Әлмәттә яшәүче Фәридә һәм Илфак Шиһаповлар гаиләсендә туганлык хисе, өлкәннәрне хөрмәт итү, алар белән киңәшеп яшәү кебек сыйфатлар өстенлек итә. Шиһаповлар татар эстрадасы җырчысы Гүзәл (Гүзәлем) Миңнеханованың әти-әнисе. Алар дүрт буын бергә матур итеп аралашып яшиләр. Алар белән тату яшәү серләре, туган телгә мөнәсәбәт, ир, туганнар, әти-әни хакы, әби-бабай тәрбиясе турында сөйләштек.
Гаилә ул –
Мәдинә Миңнеханова (5 яшь, онык, кыз):
…әти, әни һәм мин.
Илфак ШИҺАПОВ (ул, әти):
…хезмәт. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне саклауга юнәлтелгән эш.
Фәридә Шиһапова (кыз, әби, әни):
…бәләкәй дәүләт. Ата – аның башлыгы, ана – гаиләнең тоткасы.
Флера Шиһапова (дәү әни, каенана, әни):
…адәм баласының фани дөньядагы җәннәте.
Люция Сабирҗанова (дәү әни, әни):
…бердәмлек. Үзеңнән соң матур буын калдыру.
Гүзәл (Гүзәлем) Миңнеханова (кыз, хатын, онык):
…аерым бер дөнья. Анда үз һава торышы, үз кануны.
Салават Миңнеханов (кияү, ир, әти):
…минем бар дөньям.
ТӘРБИЯ
Бу гаиләдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары яши. Өйләрендә бары тик татарча сөйләшәләр. Шиһаповлар гаиләсе белән сөйләшкәндә дә, Фәридә ханымның әнисе Люция апаны тыңлаганда да, Миңнехановлар белән аралашканда да мин аларның һәркайсына сокландым. Төзек гаилә менә нинди була икән, дидем.
Фәридә ханымның әнисе Люция Сабирҗанова гаиләдә бер генә бала була. Әлмәт районының Бишмунча авылы кызы ул. Әтисе Гали сугыштан яраланып, аксап кайта. 1944 елда Люцияләре туа. Әтисе янында – малай, әнисе янәшәсендә кыз булырга туры килә аңа. Кыз укытучылыкка укый. Яңа Кәшер мәктәбендә 47 ел балалар укыта. Соңыннан ул мәктәп ятимнәр йортына әйләнә. Люция апа анда тәрбия эшләре буенча урынбасар булып эшли.
Люция апа ире Даймәт белән өч балага гомер бирәләр. Өч бертуган бик тату яши бүген. Фәридә ханым әйтүенчә, алар бер-берләреннән башка тора да алмый.
– Балачакта әнине сирәк күрә идек. Иртән безне ашатып-эчертеп озата. Төнлә без йоклагач кына кайта иде. Әмма әни бик кунакчыл. Кеше килеп керсә, иң элек табынга чакырыр иде, әле дә шулай. Бик тырыш булды. Укытучы эшенә дә, тәрбияче эшенә дә бик җаваплы карады, – ди Фәридә ханым. – Без күбрәк Гөлчирә әби белән Гали бабай тәрбиясендә булдык.
Гаилә башлыгы Илфак Шиһапов, бала тәрбияләү, гаиләне бәхетле яшәтү хатын-кыз өстендә, ди.
– Хатын-кызны аңлау җиңел эш түгел. Әмма ярату кирәк. Ирләр яратсын һәм хатыннарын, гаиләсен муллыкта яшәтсен, – ди ул.
Фәридә ханым балалар синең яшәвеңне кабатлый дигән фикердә.
– Балалар бездән дә матур яшәсен, дибез. Аларның тормышына сөенәбез. Ике бала үстердек. Гүзәл һәм Миләүшә. Мин аларга бер-береңә терәк булыгыз, сез ике генә бөртек, без китәрбез, сез калырсыз, дим. Апам һәм энем белән бик тату яшибез. Мин аларсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Гомердә дә алар белән ачуланышканыбыз булмады. Без гел бергә. Шатлык, кайгы уртак, ярдәмләшеп яшибез, – ди Фәридә Шиһапова.
Гүзәл дә, Миләүшә дә – кияүдә. Әти-әниләре кебек алар да туганлык җепләрен саклап яшиләр.
– Без бер сәбәпсез дә очраша алабыз. Өстәлдә тәмле ризык булмаса да, өебез тиешенчә җыештырылып куелмаса да, кунак чакырырга мөмкинбез. Кинәт кенә уйлыйбыз да җыелышабыз. Казанда яшәгәч, күбрәк Салаватның туганнары белән кунакка йөрешәбез. Аның абыйсы да, энесе дә монда яши. Атна уртасында да бергә очрашып, паркларда йөреп кайтабыз. Минем уйлавымча, ГАИЛӘгә зур игътибар кирәк. Иң рәхәт вакыт ул – туганнар җыелу, – ди Гүзәл. – Иргә карата да үз мөнәсәбәтем минем. Бездә Салават хуҗа. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин аның ышыгында яшим. Әмма гаилә учагын сүнлдермичә, аның җылысын саклап яшәү – минем кулда. Эш дип гаиләгә, бала дип иргә карата мөнәсбәтне бозарга ярамый. Мин һәрвакыт алтын урталыкны сайлыйм. Өйне дә тәртиптә тотарга тырышам, иремне дә кадерлим, балама да вакыт табам. Әле әти-әнием, туганнарым, ике як әбиләремнең, каенанамның хәлен дә беләм. Гаилә өчен бар көчеңне куярга һәм үзеңне кызганмаска кирәк.
РУХ
Татарлыгым белән горурланам! Гүзәл әнә шулай ди.
– Сәхнә кешесе булгач, еш кына башка өлкәләргә дә барабыз. Татар авылларына килеп керүгә – бөтенләй башка мохит. Йортларының тәрәзәләреннән үк чисталык күренә. Тырыш халык без. Күршең яңа койма куйса, икенче көнне синеке дә булачак, – ди Гүзәл. – Шәһәр шавыннан туеп, туган якка кайткач, рәхәтлек алам. Азнакайда иремнең әнисе Зөлхия яши. Ул миңа бик КАДЕРЛЕ кеше. Авылда әбиләремне күреп сөйләшү, анда кунак булу яшәргә көч бирә.
ТЕЛ
Кайчандыр Илфак абый да укытучылыкка укып кайта. Мәктәптә эшли дә. Әмма гаиләне алып бару өчен яңа һөнәр үзләштерә, нефть өлкәсен сайлый. Сеңлесе Алсу – Россия мәгариф отличнигы. Гомере буе балалар укыткан. Әниләре Флера апа 1966 елда Азнакайның 5 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Укучылар татар телен аңлап укысын, яратсын өчен үз системасын булдырып, яңа алымнар уйлап табып, дәресләрен тагын да кызыграк итеп үткәрә.
– Татар теле дип янып яшәдек. Бездә башкача мөмкин дә түгел иде. Дөрес, өйдә татарча сөйләшсәк тә, балалар русча укыды. Әмма туган телне берничек тә онытып булмый. Ул барыбер калкып чыга, – ди Флера ханым.
Калкып чыга дигәннән, Фәридә апага өйләнгәндә Илфак абый татарча белмәгән. Эшләгән оешмасында гел рус телендә сөйләшкәннәр. Хәләле татарчага өйрәткән. Хәзер менә Илфак абыйның мәҗлесләрдә матур итеп сөйләшүен ишетеп, минем Илфагыммы бу, дип соклана. Илфагы бөтенсен уздырып, әдәби телдә сөйләшә.
Гүзәл дә яшерми – Мәдинә татарча эндәшкәнгә русча җавап кайтара икән. 3 яшенә кадәр түләүле бакчага йөреп, татарчасын су кебек эчкән сабыйдан әти-әнисе күп кенә сүзләргә өйрәнә әле. Ә менә дәүләт бакчасына урнаштырганнан соң, татар телендә сөйләшү азая. Шулай да гаиләдә татарча сөйләшергә тырышалар.
– Мин дә 3 нче сыйныфта укыганда өйгә кайттым да әнигә «мама» дидем. Шунда бик каты эләкте. Бирде әни кирәкне. Гомергә истә калырлык булды. Азнакайда гел татар мохите иде. Татар ансамбленә йөрдем, татар җырлары башкардым. Әле дә безнең арада башка милләт кешесе юк. Аралашу гел татарча гына, – ди ул. – Мәдинә өчен борчылып әбиләрем, әнием белән сөйләштек. Алар тынычландырды. Мәдинә татарча бер дигән итеп сөйләшәчәк әле, диделәр. Мин моны дөньябызга килеп кергән интернет галәмәте дип аңлыйм. Шөкер, әкренләп татарча каналлар ачыла, тапшырулар эшләнелә. Әмма интернетта балаларга кызыклы татарча контент юк. Ә алар заман белән бергә атлый.
Мәдинәгә әтисе һәр көнне йоклар алдыннан әкиятләр сөйли. Кечкенә кызның үрнәк алырлык кешеләре күп. Матур күлмәкләр яратуы да әбиләре, әнисеннән килә. Гүзәл үзе дә бик матур милли киемнәр кия.
– Киемнәрнең татарлыгыбызны, милләтебезне саклауда роле зур. Соңгы вакытта яшьләр милли алкалар, чулпылар, калфаклар кия. Бу бит мин – ТАТАР дип кычкырып тору, – ди Гүзәл. – Шөкер, соңгы 10–15 елда иркенләп татарча сөйләшәбез. Авылларга барып төшергән клипларны, андагы гадилекне башка миләт кешеләре дә ярата. Җыр аша телебезне саклауга өлеш кертәбез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat