«И, рәхәт инде бу «муж на час» хезмәте. Үз ире шикелле сөйләшеп утыралар…»

Ир ишектән керүгә, бер буханка икмәк белән сөт салынган пакетын идәнгә куеп, ваннага кереп китте.

– Туфлиләреңне урынына куяр идең, – дип шелтәләде хатыны ачусыз-нисез генә. – Сөтеңне тагын карап алмадыңмыни? Срогы чыккан бит… Ачыган булса, кире илтеп тапшырырсың.

– И, онытканмын, – дигән шат тавыш ишетелде ванна эченнән. – Кара әле, ачыган булса, хәзер үк төшереп бирермен.

Бераздан ул үзе дә чыкты, кулын сөрткән тастымалын ванна ишегенә элеп, кухняга узды.

– Ничә тапкыр әйтәм инде сиңа, тастымалыңны урынына куярга өйрәнмисең, – дип, хатын сөлгене ваннага кертеп элде. Үз хатасын төзәтергә дип урыныннан кузгалган ирне күреп, хатынның йөзенә нур йөгерде:

– Эшеңдә хәлләр ничек соң? – диде ул, ир алдына бер тәлинкә шулпа утыртып. – Арыгансың бугай бик…

– Һәй, – дип кул селтәде ир, – һаман шул инде. Отчетлар вакыты бит, башны да күтәреп булмый. Бүтәннәргә рәхәт, чәй эчеп, гайбәт сатып гомер уздыралар, ә минем – тыгыз вакыт.

– Алла ярдәм бирсен инде, – диде хатын, ит белән бәрәңге тутырылган табакны ир алдынарак шудырып. – Ә мин кибетләрдә гомер уздырдым. Анда чыгу үзе бер тәмуг шикелле. Бөтен нәрсәгә хак арта. Кичә генә бер төрле, бүген бөтенләй бүтән. Аптырагач, азык-төлекне теге кибеттән төяп, ике тукталыш җәяү кайттым. Анда ике сумга арзанрак чыкты…

Хатын бүген кибетләрдә йөрү тарихын җентекләп сөйләп бирде. Дикъкать белән тыңлаучы булганда, сөйләү рәхәт бит.

– Көн дә күтәрелә шул, – дип калагын куйды ир. – Рәхмәт! Бик тәмле булган, мондыйны гомердә дә ашаганым юк иде. Аяк-кулың сызлаусыз булсын.

Хатын канәгать елмаеп, баш какты, тик дәшмәде. Ир дәвам итте:

– Хезмәт хакын гына күтәрүче юк. Өч ел элек ничек булса, әле дә шул көе. Менә син уйлап кара әле, кредит түлисең, фатир бурычларын, утка, суга дигәнен бирәсең. Шуннан берничә көн ашарлык артып кала. Бер җиргә барып ял итәрлек, нәрсәдер төзи башларлык түгел. Әллә, мәйтәм, кешегә хезмәт хакын эше өчен түгел, ә шул расходларын исәпләп бирәләр ул… Ачтан да үлмәсен, мантымасын да…

– Бәй, алай да булырга мөмкин, – диде хатын бик канәгать кыяфәт белән. – Һәркемдә телефон, интернет, тагын әллә нәрсәләр. Интернеттан ни эзләвең, нәрсәләр белән кызыксынуың, ничек яшәвең, кергән-чыккан акчаларың – барысы да шәрран ачык бит хәзер. Иренмичә, шул мәгълүматларны туплап, тикшереп утырган кеше синең хакта үзеңнән дә күбрәк белә ала. Шулай булгач, хезмәт хакын бүлгәндә дә шулай итүләре бар инде. Ул бит бөтен кешегә дә үлмәслек тә калмаслык кына итеп бирәләр.

– Ни ди бит хәзер… Урта катлауны бетерергә итәләр ди. Байлар калырга тиеш тә шуларны хезмәтләндерә торган ярлылар булырга тиеш икән. Безнең ишеләр.

– Хезмәтләндерү дигәннән… Наиләне, минем ахирәтне, теге сөяркәсе ташлаган бит әле. Белмим, хәзер ничек яшәр инде… Элек Нэлли гына булып, бизнеп, төзәнеп, кыланчыкланып кына йөри иде дә…

– Ярар, табар әле берәрсен. Матурлыгы бик булмаса да, ул бит ирләрне карату ягыннан…

– Әйе, – дип бүлдерде хатын, – тик ята торган нәрсә түгел инде. Шул тик ятмаганы өчен табып та тора торгандыр…

Хатын, шулай шома гына башлап, ахирәтенең башыннан үткән бөтен мәхәббәт маҗараларын ачып салды. Ир ярдәмче сораулар биреп, үз хисләрен белдерүче авазлар чыгарып, тыңлап кына торды. Ул арада хәтсез вакыт узды.

– Бик зур рәхмәт барысы өчен дә, – дип урыныннан кузгалды ир. – Бигрәк уңган хуҗабикә инде син. Кулыңнан килмәгән бер генә нәрсә дә юк. Аркаңнан сөеп кенә торырлык. Рәхмәт сиңа. Мең рәхмәт!!!

Урыныннан кузгалгач, ир үзе дә сизмәстән беләгендәге сәгатькә күз салды. Үзе сизмәсә дә, аның бу гамәле хатынның игътибарыннан читтә калмады.

– Вакытмы? – дип көрсенде ул.

Ир сүзсез генә баш какты. Хатын, бернишләп булмый дигәндәй, кулларын җәйде.

– Иртәгә дә килә аласыңмы?

– Яхшы, – дип елмайды ир, – шушы вакыттамы?

– Юк, иртәгә бу вакытта ирем өйдә була. Берәр сәгатькә иртәрәк килерсең.

Аны озаткач, хатын бер мизгелгә ишек яңагына сөялеп торды. Үз ире бик әйбәт кеше аның, тик беркайчан да иркенләп сөйләшкәне юк. Холкы шундый, аз сүзле. Ә хатынның сөйләшәсе килә. Ул инде аерылу чигенә җитеп, тәкатьсез калган иде, ярый әле ахирәтенең башы эшләде, җаен тапты… И, рәхәт инде бу «муж на час» хезмәте. һәр көн диярлек килә дә, рәхәтләнеп, төрле темаларга гәпләшеп китә. Үз ире шикелле сөйләшеп утыралар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү