Үсмернең сыйныфташларына чүкеч белән ташлануына бәйле яңа мәгълүматлар пәйда булган

7 нчы сыйныф укучысы психоневрология хастаханәсенә озатылган.

Инде хәбәр ителгәнчә, бүген Чиләбе шәһәренең 68 нчы мәктәбендә котчыкмалы хәл булган. 13 яшьлек Рома иртәнге 9лар тирәсендә дәрескә килеп кергән.. Әмма бу юлы рюкзагына китап-дәфтәр урынына чүкеч, пычак һәм пистолет салып килгән, дип яза “РИА-Новости”. Ул сыйныф бүлмәсенә узып, балаларга һәм укытучысына ташланган. Сыйныфташларының башына чүкеч белән суккан, ә бер кызның бугазын пычак белән яралаган.

Балаларны котырган үсмердән химия укытучысы Нина Шошина коткарган. Педагогның үзенә да нык кына эләккән – ул җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. 7 нчы сыйныф укучысы, сыйныфташларына рәхимсез төстә чүкеч белән һөҗүм иткәннән соң, бәдрәфкә “очкан”. Кайбер мәгълүмат чаралары язганча, биредә үз-үзенә кул салырга маташкан. Аны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган.

Телеграм-каналларда һәм массскүләм мәгълүмат чараларында һөҗүм итүнең сәбәбе турында мәгълүматлар пәйда була башлаган. Бер версия буенча, үсмер, ниндидер деструктив төркем тарафдары булганлыктан, ниндидер “квест” узган. Икенче версия буенча, үсмер сыйныфташлары белән уртак тел таба алмаган. Укытучылар баланың үз-үзен тотышында сәерлекләрне күптәннән сизеп килгән: ул начар укыган, яшьтәшләре белән асылда аралашмаган. Дусларын социаль челтәрләр аша эзләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү