти-әни булуын теләмибез. Киресенчә, балалык чорын озаккарак сузасы килә. Әти-әниләрдән «өлгерер әле» дигән сүзне еш ишетәм мин.
Тик бала табуны соңлату ягында да түгел мин. Хатын-кызның яше арткан саен, физик мөмкинлекләре кими шул… 30 яшьтә нинди бала алып кайтасың да 22дә нинди – аермасы бар.
Бала үстерү хәзер бик күп чыгымнар таләп итә. Яшь гаиләнең ниндидер кереме булырга тиеш. Депутат тәкъдиме күктән алып әйтелгән сүз генә кебек. Мәктәпне генә бетергән кызның белеме дә юк, кечкенә бала белән укып йөрүләре дә читен, күп кенә уку йортларында белем алулары да түләүле бит.
Психолог буларак, инфантиль ир-егет һәм хатын-кызлар белән эш итәргә туры килә. Аларның җаваплылык алырга теләкләре юк. Бала табу – демографик кризисны бетерү генә түгел әле ул. Бала табу – җаваплылык. Без ул баланы тиешенчә ашатырга, киендерергә дә тиеш бит.
Ксения Краснопольская, репродуктолог:
– Хатын-кызның репродуктив функциясе яшь белән чикләнгән. Беренче баланы 35 яшькә кадәр алып кайтсалар, хәерле. Бу яшьтән соң инде гүзәл затларның бәби алып кайту потенциалы кими бара. Соңга калулары ихтимал. Әмма хәзер бәби алып кайта алмау проблемасы кискен тора. Бу бик күп илләрдә шулай. XIX гасырда хатын-кыз әллә ничә мәртәбә йөккә узып, бала табып, аны тәрбияләгән булса, хәзер исә кызлар башта укый, белем ала, үзенең матди нигезен кайгырта. Аннан соң гына бала турында уйлый башлый.
САН
* Росстатның яңа мәгълүматларына караганда, 2024 елның беренче яртыеллыгында илдә барлыгы 599600 бала дөньяга килгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16600 кешегә кимрәк (3%). Россиядә шундый ук демографик түбән тәгәрәү соңгы тапкыр 1999 елда билгеләп үтелгән иде.
* 2024 елның алты аенда үлүчеләр саны 4 процентка – 888700дән 921100 кешегә кадәр арткан. Ягъни Россиядә үлүчеләр саны туучылар саныннан бер ярым тапкырга диярлек югарырак!
* 2024 елның алты аенда Татарстанда туучылар саны 3 процентка кимегән. Шулай да, республика дөньяга килгән сабыйлар күрсәткече буенча, ул кайбер төбәкләрдән алдарак. Татарстанда бу 1 мең кешегә – 8,5 бала. Чагыштыру өчен: Мари Элда бу күрсәткеч 7,8 генә, ә Чувашиядә – 7,6.
* Ил халкының кимендә 51 проценты күпбалалы булырга тиеш, дип саный демографлар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat