Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә “Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү” программасы нигезендә сатып алынган 33 Lada Niva Travel машинасын тапшырдылар. Урманчыларга һөнәри бәйрәмнәре алдыннан яңа техниканы бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Тантана ЮХИДИ янындагы мәйданда узды.
“Һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан сезне котлавыма шатмын. Республиканың “яшел” байлыгын кайгыртучыларга ихтирамыбызны җиткерү көне бу. Республикада урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелеп килә”, – диде Алексей Песошин тантанада.
Республиканың бөтен мәйданының 17 проценттан күбрәген урманнар тәшкил итә. Бүген урманчылык тармагында 2,5 меңнән артыграк кеше эшли.
“Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада урманнар калыная, урман законнарын бозучылар, янгын очраклары кими”, – дип белдерде Алексей Песошин.
Аның әйтүенчә, бүген тапшырылган яңа автомобильләр, “вездеход” булганлыктан, урманнарны саклау эшендә алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнәчәк.
“Татарстан ике ел рәттән урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне нәтиҗәле үтәү буенча төбәкләр рейтингында беренче урынны алып килә. Сезнең белән горурланабыз!”– диде Премьер-министр.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга белдергәнчә, язын федераль программа нигезендә, урманчылар транспорт белән тәэмин ителгән инде.
“Бу машина белгечләрнең мобильлеген арттырачак. Республика урманнары 1,3 миллион гектар мәйдан били. Юлларны да исәпкә алсак, озынлыгы 10 мең чакрымнан артып китә. Мондый байлыкка күз-колак булып тору өчен әйбәт транспорт кирәк”, – дип басым ясап әйтте министр.
Чарада тармакның иң уңган хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat