Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин – күрсәтелгән ышанычка җаваплы карый торган кеше»

“Бердәм Россия”нең Татарстандагы бүлеге политсоветы президиумы утырышында Дәүләт Советында партия фракциясен оештыру һәм аның җитәкчесе вазыйфасына кандидат билгеләү турында сөйләштеләр. Утырышны партиянең төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

“Бердәм Россия”нең депутатлар фракциясе тәүге тапкыр 2004 елда – өченче чакырылышта булдырылган иде. Быел фракция 20 еллыгын билгеләп үтә. “Фракциябезнең эшчәнлеге һәрвакыт активлыгы, карап тикшерүгә чыгарылган мәсьәләләрнең әһәмиятле белән аерылып торды һәм тора. Партиянең парламент фракциясе, законнар иҗат итү эшчәнлеге үзәгендә булып, барлык социаль катлау һәм төркемнәрнең мәнфәгатьләрен чагылдыра, гражданлык җәмгыяте белән дәүләт арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Фракциянең иҗтимагый яктан әһәмиятле бер генә вакыйгага да мөнәсәбәтен белдермичә калганы юк”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Фракциягә партиянең республика кандидатлар исемлеге буенча һәм бер мандатлы округлар буенча сайланган барлык депутатлар керә. Аларны шәхси гаризалары нигезендә кабул итәләр. Дәүләт Советында фракциягә республика исемлеге буенча – 44 һәм фракциягә керү турында гариза язган 34 депутат кабул ителгән. Шулай итеп, фракциягә барлыгы 78 депутат кертелә. Яшерен тавыш бирү барышында фракция җитәкчесе вазыйфасына сайлау өчен Юрий Камалтынов кандидатурасы билгеләнде, дип хәбәр итә төбәк бүлегенең матбугат хезмәте.

“Бердәм Россия” партиясе күпчелекне тәшкил итә, моның өчен сайлаучыларыбызга рәхмәтлебез. Моңа карата бик җаваплы карыйбыз. Дәүләт Советында турыдан-туры халык сайлаган депутатларыбыз күбәйде. Бик җитди төстә эшләргә ниятлибез. Сайлаучылар наказларына да, алар күтәргән мәсьәләләргә дә бәйле бу. Узган чакырылыштагы кебек үк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, Хөкүмәт белән берлектә, “юл картасы” әзерләячәкбез. Анда сайлаучыларның наказларын үтәү буенча кайбер юнәлешләрне максималь дәрәҗәдә финанслау күздә тотылачак”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин утырыш йомгаклары буенча журналистлар белән аралашканда.

Хәбәрчеләрнең, Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләре кандидатурасын хуплаган очракта, республика парламентын яңадан җитәкләргә әзерме, дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде: “Бу – коллегиаль эш. Мин – инде күптәннән эшлим һәм күрсәтелгән ышанычка җаваплы карый торган кеше. Ышансалар, тәкъдим итсәләр һәм риза булсалар, катгый төстә, юк, дип, баш тартмаячакмын. Махсус хәрби операция барган бер мәлдә баш тарту, сине тәкъдим иткән һәм сине хуплаган кешеләрнең фикеренчә, хыянәт итү булачак, диделәр. Тормыш күрсәтер!”

Партиянең төбәк Политсоветы президиумы тәкъдим иткән барлык мәсьәләләр иртәгә – 14 сентябрьдә “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге конференциясендә каралачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү