Бүген Казанда III туган тел һәм әдәбияты укытучылары бөтенроссия бәйгесе ачылды.Илнең төрле төбәкләреннән ана теле укытучылары һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелды.Бәйге җиңүчеләрен бу атнаның шимбәсендә беләчәкбез.
Конкурсның беренчесе 2022 елда Ставрополь краенда узса,былтыр туган тел укытучылары Карачай-Черкеск өлкәсендә белемнәрен күрсәтте.Бәйгедә Татарстан укытучылары -Казанның 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина җиңсә,13 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева иң яхшы укытучылар бишлегенә керде.Нәтиҗәдә Татарстан 2024 елда бәйге үткәрү хокукына ия булды.Быелгы конкурста республика данын башкаладагы 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы бакча тәрбиячесе Эльвира Солтанова яклаячак.
Тантананың ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, федераль кунаклар бәйгедә катнашучыларга теләкләрен җиткерде,уңышлар теләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat