Күңелләргә моң күпере салу, музыкаль җәүһәрләрне буыннан-буынга тапшыру. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль, 20 ел дәвамында шушы максатны күздә тотып, халыкка моңлы мирасны тапшыру юлыннан атлый. Шушы еллар эчендә фестиваль лауреаты булган башкаручылар, бер урынга җыелып, 20 еллык гала-концертта катнашты. Сәхнәдә – чын-чынлап «йолдызлар яңгыры».
Милләткә хезмәт
Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов концерт алдыннан 20 еллыкка нәтиҗә ясады. Һәм ул нәтиҗә фестивальгә генә кагылмый.
– Иң зур нәтиҗәбез бөтен татар мәдәниятенә бәйле. Моннан егерме еллар элек татар җыр сәнгатендә ямьсез күренешләр башланды. Фонограмма кереп китте, попса сәхнәгә менде, түрне вак-төяк, чүп-чар җыр басып алды. Шул чорда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль барлыкка килде. Беренче концертыбыздан соң Равил абый Шәрәфиев: «Бу концерт – караңгы патшалыкта яктылык нуры», – диде. Бүген безнең конкурслар, фестивалебез аша дулкын-дулкын булып көчле татар җырчылары, менә дигән яшьләр килә! Һәм аларның репертуарында – халык җырлары, – диде продюсер.
Бәйрәм булгач, ихлас котлаулар да булды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең әһәмияте турында әйтте. Сүз уңаеннан, моннан дистә еллар элек фестиваль ачылышында ул да булган.
– Бу фестиваль бик күп яшь башкаручыларның профессиональ хезмәт юлына башлангыч булды, аларга осталыкларын камилләштерергә, яңа офыклар ачарга ярдәм итте. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Рәшит Ваһаповның талантлы, йөрәк түреннән чыга торган җырлары төрле яшь һәм төрле буын тыңлаучыларында аерым кайтаваз таба, – диде ул. – Фестиваль яшьләрне бай музыкаль мирас белән таныштыра, күпмилләтле халкыбызның мәдәни традицияләрен сакларга һәм арттырырга ярдәм итә.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, катлаулы халыкара чикләүләр чорында берләштерү миссиясен дә башкара.
– Фестиваль – мәдәни дипломатия коралы да. Ул халыклар арасында элемтә сузу чарасы буларак Россия төбәкләре белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, дус дәүләтләр белән ышанычлы элемтәләрне һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, – дип саный ул.
Буыннан-буынга
Барлык фестиваль-конкурсларның да гомере озын түгел. Ваһапов исемендәгесе исә бәрәкәтле булды. Рифат Фәттахов әйтмешли, фестивальдән канат ярып чыккан башкаручыларның берсе өчен дә оят түгел. Фестиваль уңышында нәрсә ята? «ВТ» җырчылардан шул хакта сорашты.
Зилә Сөнгатуллина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор:
– 20 ел – кеше гомере. Фестиваль үзенең репертуары белән башкалардан аерылып тора. Бу фестиваль – татарның йөзе. Халыкны беләсең килсә, аның музыкасын тыңла, диләр. Иң кыйммәтле, «алтын фонд» булып саналган җырлар шушы фестиваль бәрабәренә саклана. Бу – искиткеч күренеш! Иң мөһиме: ул мәңгелек булсын. Яшьләр бик матур, аларның берсе өчен дә оят түгел.
Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты:
– Фестивальнең озын гомерле булуы иң элек аның җитәкчесеннән, оештыручысыннан тора. Рифат Фәттахов – акыллы, тырыш кеше, бу эш белән чын-чынлап янып йөрүче. Оештыручы буларак ул – профессионал.
Гадәттә, классик әсәрләрдән торган бәйгеләр уку йортларында уздырыла. Алар шул кысадан чыкмый да, үз күчәрендә генә әйләнә. Ә биредә ничек бит! Нинди киң диапазон, география! Ярты Җир шары, төрек дөньясы колачланды. Рәшит Ваһапов фестивале – үзен аклый торган фестиваль, бер бренд инде. Аның яшь башкаручылар конкурсы гына түгел, башка концертлары да бар бит. Фестиваль бүген мондый, иртәгә тегенди түгел. Ул үз йөзен саклый. Аның лауреатлары да – күренекле җырчылар, алар барысы да талантлы.
Халык бозылды, аңа җиңел җырлар кирәк, диләр инде. Әйе, кирәк! Әмма бит буыннан-буынга күчкән моңлы мирас бар. Яшьлектә сикерәсе килсә, еллар узгач, җан тартмаса да, кан тарта башлый. Моңлы җырлар тыңлыйсы килә. Бу фестивальнең шул җәһәттән дә әһәмияте зур.
Илһам Вәлиев, Татарстанның халык артисты:
– Фестиваль – җырчылар өчен чын бәйрәм. Без бирегә килеп очрашабыз, яшь буын һәм урта буын җырчылары бер-берсе белән аралаша. Кем әйтмешли, бирегә килеп, «тамагыбыз туеп» кайта. «Тамак тую» диюем – күңелебез булганча җырлау. Фестивальдә буыннар дәвамчанлыгы саклана. Аның уңыш сере дә шунда. Ваһапов фестивален кайда да көтеп алалар. Бу да – зур күрсәткеч. Фестивальнең оештыручысын да чын-чынлап легендар кеше дип әйтә алабыз. Ул үз проектлары өчен үзен дә, көчен дә жәлләми.
Гөлсирин Абдуллина, Татарстанның атказанган артисты:
– Бик озак еллар эшлибез. Рифат Фәттаховка рәхмәт! Ул, безнең сәләтебезне күреп алып, сәхнәдә үсәргә мөмкинлек бирде, югары үрләргә алып менде. Без аны «иҗади әтиебез» дип атыйбыз. Шушы фестивальгә әзерләүче «иҗади әниебез» исә – Винера Әхәт кызы Ганиева.
Азат Абитов, Татарстанның атказанган артисты:
– Безнең гаилә бу фестиваль белән бергә 2019 елдан бирле атлый. Без әлеге фестивальдән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул безгә бик якын.
Сан
* Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальгә 2004 елда нигез салына.
* 20 ел эчендә фестиваль 15ләп илдә һәм Россиянең 52 төбәгендә булды.
* 1522 концерт куелды, 212 кеше фестиваль лауреаты булып танылды. Әйтик, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева.
* Фестивальдә катнашучыларның 99 проценты – сыйфатлы башкаручылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat