Дәүләт Думасы җинаять эшен судта карау этабында гаепләнелүчеләргә Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул иткән. “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында” федераль законга төзәтмәләрне күздә тоткан документ Думаның электрон базасына урнаштырылган.
Проект нигезендә, мобилизация чорында, шулай ук хәрби хәл кертелгән чорда, җинаять кылган өчен хөкем ителүчеләр, иректән мәхрүм ителүчеләр генә түгел, бәлки эшләре әле судта гына булган гаепләнелүчеләр дә Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү турында контракт төзергә мөмкин.
Әлегә тикшерү астында булган гаепләнелүчеләрнең, шулай ук инде хөкем ителгәннәрнең СВОда катнашу өчен контрактка кул кую мөмкинлеге бар. Хәрби хезмәткә чакыру яки контрактка кул кую очрагында аларның эше туктатып торыла. Ә инде гаепләнелүче дәүләт бүләгенә лаек булса яки, сәламәтлегенең какшавы сәбәпле, хезмәтен дәвам иттерә алмаса, яисә хәрби хәрәкәтләр туктатылса, җинаять эше тулысынча туктатыла.
Шул ук вакытта закон педофилия, терроризм, экстремизм буенча, шулай ук аеруча авыр җинаятьләр буенча хөкем ителгәннәргә кагылмый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat