Аферистлар ике атна буе башкалада яшәүче әбинең акчасын урлап яткан.
Мәскәүдә телефон мошенниклары курьерын тотканнар. Ул Казанда яшәүче ир-ат булып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк мәгълүматларына таянып яза.
86 яшьлек әбинең телефонына кемнәрдер шалтыратып, үзләрен Үзәк банк һәм дәүләт хезмәтләре белгечләре буларак таныштырган. Банктагы акчагызны урларга җыеналар, дип әбине куркытканнар. Янәсе, аны махсус имин счетка күчерергә кирәк, дигән булып, өлкән яшьтәге кешенең башын тәмам әйләндергәннәр. Шул рәвешле аферистлар әбине, беркатлылыгыннан файдаланып, 8 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калдырганнар.
Полиция хезмәткәрләре аферистларның курьерын әбидән чираттагы 730 мең сум акчасын алып яткан чакта тоткарлаган. Казаннан килгән ир-ат бу эшне интернетта табуын, законсыз икәнлеген аңлавын белдергән. Урланган акчаны “эш бирүчеләренә” җибәрүен, күпмедер процентын хезмәт хакы сыйфатында үзендә калдыруын аңлаткан. Әбигә, янәсе Үзәк банктан акча тапшырганлыкка ялган белешмәләр бирүен әйтергә дә онытмаган.
Тикшерүчеләр мошенниклык буенча җинаять эше кузгаткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat