Кайгырмыйча кайгыртасы. Авырып аяктан егылмас өчен хәстәрен бүген күр!

Көз җитүгә төрле чирләр дә «уяна». Сәламәтлекне кайгыртыр чак, димәк! Табиб-эпидемиолог Резеда Нуруллина көз җиткәч нинди прививкалар ясатырга кирәк икәнен искә төшерде.

Вакцинация алдыннан әллә нинди әзерлек таләп ителми. Иң мөһиме сәламәт булу. Резеда Нуруллина әйтүенчә, прививка кадатканчы терапевт сәламәтлекне тикшереп, ясатыргамы, юкмы – шул хакта әйтергә тиеш. Прививканы сентябрь – октябрь айларында ясату хәерле.

Табиб сүзләренчә, вакцинациядән соң өч көн дәвамында түбәндәге билгеләр булырга мөмкин: тән температурасының югары булуы, баш авыртуы, хәлсезлек. Шулай ук инъекция урыны кызарып торырга, бераз сызларга да мөмкин. Моннан куркырга кирәкми.

Сәламәтлекнең нигезе – чисталык. Резеда Нуруллина, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү дә зыянга түгел, ди. Әйтик, кулларны даими юып тору, антисептик белән эшкәртү, пычрак куллар белән йөзгә кагылмау, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга бармау, салкыннан саклану, җәмәгать урыннарында битлек кию хәерле.

Медицина белгече шунысын да искәртә: вакцинация җитди чирләр булганда һәм алдарак ясатылган прививкаларга аллергия чыккан очракта тыела.

  1. Грипп. Вируслар китереп чыгара һәм һава-тамчы юлы белән кешегә күчә торган йогышлы авыру. Гриппка каршы вакцинация илкүләм профилактик прививкалар календарена кертелгән. Авырулар кискенләшкәнче, иммунитет формалашып өлгерсен өчен, гриппка каршы прививканы сентябрь – октябрь айларында ясатырга киңәш ителә.
  2. Талпан энцефалиты. Җәй үтте, талпан бетте дип уйларга сәбәп юк! Киләсе җәйне кайгыртыр чак. Талпан энцефалиты үзәк нерв системасы өчен куркыныч. Прививка кадатып, киләсе җәйгә бүгеннән әзерләнә башлау зыян итмәс.

Табиб искәрткәнчә, бу прививканы эпилепсия, шикәр диабеты, кан авырулары, бәби көтүче хатыннарга һәм җитди чирләре булган кешеләргә ясатырга ярамый.

  1. Пневмококк инфекциясе. Отит, синусит, бронхит, үпкәләр ялкынсынуын кузгатучы төп бактерия – пневмококк. Бу чир балаларга, 60 яшьтәгеләргә һәм иммунодефицитлы кешеләргә куркыныч. Аннан прививканы бер мәртәбә кадыйлар. Гадәттә, гриппка каршы вакцина ясаган көнне үк, монысын да кадаталар.

 

Сан

«Инвитро» медицина оешмасы оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, ил халкының 45 проценты прививка кадата (барысын да түгел, сайлап кына). 22,6 проценты прививкаларга тискәре карашта һәм аларны бик кирәк очракта гына (чит илгә чыкканда, мәсәлән) ясатырга әзер.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү