«Бер аягым белән гүрдә идем»: ни сәбәпле хатын-кызлар арасында эчкечеләр саны арта?

Соңгы җиде елда илдә кеше башына туры килгән хәмер күләме дә, эчкечеләр саны да кимегән. Әмма куркыныч саннар кимесә дә, шатланырга иртәрәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, соңгы арада хатын-кызлар арасында хәмер белән дус булучылар арткан. Монысы күпкә куркынычрак, ди табиблар. Хәмер сазлыгыннан ничек котылырга?

«Бер аягым белән гүрдә идем инде!»

Балык Бистәсендә яшәүче Флера Гаффарова (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) шешәле үткәнен бүген әнә шулай дип искә ала. Башын ташлап эчкән биш ел гомерен – тормышының иң кадерсез, әрәм чоры дип атый ул хәзер. Әмма мондый фикергә килгәнче бик нык тырышырга – үзе әйтмешли, «үлеп» терелергә туры килгән аңа.

– Ирем фаҗигале төстә үлеп китте. Өч һәм биш яшьлек балам белән япа-ялгызым калдым. Баштарак үземне кулга алып, балаларымны ничек тә аякка бастырып, кеше итәчәкмен, дип тырыштым. Кибеткә эшкә чыктым. Әмма хәсрәтем барыбер онытылмады. Торган саен көчәя генә барды. Депрессия дә булгандыр. Аны хәзер кем белсен инде… Тынычлап йоклау өчен, һәр кичне берәр чәркә хәмер эчеп куя башладым. Шулай итеп шешәгә үк үрелүемне сизми дә калдым, – дип искә ала ул эчкечелек сазлыгына баткан көннәрен.

Тора-бара хәмер аның өчен онытылу чарасына гына түгел, яшәү мәгънәсенә үк әверелә. Флераның балаларында да гаме калмый. Эштән дә куалар. Аны аналык хокукыннан ук мәхрүм итмәкче булалар. «Туганнарыма рәхмәт. Кул селтәмичә, балаларымны да, үземне дә саклап калдылар. Махсус проектта катнашырга күндерделәр. Үз-үземне җиңү бик авыр булды. Әмма мин моны булдырдым», – дип сөенә ул бүген. Бүген Флера – бөтенләй башка кеше. Тормышка башкача карый, балаларының, иң мөһиме, сәламәтлегенең кадерен белә.

Иптәшкә эчү

Соңгы җиде елда Россиядә кеше башына туры килгән хәмер күләме ике тапкыр кимегән. 11 сентябрьдә билгеләп үтелгән илкүләм Аеклык көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хаева шундый сан җиткерде. Моның төп сәбәбен соңгы арада сәламәт яшәү рәвеше алып баруның популярлашуында күрә ул.

–  Соңгы елларда илдә кеше башына туры килгән хәмер күләме сизелерлек кимеде. Әйтик, 2016 елда бу сан 16 литрны тәшкил иткән булса, хәзер сигез литрга калды, – ди табиб.

Куркыныч саннар кимесә дә, соңгы елларда шешә белән дуслашкан хатын-кызларның арта баруы борчуга сала, ди белгечләр. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген илдә эчкечеләрнең 47,5 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Бүген Республика наркология диспансерында эчкечелек буенча исәптә торучыларның да дүрттән берен хатын-кызлар тәшкил итә. Аларны дәвалау өчен 45 урын тоталар.

Резеда Хаева хатын-кызларны эчкечелек юлына этәргән иң төп сәбәпләрнең берсе дип гүзәл затларның күп нәрсәне, бигрәк тә гаиләдәге проблемаларны күңеле аша үткәрүен, стрессларга тизрәк бирешүен атый.

– Гаиләдә күбрәк әти кеше эчә, билгеле. Әмма соңгы арада бу чир хатын-кызлар арасында да ешрак күзәтелә башлады. Күпләр иренә азрак калсын дип, аз-азлап «тоткалый» башлый һәм үзе дә сизмәстән шешәгә бәйләнә. Ахыр чиктә гаиләдә ир белән хатын икесе дә эчкечегә әверелә, – ди баш нарколог.

Галимнәр тарафыннан уздырылган күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кызга ике ел җитә, ди белгечләр. Табиблар мондый аянычлы очракларны киметүдә «Аеклык ноктасы» проектына зур өмет баглый.

Хәлиткеч нокта

Татарстанда 2015 елдан бирле тормышка ашырылган «Аеклык ноктасы» проекты эчкечелек сазлыгына баткан хатын-кызны айнытуны, аңа төрле яклап ярдәм итүне күздә тота. Анда хатын-кызны хәмер эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән дәвалап кына калмыйлар, психологик ярдәм дә күрсәтәләр,

Шушы вакыт эчендә республикада эчкечелектән интеккән 500 хатын-кызны айнытканнар. Шул рәвешле 850ләп баланы ятимлек ачысыннан саклап калганнар. Быел әлеге проект кысасында шешәдән аерыла алмаган 185 кешегә ярдәм итәргә җыеналар. Гомумән алганда, ел саен әлеге проектта катнашучыларның якынча 92 проценты айнып, тормышын җайга сала икән. Баштарак бу проектта хатын-кызлар гына катнашкан булса, соңгы елларда ир-атлар да тартыла башлаган.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта министрлык карамагында социаль яктан куркыныч хәлдәге 1850 гаилә исәпләнә. Аларның яртысы ата-ананың эчкечелектән интегүе яки гаиләдәге балаларның хәмер белән агулануы аркасында исәпкә куелган.

– «Аеклык ноктасы» проекты ярдәмендә айнып, туры юлга басучыларның 80 процентын эшкә урнаштырдык, торак-коммуналь хуҗалык өчен җыелган бурычлардан котылырга булыштык, социаль түләү һәм пособиеләр рәсмиләштерергә дә ярдәм иттек, – ди министр урынбасары.

Әлеге проектта катнашу өчен үзең яшәгән район, шәһәрдәге балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз бәясе җитми

Эчкечелеккә кемнәр тизрәк бирешә? Клиник психолог Лилия Булатова сүзләренә караганда, эчкечелеккә хирыслык нәселдән үк күчәргә мөмкин. Андый кешегә упкынга тәгәрәү өчен хәмерне бер тапкыр авыз итү дә җитә. Моңа янәшәдәге кешеләр дә, тормышына хис-тойгылар җитмәү дә йогынты ясарга мөмкин.

– Эчкечелеккә еш кына үз бәясе түбән булган кешеләр бирешә. Андыйларны әллә кайдан танырга була. Яше 45тә булса да, үзен 11–12 яшьлек үсмер кебек тота ул. Үз бәясе югары булган кеше ниндидер допингка мохтаҗ түгел. Ул стрессны да үзлегеннән генә җиңә, килеп туган мәсьәләләрне дә үзе хәл итә, гаеплеләрне эзләми, – ди белгеч.

Кырык елга якын эчкечелек юлына баскан кешеләр белән эшләүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин белдерүенчә, «запой» белән эчүчеләр дә күбрәк әнә шундыйлар арасында очрый.

– Башын ташлап эчкән кешене бу дөньяда берни кызыксындырмый. Аңа үзенең физик халәте генә мөһим. Гадәттә кеше беренче көнне теге яки бу сәбәп аркасында шешәгә үрелә. Шул кайгыны икенче көнне дә юа ул. Бишенче-алтынчы көнгә инде кеше нәрсә өчен эчә башлаганын бөтенләй хәтерләми. Баштарак организм үзенә эләккән алкогольне үзлегеннән зарарсызландырып бара әле. Бу вакытта кеше дә үзен начар хис итми. Әмма хәмернең дозасы арта барган саен, организм да бирешә – кеше туктый алмыйча көннәр буе эчә башлый. Кеше тоташ өч көн дәвамында көн саен 250шәр грамм хәмер эчә икән, бу инде «запой» белән эчү дип атала, – ди белгеч.

Хәмер сату яшен арттырырга кирәкме?

Россиядә исерткеч эчемлекләрне 21 яше тулган кешеләргә генә сата башларга тәкьдим итәләр. Депутатлар фикеренчә, хәмер утлы корал кебек, аннан бераз акыл утырткач кына файдалана башларга кирәк. Сез бу тәкъдимне хуплыйсызмы?

Антон Миронов, психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы:

– Биш куллап хуплыйм. 21 яшькә кадәр кеше әле мәсьәләне төптән уйлап, ниндидер җитди карарлар кабул итәргә өлгереп җитмәгән була. Хәмерне кулга төшерү кыенлашкач, алар тарафыннан акылга сыймаган гамәлләр дә азрак кылыныр иде. Әмма бу чикләү аркасында илдә эчкечеләр саны кимер дип уйламыйм. Яңа закон кайберәүләрне кыек юлга кереп китүдән саклап калырга гына мөмкин.

Гөлназ Гәрәева, укытучы (Мамадыш районының КөекЕрыкса авылы):

– Яшь чикләү генә проблеманы хәл итәрме икән? Чикләү бар иде бит инде, тик аңа карап, сыра күтәреп йөрүче яшьләр кимемәде. Бу яңалыкны кертәләр икән, аның үтәлешен дә контрольдә тотарга, балага хәмер сатучыга штрафларны да арттырырга кирәк. Кибеттәге сатучыларга, бу баланың хәмер алырга яше җиткән дип саныйсызмы, дип кисәтү ясаганым бар. «Үзе алмаса, барыбер кемнедер кертә ул», – диләр дә вәссәлам. Зур күләмдә акчасын чыгарып салгач, кибет хуҗасының да, сатучының да кабат балаларга хәмер сатасы килмәс иде.

 

Сан

– Соңгы 4 елда Россиядә эчкечеләр саны 4,4 процентка кимегән.

– Хәмер ир-ат гомерен – 5 елга, хатын-кызныкын 6 елга кыскарта.

– Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бавыр циррозы (70 процент), йөрәк авырулары (60 процент) вакытында теркәлгән үлем-китем очракларының да күпчелегенә хәмер гаепле.

– Быелның сигез аенда Татарстанда хәмер эчеп агуланып үлүчеләр саны 1,3 тапкыр (!) арткан. Шуның аркасында 180 кешенең гомере өзелгән. Ел башыннан бирле республикада 378 хәмер эчеп агулану очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү