Россиянең Кораллы көчләренең мөмкинлекләре һәм икътисадый ярдәм җитәрлек, ил махсус хәрби операция уздыруны дәвам итәчәк һәм аның максатларына ирешәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.
«Бездә Кораллы көчләрнең мөмкинлекләре җитәрлек. Махсус хәрби операция дәвам итәчәк, һәм барлык максатларга ирешеләчәк «, — дип белдерде ул 15 сентябрьдә тележурналистның Telegram-каналында бастырылган Павел Зарубинга биргән интервьюсында.
Песков билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Россия территориясенә көнбатыш корал белән мөмкин булган һөҗүмнәргә җавап темасына фикерләргә бик сак карый, әмма моның өчен Мәскәүнең мөмкинлекләре бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat