Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен киңәшмәгә әзерләү эше төгәлләнә. Парламентта 1–16 нчы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатларының территориаль җыелышы узды. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Парламент җитәкчесе депутатларны сайланулары белән котлады.
– Кемгәдер беренче тапкыр, кемгәдер кабат республика хакимиятенең югары закон чыгару органында сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклауга ышаныч белдерелде. Бу – зур җаваплылык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, парламент башлыгы республикада җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узган дип танылуын һәм тулаем алганда уңышлы узуын әйтте. «Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган сайлау кампаниясенә югары бәя бирде. Сайлауга килүчеләр саны 71,63 процент тәшкил итте. 50 бер мандатлы округ буенча 49 депутат сайланды. Шуларның 42се – бердәмроссияле, 2шәр депутат – ЛДПР һәм «Новые люди» партияләреннән, 1 кеше – «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» партиясеннән һәм 2 кеше – үзен үзе тәкъдим итүче. Бердәм республика округы буенча «Бердәм Россия»дән 44 депутат һәм КПРФтан 6 депутат сайланды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына кертеләчәк мәсьәләләр буенча алдан фикер алышуны үз эченә алган киңәшмәсе 18 сентябрьдә парламентның кече залында узачак.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе турындагы нигезләмә буенча киңәшмәгә Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен сайлау өчен, территориаль җыелышлар һәм партия исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыелышлары үткәрелә. Җиденче чакырылыш парламентта тәкъдим ителгән «Бердәм Россия» һәм КПРФ партияләре үз вәкилләрен сайлады инде. 16 һәм 17 сентябрьдә бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышлары узды. Утырышта катнашучылар киңәшмә эшендә катнашачак депутатлар вәкилләрен сайлау мәсьәләсен карадылар. Вәкиллек нормасы нигезендә, киңәшмәгә парламентның өч депутатыннан бер вәкил сайлана. Шулай итеп, 1–16 нчы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенә вәкилләр итеп Артур Габделҗанов, Рушан Минһаҗев, Рима Мөхәммәдшина, Алексей Созинов, Руслан Йосыповны сайларга тәкъдим ителде.
Депутатлар вәкилләрен сайлау эше төгәлләнде. 18 сентябрьдә парламентта узачак киңәшмәгә сәяси партияләр һәм территорияләр (бер мандатлы округлар) вәкилләре булган 33 депутат җыелачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat