Камилә Вәлиеваны аклый алырдай сынау нәтиҗәсен яшереп калдырганнар

Бөтендөнья допинга каршы агентлыгы (ВАДА) җитәкчелеге Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны суд утырышында аклый алырдай бер фәнни эксперимент нәтиҗәсен махсус яшереп калдырган. Илебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары, “Associated Press” мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Язмада әйтелгәнчә, Россия допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) Вәлиева адвокатының, триметазидин препараты спортчы организмына даруны ваклау өчен кулланылган куна тактасында әзерләнгән тәм-том белән бергә эләккән булырга мөмкин, дигән фикерен тикшерү өчен абруйлы галимне яллау үтенече белән ВАДАга мөрәҗәгать иткән булган.

Шуннан соң ВАДА Швейцария белгече Марсьял Сожи белән элемтәгә кергән. Галим, эксперимент үткәреп, вакланган дару калдыклары, чыннан да, уңай допинг-тест сәбәбенә әйләнергә мөмкин иде, дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма әлеге эксперимент нәтиҗәсен яшереп калдырганнар.

Агентлык чыганагы, анонимлыкны үтәү шарты белән, журналистларга ВАДА генераль директоры Оливье Нигглиның тикшеренүләр органы башлыгы Гюнтер Юнгерга язган хатын тапшырган. “Гюнтер, җитди проблема алдында калдык. Сожи спортчы өчен чиктән тыш уңай бәяләмә бирде… Әгәр судта аннан файдалансак, безнең өчен зур проблема килеп чыгачак. Без аны кичекмәстән күздән югалтырга тиеш”, – диелгән хатта.
Исегезгә төшерәбез: CAS быел гыйнвар ахырында Камилә Вәлиеваны, допингка каршы кагыйдәләрне бозуы күздә тотылган өчен, 4 елга дисквалификацияләде. 2021 елның декабрендә спортчыдан алынган допинг-пробада тыелган триметазидин барлыгы ачыкланган. Бу хакта 2022 елның февралендә Пекинда Олимпиада ярышлары вакытында гына мәгълүм булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү