Мәрәтхуҗа. Туфан ни әйтер иде икән?

Ташламагыз авылны! Олы Мәрәтхуҗада яшәүчеләр якташлары – халык язучысы, драматург, сәясәтче Туфан Миңнуллин авызыннан еш ишеткән бу сүзләрне. Юкка гына, дөньядагы иң әйбәт җир – Мәрәтхуҗа, иң әйбәт кешеләр – Мәрәтхуҗада, дип язмагандыр ул. Авылдашлары Туфан ага васыятенә тугры кала алганмы? Авыл рухы, аның яшәеше – безнең язмада.

Авылга кергәндә, иң элек күзгә коймасы киң итеп тотылган зират ташлана. Алдан хәстәрен күрү начар түгел. Әмма болай ахирәткә урын әзерләү авыл халкы ишле дигәнне аңлатмый әле. Иске каберлекләр дә күп икән. Койманы үзара салым акчасына тотканнар. Монда нибары 38 кеше яши. Җәй көне дачниклар белән 60лап кеше җыела. Ә йортлары аз түгел.

– Әллә кеше санын ялгыш әйттегезме? – дип кат-кат сорадык, безне озатып йөрүче Гөлнара Хәлиуллинадан. Ул – Туфан Миңнуллин төбәк музееның Олы Мәрәтхуҗадагы филилалы саклаучысы.

– Бер генә күпбалалы гаилә бар. Калганнарында йә ялгыз әбиләр, йә балаларын оядан очырган, инде олыгаеп баручы гаиләләр яши. Буш йортлар да бар. Кемдер әти-әнисе нигезе янәшәсенә яңасын җиткезеп чыкты. Шуңа күрә авыл зур күренә. Барлыгы 20ләп йорт бар. Мин кияүгә чыкканда, 100ләп кешесе булгандыр. Ике кыз үстердек. Алар инде үсеп, авылдан чыгып китте. Соңгы туган бала бүген 5 сыйныфта укый, – ди Гөлнара Хәлиуллина.

Чыгып китүенең беренче сәбәбе – эш булмау. Гөлнара ханым 15 ел балалар укыткан. Мәктәп ябылгач, башка авылларга барып та караган. Тик юл йөрү – үзе бер газап. Ун ел өйдә утырганнан соң, урын булуга, музейга эшкә кергән. Колхоз таралгач, ирләр шабашкага чыгып киткән. Хәзер җирләрне инвестор алган. Тик анда Олы Мәрәтхуҗадан эшләүче кеше юк. Хезмәт хакын әйбәт түлиләр икән. Кеше терлек асрап көн күрә.

Мәктәбе, кибете юк. Автокибет атнага бер мәртәбә кирәк-яракларны китерә. Медпункты, музее эшли. Мәчетендә азан яңгырый Туфан авылының.

 

«Китәсе идек»

 –Туфан абый калдырганга авылда яшәп ятабыз. Узган гасырның туксанынчы елларында 10–15 гаилә авылдан чыгып китәргә җыенган идек. Бар әйбергә кытлык заман бит. Туфан Миңнуллин, авылны саклагыз, дип, юнь бәядән кирпеч табарга булышты. Шулай итеп, матур йортлар җиткездек. Ул булмаса, авыл беткән булыр иде инде. Китмәгәнгә бер дә үкенмим. Казанда алты ел заводта эшләдем. Авылда яшәү күпкә рәхәтрәк. Эше күп, әмма тырышкан кешегә була. Мал-туарны күп асрыйбыз. Сөт бәясе юк инде. Шуңа күрә сыерлар санын киметтек. Үз җирләребез бар. Ирем Хәмитнең кырдан кайтып кергәне юк. Әле печән түкли, әле ашлык суктыра. Комбайн да, башка техникабыз да бар, – ди 36 ел элек Бәрлегуҗа авылыннан килен булып төшкән Роза Рәфыйкова.

Моңа кадәр ферма мөдире булган, аннан музейда хезмәткәр булып эшләгән ул. Каенанасы авырып киткәч, эштән китәргә туры килгән. Тик шулай да күңеле музейга тарта. Элеккеге гадәт буенча килгән кунакларны мичтә пешкән коймак, бәрәңге пәрәмәче белән сыйлый. Барысы да Туфан абый хакына!

–Туфан абый рухын онытмыйбыз. Аны бик ярата идек. Музейларда бәйрәм оештырабыз. Мәчеттә Коръән ашлары үткәрәбез. Язучы, депутатлар, артистлар да килә, – ди Роза ханым.

Музейга төрле авыллардан укучылар килеп тора икән. 25 августта Туфан абыйның туган көнен билгеләп үткәннәр. Казаннан «Шәрык» клубы, Түбән Кама театры артистлары кунак булып киткән. Артистлар авыл халкына спектакль дә куйган. Авыл имамы Туфан аганың рухына багышлап дога кылган. Өчәр самавыр куеп, өчәр казан асып, тәмле сыйлар әзерләгәннәр. Үлгән көнен дә онытмыйлар.

Җиргә ябышыгыз!

Рәмзия Сәлимова авылда 33 ел фельдшер булып эшли. Ире Рамил – фермер. Колхоз таркалгач, күп кенә җир хуҗалары алышынып, хезмәт хакы бирми башлаганнар. Менә шул чакта Сәлимовлар нишләргә белми аптырап калган.

– Колхоз аена 3 мең сум акча бирә. Болай яшәп булмый бит дип, Туфан абый янына бардык. Бетә бит инде авыл, ташламагыз, дип әйтә иде ул. Авылда калдык та бит, әмма яшәргә мөмкинлек юк, дип хәлебезне аңлаттык. Җир булса, ачка үлмисез. «Крестьян гомер буе җиргә хезмәт иткән», – дип, иремә җир эше белән шөгыльләнергә кушты. «Якын-тирәдәге буш җирләрне үзебезнең авыл егетләре алсын иде, барыбер кемдер килер, җирне буш тотмаслар», – диде. Ул чактагы район башлыгы Зөфәр абый Гарәфиевкә, Олы Мәрәтхуҗадан Рамилгә булышыйк әле, бик тырыш егет, дигән. Эшне башлаганда бик зур каршылыкларга очрадык. Аяк чалган шул кешеләр хәзер үзләре җирләр алды. Ярдәм кирәк булса, ирем янына киләләр. Ул киң күңелле, барысына да булыша, – ди Рәмзия Сәлимова.

Печән, иген үстереп сата алар. Киләчәктә ит продукцияләрен җитештерә торган цех ачарга да ниятләре бар. Өч ул үстергәннәр. Икесе Казанда яши. Уртанчы уллары хәрби белем алган. Анысы пенсиягә иртәрәк чыгып, әтинең эшен дәвам итәрмен, дип өметләндерә икән. Төпчекләре Аяз 5 нче сыйныфта укый.

– Авылда мәктәп юк. Аяз Кама Тамагына автобуста йөреп укый. Барып-кайту көн дә 82 чакрымга чыга. Арып бетә. Туфан абый исән булса, моңа юл куймас иде, билгеле. Үзеннән алда сүзе йөрде. Бар нәрсәне хәл итә иде, – дип янә Туфан абыйны искә алды шәфкать туташы.

Туфан аганың авыл балаларын кочагына алып төшкән музейдагы фотоның тарихын да искә төшерде ул.

– Тормыш иптәше, Камал театры артисты Нәҗибә апа Ихсанованы да яраттык без. Берсендә аның янына барып: «Авыл балаларын алып килеп, сезнең белән фотога төшик әле», – дип рөхсәт сорадым. Өйдә үзе генә иде, Туфан абый бакчада кайнаша. «Ничек инде балалар Туфан бабайлары белән чәй эчмичә китә?» – дип, Нәҗибә апа карабодай оныннан бик тәмле коймак белән сыйлады. Яңа аертылган балдан авыз иттек. Балалар Туфан бабаларын бик юмарт, кунакчыл итеп хәтерли, – диде Рәмзия Сәлимова.

Туфан салават әйтә

Венера апа Сәлимуллинага 84 яшь. Ул 20 ел фермада сыер сауган, ындыр табагында эшләгән, кыскасы, колхоз эшендә тир түккән. 49 яшьтә тол калган. Шундый ипле, матур итеп сөйли ул, авызына гына карап торырлык.

– Туфан безгә туган тиешле иде. Холкы бик әйбәт. Кешене беркайчан гаеп итмәде. «Син, Венера, ничә гаиләгә берәү генә, авырлыкта яшәргә тиеш түгел. Кирәкле әйберең булса, әйт», – дип әйтә иде. Туфан һәрвакыт җитми җанга. Аның турында көн буе сөйли алам. Безнең авылны яшәтергә тырышты: ничек ярдәм итә алды, шулай булышты. Тирә-як авылларга газ керттеләр. Мәрәтхуҗадан кеше күп китә дип, безне читләп уздылар. Утын ягарга кирәк. Туфан абыең Буага барып, электриклар белән сөйләшеп, зур баганалар утырттырды. Өйне электр белән җылыттык. Аннан газ керттеләр. Монда юлга таш салуда да аның ярдәме тиде, – ди Венера апа Сәлимуллина.

Туфан аганың матур гамәлләре моның белән генә бетми. Олысын да, кечесен дә аталарча кайгырткан ул. Авыл балалары элек Олы Салтык мәктәбенә йөреп укыган. Кечкенәләр дә абый-апаларына ияргән. 1 нче сыйныф балалары күбрәк йокласын дип, Туфан Миңнуллин үз өеннән мәктәп ясарга рөхсәт биргән.

– Янгын чыкканнан соң өе ике ел ташландык булып торды. Шул нигезгә төшкәч: «Туфан бик мәрхәмәтле иде, ярдәм итәрдәй ник бер кеше юк икән», – дип утырып еладым. Шуннан соң депутат Лотфулла Шәфигуллин булышты. Арчадан килеп, өен яңарттылар. Аларны яшәргә үз фатирыма керттем. Бик әйбәт егетләр иде. «Венера апа, Туфан абый безнең Арчадан булса, болай ятмас иде», – дип борчылдылар.

Беркөнне Венера апа Туфан Миңнуллинны төшендә күргән. «Зәңгәрсу күлмәк кигән. Вокзал кебек җир, халык поездга утырырга җыена. Туфан абыең карап торды да, бер бүлмәгә кереп, салават әйтте. Мин шатлыктан елап җибәрдем. Бер хатын: «Ник елыйсың?» – ди. «Ишетмисеңмени, Туфан салават әйтә бит», – дим. Урыны җәннәттәдер», – ди ул.

Туфан абыйның бакыйлыкка күчүенә 12 ел үтсә дә, музей колгасында эленеп торган мәтрүшкәләрнең исе әле дә бетмәгән. Үз куллары белән җыйган ул аны. Җиләктән ясалган кайнатмалары да бозылмаган. Һәр җирдә – Туфан абый төсе. Урамга чыксаң, Туфан чишмәсе челтери. Авыл уртасындагы күлнең өсте генә ямь-яшел. Узган ел бик чиста булган икән үзе. Туфан абый булса, болай яткырмас иде, билгеле. Чабылмаган куралар өчен дә шелтә ясар, йә үзе чалгы тотып чабар иде һич югы. Авылдашлары күңелендә әле дә яши ул. Иң мөһиме – әти булмаган йорт дилбегәсе ычкынмасын.

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү