Ярминкәләргә килегез! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрендә башкала халкын әнә шулай итеп авылдан килгән тәмле ризыкларны алып калырга чакырды. “Туган туфракта” үстерелгән продукция кибетләрдә тәкъдим ителгәннән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
– Үзебезнең чишмә, инеш суларын эчеп, туган туфрагыбызда үскән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, кадерләп үрчетелгән мал тәмлерәк тә, файдалырак та була,– дип язган ул.
Халык чакырганны көтеп кенә торган кебек. “Казан” агросәнәгать паркындагы сатып алучының күплеген күрсәгез иде. Берәүләр бәрәңге ала, икенчеләр кәбестә сайлый. Ә авыл халкы килгән кешенең төрле яклап күңелен күрергә тырыша. Җырлап та бирәләр, шунда ук коймак пешереп ашаталар, самавар кайнатып тәмле чәй белән сыйлыйлар. Бер дә авырсынмый алар. Без бу көнне көтеп алабыз дип кенә торалар. Йокыдан бик иртә торып, ерак юллар узып килүчеләре дә бар. Ярминкә өчен дип кичә кичтән үк башкалага килеп кунган кешеләр дә юк түгел. Берсенең дә зарланганын ишетмәдем. Киресенчә, монда рәхәт, кешеләр белән аралашып, бик озакка җитәрлек көч туплап кайтып китәбез дип торалар.
Коймак пешереп торучы кызларның берсе Гөлназ исемле икән. Биектау районның Өнсә авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.
– Ярминкәгә бик әзерләндек. Сатып алучыларны тәмле коймак белән дә сыйлыйсы килде. Хавария камыр ясап бирә, без пешереп торабыз, кешеләр рәхмәтен әйтеп ашап китә, — ди ул.
Көне генә түгел, агросәнәгать паркындагы “һава торышы” да күңелне күтәрә торган. Әллә каян ишетелгән гармун, тальян көйләре үзенә тартып китерә. Эшли белгән кеше җырлый да белә. Затлы җырчыларны уздырып, бик матур итеп җыр сузалар. Боларын тикмәгә генә язуым түгел, ярминкәгә килгән халык бар дөньясын онытып, әрҗәсен читкә куеп, кулындагы букчасын аяк астына гына ташлап, рәхәтләнеп кул чапты, кушылып җырлады, биючеләр дә булды.
– Туган ягым монда күчкән кебек булды, – ди Казанның Салмачы бистәсендә гомер итүче Альфира ханым. – Сабаныкы мин. Каян белеп килгәнмен, якташларым да монда икән. Авылдашларымны очраттым. Минем өчен ярминкә шуңа да кирәк инде ул. Сабада тудым, 13 ел Теләчедә яшәдем. Кукмара килене әле. Шуңа да бөтен якны тигезләп атна саен ярминкәдә йөрергә җыенам.
Альфира апага 81 яшь. Моннан 13 ел элек ире үлеп киткән. Улы һәм килене белән яши икән. Ярминкәгә улы алып килгән. Үз бакчалары булса да, анда яшелчәне күп утыртып булмый, ди. Кышка дип бәрәңге алганнар, берәр капчык кәбестә белән чөгендер дә әрҗәгә менеп кунаклаган.
Бертуганнар Сания белән Фирая апалар Казанның Фучик урамында яши. Иртәдән эшләре каты булган. Башта Казанның Тинчурин урамында ярминкә мәйданына барганнар. Аннан соң монда килгәннәр. Кышлыкка алма алып куясылары килә.
– Тинчурин урамында килосына 120 сум сорыйлар. Кыйммәтсендек. Монда килосы 80 сум гына. Алырбыз дип торам. Алманы киптереп тә куябыз, как та ясыйбыз, – ди алар.
Беренче ярминкә көнне агросәнәгать паркында “Бакча көне”н дә бәйрәм иттеләр. Шуңа да авыллардан күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш алып килгәнннәр. Берничә җирдә генә ит, сөт, казылык сатучылар очрады.
Биш ел буе бирегә килеп “Кукмара сөте” продукциясен сатучы Рифнур Шакировны башкала халык дүрт күзләп көтеп торган. Аңа тезелгән чиратның зурлыгын күрсәгез иде. Үзенең исә, журналистлар белән дә сөйләшергә вакыты булмады. Сатып бетергәч кенә, янына бардык.
– Аллага шөкер, безне Казанда көтеп торалар. Биш ел эчендә туганлашып беткән клиентларым бар. Ярминкәләргә гел килергә тырышам. Бер генә шимбәне дә калдырмыйм инде мин. Кайчан киләсең дип сорап кына торалар бит, – ди ул. – Ярминкәнең файдасы зур аның. Беренчедән, шәһәр халкы арзан бәягә продукция алып кала, икенчедән безгә дә файда. Бер килгәндә күп итеп сатып кайтабыз.
Балтач райоынның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов әйтүенчә, алар да кала халкына бик күп күчтәнәчләр алып килгән. Яшелчә-җиләк җимеш янында, авыл сөте дә бар. Анысын Карадуган авылыннан Ләйсән Гомәрова сата.
– Иртәнге дүрттә монда идек инде. Шәһәр халкы йокысыннан торганчы дип тырыштык. Матур итеп урыныбызны корып куйдык. Сөтнең анализларын алдылар, яхшылап тикшерделәр. Иртәнге җидегә инде сөт беткән иде. Акча белән кайтып китәбез бит, шунысы күңелле, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда көзге ярминкәләр башланып китте.
Биредә бәяләр болайрак:
- сөякле сыер ите – 480-500 сум,
- дуңгыз ите – 270 сум,
- эре йомырканың бер дистәсе – 95 сумнан,
- беренче категориядәге йомырка – 90 сумнан сатыла.
Яшелчәгә килгәндә:
- бәрәңгенең килосы – 25 сумнан,
- кишер – 25 сум,
- кызыл чөгендер – 24 сум,
- башлы суган – 30 сум,
- кәбестә – 25 сум.
Сөт ризыклары:
- атланмайның килосы – 770 сум,
- сөтнең 1 литры – 50 сум.
Ярма һәм ашлык:
- он – 27 сумнан,
- карабодай – 45 сум,
- шикәр комы – 60 сум,
- бодай – 14 сум,
- арпа – 12 сум,
- арыш – 10 сум,
- солы – 10 сум.
Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat