Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Портновлар гаиләсе

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Вера һәм Валерий Портновлар гаиләсе – сабырлык үрнәге. Аларның өч уллары да – Сергей, Андрей, Максим махсус хәрби операциядә катнаша. Август аенда ялга кайткан төпчекләре Максимны өйләндергәннәр. Күптән түгел Кремльдә республиканың иң матур гаиләләрен бүләкләделәр. Алар арасында Портновлар да бар иде. Әлеге гаилә мәхәббәтне, туган телгә, Ватанга тугрылыкны ничек саклый? Бу хакта үзләреннән сораштык.

Гаилә ул…–

Вера Портнова (әни):

…бар нәрсәдән дә күбрәк яраткан, алар өчен борчылган иң якын кешеләр. Тел дә, гореф-гадәтләр дә, тәрбия дә гаиләдә салына. Шуңа күрә бу ояның җылысын сакларга кирәк.

Валерий Портнов (әти):

…иң рәхәт урын. Анда сине һәрвакыт көтәләр. Үзеңнең кирәклегеңне тоеп, терәк булып яшәүгә ни җитә!

Максим Портнов (төпчек ул):

…бер генә бала да әти-әнисен хурламас. Минем өчен дә алар – иң изгесе. Аларның кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшим. Гаиләдә нинди тәрбия аласың, алга таба да шундый булачаксың.

Тел

Портновлар өчен туган тел – иң зур байлык. Өйдә барысы да чуашча сөйләшә. Уллары да ана телен яхшы белә.

– Мәктәптә чуаш телендә белем алдык. Үзара туган телдә аралаштык. Чуаш телендә уздырылган олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладык. Кайда гына булсак та, үз телебезне онытмаячакбыз. Мин авыл мәктәбендә 20 ел чуаш телен укыттым. Шуңа күрә дә безгә туган тел бик кадерле. Хәзер Чүпрәле лицеенда башлангыч сыйныфларны укытам. Кызганыч, туган телгә сәгатьләр аз бирелә. Укучылар чуаш телен бөтенләй белми. Без өйрәтергә тырышабыз. Дәреслекләр белән дә проблемалар бар, – ди Вера ханым.

Валерий Портнов ана телен белмәгәннәргә бөтенләй аптырый: туган телне белмичә, ничек яшәп була?

– Мин моны аңламыйм. Туган тел ул – әби-бабайлардан килгән әманәт. Өйдә ишетеп үскәч, балаларга өйрәтүдә бернинди кыенлыклар тумады. Рус телен дә яхшы белә алар. Телне укытучы өйрәтсен дип, гаепне мәктәпкә сылтарга ярамый. Оныгыбыз – Андрейның кызы Арина да чуашча сөйләшә. Ул Ульяновскида яши. Быел 1 нче сыйныфка укырга барды. Әнисе – татар. Оныгыбыз җәй буе бездә кунак булып китте.

Тәрбия

Портновларның мәхәббәт тарихы башкаларныкына охшамаган. Вера – Валерий Петровичның укучысы. 8 нче сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчесе булган ул. Укытучысыннан өч яшькә яшьрәк. Вера да укытучы һөнәрен сайлаган. 19 яшьтә үк чәчләрен чәчкә бәйләгән алар. Тик Вераның әти-әнисе, кулына диплом алмыйча, кызларын кияүгә бирәсе килмәгән. «Мәхәббәт барыбер җиңде. Кияүгә чыккач, укуымны дәвам иттердем. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез. Өч ул үстердек», – ди Вера Портнова.

Иңне-иңгә куеп яши башлауларына – 32 ел. Валерий хәзерге вакытта – шофер, Вера Ивановна 30 елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган. Шушы еллар эчендә «Мәгариф өлкәсендә казанышлар өчен» күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Валерий Петрович мәктәптә нибары бер генә ел укыткан. Армиядән соң, авылда тракторчы, бригадир булып эшләгән. Колхоз таралгач, гаиләсен туендыру өчен, 14 ел вахта белән Мәскәүгә эшкә барып йөргән. «Мәктәпкә караганда, техника мине күбрәк тартты. Укытучылар җитмәгәнгә генә укытырга ризалаштым мин. Үземнең дә 10 нчы сыйныфны тәмамлаган чагым иде бит», – диде Валерий, яшьлеген искә төшереп.

– Без – ирем дә, үзем дә – бик җитди кешеләр. Балаларны кечкенә чакта ук алдашмаска, кеше әйберенә тимәскә өйрәттек. Бер-беребезгә ышаныйк, авыр чакта булышыйк, шатлыкларны бергә уртаклашыйк! Менә шуны аңлатып үстердек. Улларыбыз барысы да – чын лачыннар, патриот булып үсте. Бер-берсеннән үрнәк алалар. Кечкенәдән эшкә өйрәнделәр, – ди Вера Портнова.

Әлеге гаилә өчен иң зур бәйрәм – бергә җыелышу. Шул чакта гаилә тарихын, әби-бабайларын искә алалар икән. Нәсел шәҗәрәләрен дә төзегәннәр. Туганлык җепләрен әнә шулай ныгыта алар. Билгеле, соңгы вакытта уллары махсус хәрби операциядә катнашу сәбәпле, ял итәргә җай чыкмый. Бергә очрашканда табигатькә чыгып, уха, шашлык пешерәләр, хәтта төрле уеннар да уйныйлар.

Портновлар гаиләсе тагын бер кешегә артты. Август аенда Максим белән Дарьяның туе узган. Киленнәре – чуаш милләтеннән, күрше авыл кызы. Энекәшен котларга Сергей да кайтып киткән. Тик менә Андрейның гына җае чыкмаган. Гаиләнең тулы чаклары алда булсын.

Рух

Олы уллары Сергейга – 30 яшь. 2018 елдан бирле контракт буенча хезмәт итә икән. 2019 елда Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Узган ел хәрби махсус операциягә киткән. Аның Ватанга мәхәббәте «Батырлык өчен», «Георгий хачы» медальләрендә чагыла. 29 яшьлек Андрей да былтыр үзе теләп, хәрби комиссариатка барып, повестка барып алган. Ул Жуков һәм «Аерым батырлыклар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. 21 яшьлек Максим да абыйлары Сергей белән Андрейдан калышмаган. Максим хәрби хезмәттән соң, Ульян өлкәсендә ОМОН хезмәтенә урнашкан. Узган елдан – махсус хәрби операциядә.

– Әти-әнием ягыннан бабаларым Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әтием дә армиядә чикне саклаган. 18 яше тулмыйча киткән хәтта. Горурлык хисе безгә дә күчкән. Армиягә бару – кечкенә чактагы хыялым. Хәрби комиссариатка барып, үзем повестка сорадым. Красноярск краена һава-тактик көчләренә билгеләделәр. Кайткач ОМОН хезмәтенә эшкә урнаштым. СВОда туган җирнең кадерен күбрәк аңлыйсың. Анда – бөтенләй башка дөнья. Ватан ул – минем әти-әнием, туганнарым, гаиләм, авылым, туган җирем. Аларны сакларга кирәк. Менә шуңа күрә дә мин курыкмыйча, шул юлны сайладым, – ди 21 яшьлек Максим.

 Портновлар улларының, СВОга китәм, дигән теләкләренә каршы килмәгән. «Улларыбыз өчен борчылабыз, әмма авыр булса да, түзәбез. Ватанны кемдер сакларга тиеш бит инде», – ди сабыр ана.

Әтиләренең дә бәгыре таш түгел. «Ничек борчылмыйсың ди? Борчыласың. Өчесе дә чыгып киткәч, йөрәк сыкрады. Сергей Сүриягә киткәч тә шундый ук хисләр кичергән идек. Аннан исән-сау кайтты, Аллага шөкер. Батыр ярасыз булмый. Сергей узган елның декабрь аенда яраланды. Казналыгына катлаулы операция ясадылар. Ашый да, сөйләшә дә алмады, хәзер хәле яхшыра инде. Әле госпитальдә дәвалана. Рухи яктан нык булырга, начарны уйламаска тырышабыз. Бар да яхшы булыр. Улларыбызга ышанабыз», – ди гаилә башлыгы.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү