Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы игълан ителүгә һәм Россия белән Кытай арасында дипломатлык мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
”Кытай белән Татарстанның сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни, гуманитар һәм башка өлкәләрдә актив хезмәттәшлеге, нәтиҗәле бизнес-багланышлар, күпсанлы ике һәм күп яклы форумнар һәм конференцияләр объектив рәвештә Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында дустанә элемтәләрне үстерүгә эчәргеч бирә», — дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, КНР игълан ителүгә һәм Россия белән Кытай арасында дипломатлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга 75 ел тулу вакыйгасы ул бер – берсе белән тыгыз бәйләнгән. «Нәкъ менә Советлар Союзы Кытай Халык Республикасы игълан ителүнең икенче көнендә үк аны беренче булып таныды, — дип ассызыклады парламент башлыгы, — ул елларда күренекле Кытай җитәкчеләре тырышлыгы белән сезнең борынгы дәүләтегез тарихында яңа этап башланды. Меңьеллык традицияләргә һәм уникаль мәдәнияткә тугрылык, тырыш хезмәт һәм үз илен куәтле итеп күрү теләге КНР халкына кешелек тарихында моңарчы булмаган икътисади алга китешкә ирешү мөмкинлеге бирде. Компартия һәм аның җитәкчеләре тырышлыгы белән Кытай Халык Республикасы XXI гасырның лидерына әверелде һәм киләчәккә ышаныч белән карый».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Кытай Татарстан өчен иң мөһим сәүдә-икътисадый партнерларның берсе булып кала. «Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмыйбыз. «Кыю уйла-кыю хәрәкәт ит!» ди танылган Кытай принцибы. Бөек державаларыбызның дуслыгы һәм үзара дуслыкка таянып, без Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы тигез хокуклы ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек кысаларында Кытай-Татарстан мөнәсәбәтләрен һәрьяклап үстерүгә үз өлешебезне кертергә ниятлибез», — дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү телеграммасын укыды.
”Сезнең илегезнең үткән юлы дәүләт җитәкчелегенең һәм аның гражданнарының бердәмлеге, кыю стратегик күзаллау – иң зур максатларга ирешүнең дәлиле булып тора, — диелә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин адресына юнәлтелгән сәламләүдә, — хәзерге Кытайның куәтле инновацион икътисады, бай, сакчыл халыкның сакланып калган мәдәнияте киләчәккә ышанычлы карарга һәм яңа идеяләрне һәм проектларны актив тормышка ашырырга мөмкинлек бирә».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең конструктив булуын билгеләп үтте, Россия-Кытай партнерлыгы кысаларында ике яклы элемтәләрнең тагын да тирәнәюенә өмет белдерде. «Тиздән Казанда узачак БРИКС илләренең ХVI саммиты, Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге нәтиҗәләре кебек үк, Россия һәм Кытай халыклары арасында дуслык һәм үзара аңлашуга лаеклы өлеш кертер дип өметләнәбез» — дип ассызыклады.
Тантаналы чарада катнашучыларга Кытай Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, 75 ел эчендә ике ил дә төрле өлкәләрдә яңа үрләргә ирешә алды.
«Агымдагы елның беренче сигез аенда товар әйләнеше 158 млрд доллардан артык тәшкил итте. Ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч яңа рекордларга ирешер дип көтәбез», — дип ассызыклады Сян Бо.
Казанда булачак БРИКС илләре саммитының әһәмиятен билгеләп, Генераль консул Кытайның БРИКСта рәислек итүче Россия эшчәнлегенә ярдәм итәчәген белдерде. Бу дәүләтара форматны уртак тырышлык белән Глобаль Көньяк илләре хезмәттәшлегенең һәм бердәмлегенең төп платформасына әверелдерү теләген әйтте.
Сян Бо билгеләп үткәнчә, төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга тагын бер адым Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтәне эшләтеп җибәрү булачак.
Тантаналы чарада шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың киң җәмәгатьчелеге, Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat