Әнием Сания Ганиуллина Кукмара районының Бурсыкъелга авылында туа. 40 ел тоташ фермада эшләде ул. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
Эшкә киткәнче иртәнге малны карап, сыерны савып, бәрәннәрне имезеп, кош-кортны карап, вакытында эшкә җитешкән. Әти көн буе эштә. «ДТ-75» тракторында эшләде. Бөтен йорт эшләре әни җилкәсендә булды. Кечкенә генә гәүдәле, бик чибәр ханым ул. Бик күркәм итеп киенергә яратты. Кул арасына керә башлауга без аңа булышырга тырыштык. Без бит әнигә сигез бала идек. Ул безне орышканда яратып кына: «Берәүнең сигез чебие дә юк бит», – дип ачулана иде.
Әни безнең барыбызны да, хәтта малайларны да оекбаш, бияләй бәйләргә өйрәтте. Утынны да, печәнне дә үзебез әзерләдек. Малайлар атка төйи, без ташый идек. Станда утынны пычкы белән кисеп, аннары ярып, матур итеп әрдәнәләргә өйдек. Чикләвекне авылда безнең әни генә оста итеп җыя торгандыр. Ул урманга, яфрак саргаеп, чикләвек кәшәнкәсеннән тәмам коела башлагач кына барып кайта. Киптергәндә, кайберәүләр шикелле, мичкә салмый, өйалдының туры түбәсенә палас җәеп, кояшка тарата. Чикләвекнең бер өлешен безгә – төрлебез төрле якка таралышкан балаларына шулай күчтәнәч итеп җибәрсә, калганын Сабан туе алдыннан яулык җыйганда кергән егетләрнең, малайларның кесәләренә салып чыгара. Әниемнең Чистайга чикләвек сатарга барганы хәтеремдә. Аны сатып, китап-дәфтәр ала, кыз-кыркын исә вак-төяк кием-салым юнәтә иде. Җиләк тә җыеп сата идек. Кышын шәл бәйли идек.
Тормыш шулай уза тора. Үзем дә 58 яшькә җиттем. Улыбыз Рамис кына кыска гомерле булды. Мәктәптә «бишле»гә генә укыды. Казан медицина университетына укырга керде. Чын табиб буласы иде ул. Улым вафат булгач, туганнарыма: «Әнигә әйтмәгез», – дип шалтыраттым. Мондый хәбәрне яшереп калып буламыни соң?
Ул арада әни килеп тә җитте. Пермьнән кайткан энем Айрат әнидән: «Әни, син хәзер авылга кайтып китәсеңме?» – дип сорады. «Фираямны шушындый хәлдә калдырып, ник кайтыйм мин анда?» – ди әнием. «Ник, өеңне кем карый?» – ди Айрат. «Күтәреп китәләрме әллә минем ул өемне? Мин ахирәт сәфәренә күптәннән әзер, анда нәрсә бар дип беләсең: карак керсә, шымытыр да таба алмый, янгын-фәлән чыкса, күршедә – улым, арырак Суфия кызым яши», – диде әни. «Нигә ике төрле носки киеп килдең соң, әни?» – дип төпченүен дәвам итте энем. Мин дә күз төшердем: аягының берсендә кып-кызыл, икенчесендә чуар оекбаш. Әнинең исе дә китмәде: «Шулай булганмыни, улым, ашыгып чыгып киткәндә абайламаганмын инде. Кешедән көлеп утырган буласың, менә сиксәнне уз әле, үзең нинди булырсың, күрербез…» – дип сөйләшүне мәзәккә борды.
Әнием гомере буе «әти» дип әйтергә тилмереп яши. Газиз әтисен явыз кешеләр кыйнап үтерә. Баксаң, ул егетләр: «Урамда Кәркәүчнең эте очраса да үтерәбез, – дип сүз куешкан булганнар. Бәхетсезлеккә, аларның юлына әтием Ризван, җизнәм һәм абыем очрыйлар. Әтине бик каты кыйныйлар. Җизни белән абый көч-хәл белән качып котыла. Әниебез Халисәнең итәгендә биш бала калдык. Төпчегебезгә ул вакытта бер генә ай булган, – дип сөйли әнием. – Менә шуннан соң башланды инде ятимлек ачылары. Апам Мәгъфурә Лубян урман техникумын тәмамлаганнан соң Мамадыш районының Алан авылына эшкә билгеләнде. Аңа ияреп, әни белән без дә килдек. Ашарга ризык юк вакыт. Әнием безне ачтан үтермәс өчен бик тырышты. Урманнан элмә җыя да шуны вак итеп турый. Аннары киптереп тегермәндә тарта. Шул оннан ләпәшкә пешереп ашата иде. Яз җитеп, кар эри башлагач, кулга чиләк тотып, басуга черек бәрәңге җыярга йөрдек. Әнием аны киптереп, он итеп тарта. Колмактан ясаган чүпрә белән изеп, безгә коймак пешереп ашата иде. Әниемә рәхмәтлемен. Безне кеше итәр өчен бик тырышты».
Матур гына яшәп ятканда гаиләбезгә бәла-каза килде. Зур итеп йорт җиткергән идек. Янгын чыгып, яңа гына төзелеп беткән йортыбыз да, яши торган искесе дә янып көлгә әверелде. Күршеләребез, авылдашларыбыз ташламады. Буш торган бер йортта яши башладык. Балаларыбызның олыларын башлы-күзе итеп, шатланып кына яши башлаганда, әтиебез үлде. Ул вакытта сеңлем Суфия белән энем Айрат яшь иде әле. Олы апаларыбыз безгә ярдәм итте.
Бервакыт әниебез кинәт авырый башлады, урын өстенә егылды, аңын җуйды. Кара кайгыга төштек, бигрәк тә әти борчылды. Абый белән энем әнине ничек итеп хастаханәгә илтү турында сөйләштеләр. Әти, әни янына тезләнеп: «Саниям, мине берүк ташлап китмә. Мин әниегездән башка яши алмыйм», – дип, күз яшьләре белән елады. Әтиемнең Аллаһы Тәгаләдән соравы әниебезнең терелүенә бер сәбәп булды дисәм дә, һич арттыру булмас. Ул үзе 65 яшендә үлеп китте, гомере кыска булса да, тормыш итү өчен кирәкле сабакларны биреп калдырырга өлгерде. Үзәкләрне өзеп, зәңгәр күк йөзендә атылган йолдыз кебек кинәт кенә киттең дә бардың, әтием.
Әниебез пешергән һәр ризыкны мактап ашавы, елмаеп-балкып, ихластан рәхмәт әйтүләре күз алдыннан бер дә китми. Бик нечкә күңелле иде шул ул. Әниебез белән ачуланышып, үпкәләшеп йөргән чакларын да хәтерләмим. Гомер буе аракы эчмәде, ямьсез сүзләр сөйләп сүгенеп йөрмәде. Янган өебез урынында җиләк-җимеш куакларын хасиятләп үстерде. Без кечкенә чакта Чистай шәһәреннән 25 төрле алмагач алып кайтып утыртты. Йортыбыз кечкенә елга буенда булганга, яр буенда аның куллары утырткан таллар шаулап утырды. Ишегалдына печән төяп кайткач, ат исе, тәмле печән исләре бөтен җирне биләп ала иде. Яңа чабылган үлән исенә исерә-исерә, өстендә аунар идек. Аның рәхәтлекләре… Әти безне ат җигәргә, туарырга өйрәтте. Без барыбыз да ат яраттык, ул да безне аңлады, дус итте, гел күзләрен мөлдерәтеп, матур итеп карый иде.
Әтинең изгелеген әллә каян белеп була! Өчләре, җиделәре шулкадәр җайлы гына узды инде! Бәлеш көймәде, аш ташымады, бөтен ризыкларыбыз дә тәмле булды, Аллаһыга мең шөкер! Укыган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!
Бүгенге көндә өчебез Пермь шәһәрендә яши. Икебез – авылда, мин Мамадышта, бер апабыз Түбән Камада гомер итә. Аллага шөкер, 90 яшен тутырды әниебез. Пермьдәге балалары 15 көн саен посылка җибәреп тора. Үзем атна саен кайтам. Авылдагы балалары Инсаф белән Суфия, киленебез Рәшидә, киявебез Фәрит көн дә хәлен беләләр. Үзләре дә бик матур гомер итәләр. Күршеләребез әйбәт. Иң төпчек энебез хәрби операциядә һәлак булды. Аны Пермь шәһәрендә зурлап соңгы юлга озаттылар. Батыр ул тәрбияләгән әни белән әтиебез. Улының һәлак булуы әни өчен дә эзсез калмады. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган әниебезнең сәламәтлеге какшады. Хәзер безнең юанычыбыз – аның улы. Ул да әтисенә охшаган. Шундый ук киң күңелле, кызыксынучан. Энебез белән горурланабыз. Яхшы күңелле, игелекле бала, ныклы терәк, алтын баганабыз иде ул безнең.
…Әниебез бәйләүгә, чигүгә бик оста. Йортыбызга килеп кергән һәркемнең чиккән мендәрләр, ашъяулыкларга исе китә. Ә оекбаш-бияләй, башмак бәйләүдә авылда аңа тиң юк. «Балаларым күп. Килен-кияүләрем дә газизгә әйләнде инде. Унбиш оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Кичләрен вакыт узсын, ялгызлык сизелмәсен өчен бәйлим, тегәм, чигәм», – ди ул. Караучысы булмаган авылдашлары Камилә әби белән Газизә әбине тәрбияләп соңгы юлга озатты. «Җаным тыныч, ашарыма бар, өем җылы, калган балаларым исән-сау. Бәхетле картлык өчен ни кирәк тагын? Газизләремнең хәсрәтен күрергә генә язмасын. Алар исән-сау булса, миңа шул җитә!» – ди әнибез.
Фирая Мингалиева.
Мамадыш шәһәре
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat