Арча районының Мөрәле авылында яшәүче бертуган Радик һәм Раил Фәйзрахмановлар язын-көзен трактор рулен тотсалар, җәен кыр корабында иген басуларын иңлиләр. Алар – заманында данлыклы комбайнчы булган Рәдиф Фәйзрахманов уллары.
Икесенең дә урак өстендә эшләгән чакларына туры килдек. Төшке ашка туктагач, тиз генә вакыт табып, үзләре белән сөйләшә алдык. Радик белән Раилнең әтиләре Рәдиф гомер буе комбайнда, әниләре Миннәзирә терлекчелектә эшләгән.
– Авыл хуҗалыгын бала чактан ук яратканмындыр дип уйлыйм. Өченче сыйныфта укыганда ук әтидән калмый идем инде мин. Ә инде бишенче сыйныфта абыйның ярдәмчесе булып эшли башладым. Чынлап торып 2007 елдан бирле комбайн штурвалы тотам. Авылда калуымның бер сәбәбе җир эшен ярату булса, икенчесе – әти-әнине калдырып китәсе килмәү иде. Кайвакыт эш күплектән арыла да, авырлыклары да була, тик кечкенәдән шушы авыл хуҗалыгында булгач, барыбер ярату өскә калка. Эше дә, ашы да җитә. Хезмәт хакларында яхшы якка үзгәрешләр бар. Анысы да сөендерә, – ди Раил.
Урып-җыю тәмамлангач, абыйлы-энеле Фәйзрахмановлар җир эшкәртергә чыгалар. «Ак барс» агрокомплексы механизаторлары сүзләренчә, быелгы уңыш белән әллә ни мактанып булмый. Тик шулай да, икесе дә беравыздан: «Елына карап начар түгел», – диләр. Радик абый 14 мең центнер тирәсе ашлык суктырса, Раил – 18 меңне.
– Бүген урып-җыюга чыкканга 46 көн булды. Узган ел икебез дә ике тапкыр күбрәк ашлык җыеп алган идек. Быел игеннәр өчен иң кирәк чакта корылык булды, аннан соң яңгырлар аркасында җыеп ала алмыйча тордык. Ләкин зарланып, Ходайдан узып булмый. Дөнья артыннан куып яшәгән юк, булганына шөкер дә итә белергә кирәк. Ел елга охшап килми. Киләчәктә дөньялар тыныч булып, җир эшеннән аерылырга язмасын, – дип тели алдынгы комбайнчы.
Раил авылның киләчәге, яшьләр калмавы өчен борчылуын да әйтте.
– Авылны күтәрә торган яшьләр күбрәк булсын иде. Бу яктан күршеләребез Кукмара, Саба авылларын сокланып, кызыгып күзәтәм мин. Үз артымнан яшьләрне тартырга тырышсам да, кызганыч, хәлләр бик үк яхшы түгел. Әлегә авылны абыйлар яшендәге гаиләләр тотып тора, тик алардан соң калучылар бик аз. Апаның улы армиядән кайткач, үзебезнең янга дәшеп алдык. Абыйның икенче улы да хәрби хезмәткә киткәнче тракторда эшләде. Шунысына күңел төшә: яшьләр, балалар аз. Быел безнең кызыбыз мәктәпкә укырга керде. Тик биш авылга сыйныфта бер үзе укый. Хатыным балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Бер ул белән кыз үстерәбез, быел өченче бәбиебезне көтәбез. Мин кулларына телефон тотып утыруларын бер дә яратмыйм, бу якка кырыслык күрсәтәм. Үзебез эш белән тәрбияләнгәч, балаларны да кул арасына кертеп үстерәбез. Улымны үземнән калдырмыйм, кайда гына яшәсәң дә, авыл егете икәнеңне күрсәтә бел, дип өйрәтәм, – ди Раил.
Хезмәтләрен белеп, яратып башкарганга, үзләренә дә хөрмәт зурдан.
– Быел язын районда «Кыр батыры» булдым. Кайвакыт туктап, ял итеп аласы килгән чаклар да була, тик сезон җиткәч, күңел кабаттан басуга тартыла. «Мин булдырам бит әле!» – дим дә яңадан чыгып китәм. Беркөн әни күрше авылга кунакка барган иде. Аңа: «Син Радик белән Раилнең әниләремени?!» – дип безне мактаганга, әни сөенеп кайткан. Мин инде үземнең эшләгәнгә түгел, ә әнинең безнең өчен сөенүенә куандым, – диде ул.
«Татарстанның атказанган механизаторы» Радик Фәйзрахманов исә 1997 елдан бирле кыр корабын иярли.
– Яшьтән үк авылны, авыл тормышын яраттым. Без инде шушы җиргә береккән кешеләр. Эшебез гел техника тирәсендә әйләнә. Кайсы вакытларда комбайн гөрелтесен ишетәсе килеп уянган көннәр дә була. Берничә тапкыр хастаханәләрдә дә ятып чыгарга туры килде. Анда авыл рухы бигрәк тә сагындыра. «Эх, кайтып, басуларга чыгып эшләргә иде!» – дип ята идем. Хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе Шәйдулла абый: «Кендек каны кайда тамган, бәхетне шуннан эзләгез», – дип әйтә торган иде. Без бәхетне җирдән, авыл хуҗалыгыннан таптык, – диде ул.
Радик абый фикеренчә, эш рәте белгән кеше беркайчан да беркайда да югалып калмый. Дәүләт эшендә дә, үз хуҗалыгында да матур итеп яши ала. Ике гаилә дә абзар тутырып малын тота, җирләрен эшкәртә.
– Энекәш башта әтидән, аннан соң миннән калмады инде. Бишенче сыйныфта укыганда «Дон» комбайнына утыртып җибәрә торган идем. Суктыра иде дә, бункеры тулгач, миңа эндәшә торган иде. Менә хәзер дә бер-беребезгә терәк булып, авылда яшибез, – ди Радик абый.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, Татарстан кырларыннан 3 млн 588 мең тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Уртача уңыш күләме 27,9 центнерны тәшкил итә.
Урып-җыю эшләре Алексеевск, Әлки, Әтнә, Балтач, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Кайбыч, Түбән Кама, Саба, Сарман, Теләче районнарында төгәлләнгән.
Рәсем асты: Бертуган Радик һәм Раил Фәйзрахмановлар белән бергә кыз туганнарының улы Риназ Тухтаров та эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat