Гигиена һәм эпидемиология үзәге башлыгын өй арестына озатканнар

Казанның Вахитов районы суды, мошенниклыкта гаепләнелүчене кулга алу турында тикшерүчеләр үтенечнамәсен кире кагып, аны өй арестына озаткан.

Суд аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелүче 49 яшьлек Елена Сизованы өй арестына озату турында карар кабул иткән.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы “Эстел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчелегенә үзәк ихтыяҗлары өчен дәүләти сатып алу буена тендерда отуга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә казнага 1,6 миллион сумнан артыграк зыян китерелгән.

“Үз буйсынуымдагыларга басым ясарга җыенмыйм. Мин – гаиләдә бердәнбер кыз. Әти-әнием – инвалидлар. Әтием күптән түгел генә инсульт кичерде. Әнием хәрәкәтләнми диярлек. Аларга ярдәм итүче юк. Казанда, миннән башка, бернинди дә туганнарыбыз юк – мин булмасам, алар ачлыктан үләргә мөмкин. Шуңа күрә иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган чикләү чарасын сайлавыгызны сорыйм”, – дигән Сизова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү