Фаҗига бүген иртән “Җиңү проспекты”станциясендә килеп чыккан.
Бүген иртән Казан метросының “Җиңү проспекты” станциясендә булган фаҗиганең кайбер нечкәлекләре ачыкланган. Моңа кадәр үсмер кызның поезд астына эләгүе турында хәбәр ителгән иде. Әмма “KazanFirst” басмасына мәгълүм булганча, поезд астында калучының 38 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланган. Фаҗига шаһитлары аны, бик җыйнак гәүдәле булуы сәбәпле, бала дип уйлаган. Кем икәнлеге ачыклангач кына яше турында мәгълүм булган.
Хатын-кызның үлеме сәбәпләре билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Казан метросында фаҗига булган. Шаһитлар әйтүенчә, “Җиңү проспекты” станциясендә метро хезмәткәрләре барлык пассажирлардан урамга чыгып китүләрен сораганнан соң станцияне япкан. Соңыннан бер кешенең поезд астында калуы мәгълүм булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat