«Ишле бәхет» номинациясе
Сафлык, пакьлек, чисталык билгесе булып, авыр юллар үтеп, җир катламын тишеп чыккан чишмәнең якты дөньяда максаты бер: тирә-яктагы табигатьне, кош-кортларны, җанварларны, кешеләрне саф, шифалы салкын су белән туендыру.
Су ул – яшәү чыганагы!
Тамчылар тамчыга кушыла, җир астыннан чишмә агып чыга. Чишмәләр елгага кушылып китә. Елгалар диңгезгә агып төшә. Су парлары күккә күтәрелеп, әлеге тамчылар, яңгыр булып, кабат җиргә кайта. Менә шундый өзлексез су әйләнеше – үзе бер табигать сере. Әлбәттә, бу өзлексез әйләнешне бозмаган, табигатькә зыян китермәгән очракта гына, Җир йөзендәге барлык тереклек үз яшәешен дәвам итәчәк.
Табигать могҗизасы чишмә булса, кешелек дөньясының могҗизасы – күркәм гаилә. Бер-берсенә чит-ят, ике төрле әти-әнидән туган ир һәм хатын-кыз затыннан булган ике җан иясенең мәхәббәте нигезендә барлыкка килгән бердәмлек… Бергә матур гомер кичерүнең чишмә башы.
18 ел элек без тормыш иптәшем белән, икебез өчен дә бик мөһим карарга килдек. Ул – гаилә корып, бер-беребез өчен җаваплылык алу, бергәләп балалар үстерү, сөеп-сөелеп, «тормыш» дигән диңгезгә бер чишмә агымы булып төшү, бер-беребез өчен хәләл җефет булу.
Нәкъ менә бала чагымда курчаклар белән гаиләле уйнауларымның минем ишле гаиләдә әни булуымның башлангычы – чишмә башы булганын озак еллар үткәч кенә аңладым.
Гаиләбез башта ике кешедән торган булса, ике елдан үзебезне, әби-бабайларны сөендереп, кызыбыз туды. Динар белән миңа беренче сабый, ике як әби-бабайларга беренче онык. Соңрак гаиләбездә икенче кыз бала дөньяга аваз салды, ә аннары өченче кызыбыз туды. Ике кешедән башланган гаиләбез чишмәсе 18 ел эчендә ныгыды, киңәйде. Һәм бүген без дәүләтебез каршында «ишле гаилә» дигән статуста, кызларыбызны бергәләп үстерәбез, тәрбиялибез, укытабыз, әби-бабаларыбыздан калган күркәм гореф-гадәтләрне, туган телебезне аларга тапшырабыз.
Гаилә булып яши башлагач та, гаиләбез «чишмә»се үз юлын табып киткәнче дә, кыенлыклар булмады түгел, булды. Гаилә «чишмә»без кайсы юллар буйлап агар да, нинди елгаларга кушылыр икән? Диңгезләргә агып төшеп, безнең «чишмә»безнең суы кире җиргә яңгыр тамчылары булып явып, без биргән тәрбия файда китерерме икән? Әлбәттә, алда – катлаулы да, мәшәкатьле дә тормыш итү юлы. Үз-үзебезгә биргән сорауларның җавабын табучы да – без үзебез. Чөнки үзебез сайлап алган чишмә юлы ул!
Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән өч кызны иманлы итеп тәрбияләп үстергән әти-әни җәннәт түрләрендә үз урынын алачак, диелгән изге Коръән хәдисләрендә. Баланы тугыз ай буе карында күтәреп йөртү, тудыру хатын-кыз өчен җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин ул – вакытлыча булган авырлык. Ә менә ишле гаиләдә балаларны үстерү, тәрбияләү бик җиңел дип әйтеп булмый. Чөнки өч төрле холык, өч төрле яшь үзенчәлекләре. Һәрберсенә тиешенчә мәхәббәт, наз җиткерергә кирәк. Өчесе өчен дә әти-әни бары тик берәү генә. Балаларны тәрбияләүдә без бөек психологларның киңәшләренә колак салабыз. Һәм күп очракта әлеге киңәшләр безгә кызларыбызны тәрбияләргә, аңларга ярдәм итә.
Берничә асыл киңәш белән бүлешергә телибез. Беренчедән, бала без теләгәнчә, күз алдына китергәнчә генә булмый, ул – аерым бер җан иясе. Тормыш диңгезендә без аңа үз-үзен табарга ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, алар син яраткан ризыкны, музыканы яратырга тиеш түгелләр.
Икенчедән, балага тормыш бүләк иткәнбез икән, моның өчен аннан «түләү хакы» сорамыйлар. Аны тудыру – әти-әнинең үз теләге, бала теләге түгел. Үз рәхмәтен бала бары тик нәселебезне дәвам иттереп, үз күркәм гаиләсен корып, гореф-гадәтләребезне саклап калып, үз балаларына тапшырып кына рәхмәтен белдерә ала.
Өченчедән, баланы бервакытта да кимсетмәскә! Аның проблемалары сезнеке белән чагыштырганда чүп булып күренсә дә, аны тыңлап, проблеманың чишелешен бергәләп табу мөһим. Һәм иң төп киңәш. Бала нинди булуга карамастан (яхшы укыймы ул, юкмы, тырышмы, ялкаумы, талантлымы, юкмы), аны яратырга кирәк. Әти-әни үзе яратып, баласын да яратырга өйрәтергә тиеш.
Челтер-челтер чишмә ага… Безнең гаиләдә матур традицияләрдә бар. Без чишмәләр яратабыз. Туй көнендә Динар белән чишмәгә төшеп, челтерәп аккан чишмә суында алтын балдакларыбызны чайкаттык, мәхәббәтебез сафлыгын югалтмаска сүз куештык. Хәзер исә кызларыбыз белән авылга ялга кайткан саен, чишмә карарга, су алырга төшәбез.
Челтерәп аккан чишмәләр гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаралар! Мин дә хәләл җефетем белән алтын куллы, изге күңелле, олы йөрәкле, чишмәләребезне кадерләп, төзекләндереп торучы, туган телебезнең матурлыгына, нәфислегенә сокланучы балалар тәрбияли алсак иде дигән теләктә яшим. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр!
Алсу Фаттахова.
Чаллы
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat