Суррогат ана хезмәте миллионнарча сумга төшә.
Казанда баласыз гаилә парлары суррогат анага сау-сәламәт бәби тапкан өчен 1,1-1,5 миллион сум түли. Ә инде игезәкләр өчен тагын 150 мең сум өстиләр. Шәхси клиника сайтында шундый мәгълүматлар урын алган, дип яза “KazanFirst”.
Генетик ата-ана, сабыйның исән-имин дөньяга килүенә түләүдән тыш, суррогат анага һәр ай саен ашау-эчүгә, даруларга чама белән 350 мең сум, махсус кием-салымга –20 мең сум бирә.
Казанның “Скандинавия” һәм “Скандинавия Ава-Петер клиникалары директоры Фәрия Сабирова әйтүенчә, гаилә парлары гадәттә хатын-кыз сәламәтлегендә кимчелекләр булу сәбәпле суррогат ана хезмәтеннән файдалана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat