«Гагарин Кубогы финалыннан да ныграк дулкынланам». Яңа депутатлар ни эшләргә җыена?

Җиденче чакырылышта халыкның тормыш-көнкүрешен кайгыртачак депутатларның 38е – бу вазыйфаны тәүге мәртәбә башкара. Яңа, әмма исемнәре билгеле кешеләр. Данис Зарипов, Рәсим Баксиков, Марат Бариев, Илгиз Зәйниев һәм Данис Шакировның парламентка нинди ният белән килгәнен белештек.

Данис Зарипов, хоккейчы, биш мәртәбә Гагарин Кубогя иясе, дөнья чемпионы:
– Әлегә танышам, карыйм, тәҗрибәле депутатларның ни эшләгәнен күзәтәм. Ниндидер карарлар кабул иткәнче, фикерләр җиткергәнче, башта тәҗрибә тупларга кирәк. Фикерләрем бар, әлбәттә. Алар спортны үстерүне күздә тота. Яшермим, сайлау алдыннан да, менә хәзер Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан портфель алырга барганда да дулкынландым. Хәтта Гагарин Кубогы финалыннан да ныграк. Чөнки анысы таныш әйбер иде, ә монысы яңалык. Дөресен әйткәндә, беренче тапкырдан ук депутат була алырмын дип уйламадым. Мин бик шат, яңа юлга кердем, яңа эшкә өйрәнәм, файдалы депутат булырга тырышачакмын.

Рәсим Баксиков Россия Герое:
– Төп бурычым алдан ук билгеле иде. Максатым – СВО ветераннарына, анда катнашучыларга ярдәм итү. Сораулар, мәшәкатьләр җитәрлек. Башка депутатлар да моны аңлый, бу эштә бергә эшләрбез дип уйлыйм. Бернинди дә дулкынлану юк: хәзер дә, сайлау алдыннан да. Мин әзер.

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:
– Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешмада эшләгән җитәкче буларак, халкыбызны борчыган мәсьәләләр миңа яхшы таныш. Югары мөнбәр, миңа тел, мәгариф, мәдәният, әдәбият, милли мирас, гомумән милләт үсешенә кагылышлы сорауларны күтәреп, аларны чишү юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек тудырачак. Әлбәттә, Татарстан – күпмилләтле республика. Мин алда санаган мәсьәләләр барлык милләтләргә дә кагыла. Бу минем көндәлек эшем. Бу юнәлештә миңа ышаныч белдергән сайлаучыларның теләкләрен ишетеп, алар күтәргән мәсьәләрне алга сөрергә мин әзер.

Марат Бариев, Татарстанның спорт гимнастикасы президенты:
– Үзем өчен берничә юнәлеш билгеләдем. Беренчедән, СВОда катнашучылар, аннан кайтканнар, аларның гаиләләренә ярдәм итү. Икенчедән, мине белем бирү, кадрлар әзерләү өлкәсендәге проблемалар борчый. Эшләргә кеше җитми, булганнарының әзерлеге тиешле дәрәҗәдә түгел. Дәүләт бу юнәлешкә игътибарны тагын да арттырыррга тиеш. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүгә үземнән өлеш кертәсем килә. Яшь буынны селкетергә кирәк. Бу эштә туры юл – спорт. Анысы өчен кадрлар, мөмкинлекләр кирәк. Республикада бу мәсьәләдә шартлар башкалар белән чагыштырганда яхшырак, әмма барыбер җитми.

Илгиз Зәйниев, режиссер, “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе:
– Җаваплылыкны аңлыйм, чөнки монда кабул ителәчәк карарлар бик күп кешеләрнең тормышына йогынты ясый. Дәүләт Советы бинасының бусагасын тел, мәдәният, мәгариф, сәнгать өлкәсендә файдалы булырмын дигән өмет белән атлап кердем. Еллар дәверендә җыйган тәҗрибә бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйм. Республикадагы барлык театрлар белән диярлек эшләгәнем бар, борчу һәм шатлыкларын яхшы беләм. Миңа калса, сәнгать өлкәсендә читтән караганда вак кына булып күренгән кайбер әйберләрнең чынлыкта мөһим икәнлеген аңлата белергә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү