Фаҗига бүген иртән “Җиңү проспекты” метро станциясендә килеп чыккан.
Казанның “Җиңү проспекты” метро станциясендә бер баланың һәлак булуына берникадәр ачыклык кертелгән. “KazanFirst” “Транспортный вестник” телеграм-каналы хәбәренә таянып язганча, 15 яшьлек кыз тимер юлга егылып төшкән. Пассажирлар бу хәлне вакытында күреп кала алмау сәбәпле, аңа ярдәм итәргә өлгермәгән. Бала һәлак булган.
Фаҗига урынында хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре билгеләнә. Берничә версия карала, шул исәптән бәхетсезлек очрагы һәм үз-үзенә кул салу ихтималы күздә тотыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat