Умыртка баганасы ник кәкрәя һәм аны ничек төзәтергә? Табиб-остеопат аңлата

Умыртка баганасы ник кәкрәя? Остеопат йокысызлыктан коткарамы? Мәктәптә укучы баласы булган ата-ана нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Көндәлек тормышыбызда шундый сораулар еш туа.

Табиб-остеопат Алмаз Дияров аларга ачыклык кертте.

Балалар арасында уздырылган диспансеризация нәтиҗәләренә ышансаң, бүген Россиядә мәктәп укучыларының 29 проценты умыртка баганасы кәкрәюдән (сколиоз) интегә. Моның сәбәбе нидә?

Сколиоз тумыштан килергә яки яшәү дәверендә пәйда булырга мөмкин. Соңгысына берничә сәбәп этәргеч була ала. Умыртка баганасы организмга D витамины җитмәү аркасында пәйда булган рахит тәэсирендә дә кәкрәя ала. Аңа төз басып йөрмәү, өстәл янында дөрес утырмау да сәбәпче булырга мөмкин. Умыртка баганасы арка мускуллары көчсезләнү, бер кулда гына авыр букча асып йөрү аркасында да кәкрәя ала. Бала 5-8 сыйныфта укыган чорда аның умыртка баганасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Ник дигәндә, бу вакытта балалар гадәттә кисәк кенә үсеп китә. Үсеш чорында исә умыртка баганасы үзгәрешләргә бирешүчән була. Сүз уңаеннан, сколиоз ир-ат белән хатын-кызны да аерып тормый. Аерма бары шунда: сколиозның катлаулы формалары хатын-кызлар арасында 3–5 тапкыр ешрак очрый.

Ни өчен яңа туган баланы иң беренче чиратта остеопатка күрсәтергә кушалар?

– Хәзер балаларның күбесе туганда ук җәрәхәт алып туа. Ул исә, үз чиратында, ДЦП, хроник баш мие ишемиясенә, сөйләм үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Боларны булдырмас өчен, остеопатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа туган баланы белгеч кулына тапшырудан куркырга кирәкми. Гомумән, остеопатка мөрәҗәгать итү өчен яшь чикләве юк.

Остеопат ярдәме белән ябыгып, йокысызлыктан да котылып була, диләр

– Остеопатта булып кайтканнан соң кешенең кан әйләнеше яхшыра. Бәлки, бу күпмедер дәрәҗәдә тизрәк ябыгырга булышадыр. Әмма ул фәнни расланмаган. Ә менә остеопат ярдәме белән йокысызлыктан котылып булуы хак. Йокысызлык баш мие җөйләренең кысылуы, баш сөяге тирәсендәге мускулларның киеренке халәттә булуы аркасында пәйда булган икән, остеопатия алымнарының нәтиҗәсе булачак. Йокысызлык нерв системасын җайга салгач та юкка чыгарга мөмкин.

Остеопат зыян да китерә аламы?

– Яман шеш вакытында остеопатка бару тыела. Гомумән, остеопатиянең берничә төре бар. Билгеле бер чир вакытында аның кайбер алымнарын кулланырга ярамый, кайчак алар, киресенчә, бик зур файда китерә. Әйтик, остеопороз вакытында, йә булмаса, гормональ дарулар эчкәндә шытырдаган тавыш чыгара торган алымнарны куллану тыела. Ник дигәндә, андый чакта сөякнең ныклыгы кими, организмдагы кальций «юыла». Остеопат кулланган алымнар мондый чакта сөякләргә зыян гына салачак.

Яңа уку елы алдыннан атааналарга ниләр әйтер идегез?

– Ата-аналар, иң беренче чиратта, бала сәламәтлегенә, аеруча аның умыртка баганасы торышына игътибар итсен иде. Борынгылар юкка гына: «Барлык чирләр умыртка баганасыннан башлана», – димәгән бит. Тапталган сүзләр булса да, гап-гади кагыйдәләрне үтәргә: баланың өстәл янында дөрес утыруын даими рәвештә контрольдә тотарга, аларны компьютер, телефон каршында озак утыртмаска кирәк. Балалар күбрәк спорт белән шөгыльләнсен. Мәктәп букчалары да бер яклы гына түгел, ике җилкәгә дә аса торган, уңайлы булсын.

 

Умыртка баганасы өчен өй шартларында күнегүләр

– Идәнгә ятарга. Аяк үкчәләрен үзеңә таба борыбрак куярга һәм өскә-аска елан кебек шуышып, хәрәкәтләр ясарга. Бер литрлы пластмасса шешәгә җылы су тутырып, шуның өстендә арка белән тәгәрәргә дә мөмкин.

– Яткан килеш аяк-куллар белән «волейбол уйныйбыз», ягъни туп сикертеп торган кебек хәрәкәтләр ясарга кирәк булачак. Әлеге күнегүне ун минут эшләргә кирәк. Ял иткәндә сулыш күнегүләре ясарга мөмкин. Моның өчен учларны кушып куярга, аяк табаннарын берләштерергә кирәк. Куллар белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, дөрес итеп сулыйбыз. Сулыш алганда эчне кабартырга, сулыш чыгарганда үзеңә тартырга кирәк.

– Кулларны өскә сузабыз. Беррәттән ике кулны өскә һәм бер үкчәне аска тартырга кирәк. Шушы халәттә җидегә кадәр санаганчы торабыз. Шуннан соң, икенче аяк үкчәсен тартабыз.

– Сүз уңаеннан, эштә, укуда, телефон каршында без еш кына баш иеп утырырга мәҗбүр. Башның мондый торышы бөкре килеп чыгу ихтималлыгын арттыра. Шуңа күрә компьютер, гаджетлар кулланганда, аларны биеккәрәк куярга тырышыгыз. Алга карап, башны һәрчак туры тотарлык булсын.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү