Аксубай һәм Лениногорск районнарының яңа җитәкчеләре билгеле

Бүген Аксубай һәм Лениногорск районнарында җирле башкарма комитетларның яңа җитәкчеләре билгеле булды. Бу вазыйфаларны Алмаз Мингулов һәм Марат Гирфанов башкарачак.

Моңа кадәр бу районнар белән җитәкчелек иткән Камил Гыйльманов һәм Рәгат Хөсәенов “Бердәм Россия”нең партия исемлеге буенча Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайландылар. Бүген Аксубайда һәм Лениногорскида район советы сессияләре узды.

Алмаз Мингуловка 42 яшь. Ул тумышы белән Аксубай районыннан. Моңа кадәр КФУда – проректор, 2014-2022 елларда Татарстан спорт министры урынбасары булып эшләде.
Марат Гирфанов 1980 елда Коми Республикасында туган. 2021 елдан бирле Әлмәт районы башлыгы урынбысары булып эшләде.
Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген Теләче район советы сессиясендә Айрат Фәтхуллинны район башлыгы итеп сайлап куйдылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү