Татарстанда рәсми рәвештә мәшгуль булучыларның 79 проценты эшеннән китәргә әзер. Шул исәптән һәр икенче кеше яңа эш урынын көн саен эзли. HeadHunter компаниясе әле яңа гына тәкъдим иткән шаккатыргыч саннар бу! Юк, кыен булганга качмыйлар, ә яхшырак җир эзлиләр. Республикада, хәер, ил күләмендә дә эшсезлек дәрәҗәсенең иң түбән күрсәткечкә төшеп җитүе яңа чынбарлыкка китерде: эш күп, тик эшләргә кеше юк. Хезмәт базарын алда ни көтә? Яхшы эш кайда бар? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Бергә – унбиш
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу елның августында республикада 3542 эшсез теркәлгән. Шул ук вакытта, хезмәт базарында аларга 53799 буш вакансия бар. «Татарстанда бер эшсезгә унбиш эш урыны туры килә», – диде министр Эльмира Зарипова.
Рәсми саннардан күренгәнчә, бу елның апрель – июнь айларында республиканың эшче көчен 15 яшьтән дә өлкәнрәк булган 2 миллион 40 мең кеше тәшкил иткән. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,17 процент. Чагыштыру өчен, ил күләмендә әлеге күрсәткеч 2,7 процент тәшкил итә.
Республиканың Түбән Кама (0,29%), Әгерҗе (0,27%) һәм Мөслим (0,24%) районнарында эшсезлек дәрәҗәсе республика күләмендәге уртача саннардан зуррак. Иң түбән күрсәткечләр исә Лениногорск, Чистай һәм Алексеевск районнарында теркәлгән (һәркайсында – 0,05%).
Җәй башы белән чагыштырганда, эшсезләр арасында хатын-кызлар, 16–29 яшьлекләр, яңадан эшкә урнашырга теләүчеләр саны арткан, ди белгечләр. Бу көз җитүгә дә бәйле, әлбәттә. Ник дисәң, хезмәт базарында сезонлы эшләр тәмамлана.
«Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды җитәкчесе урынбасары Елена Бондаренко фикеренчә, эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы хезмәткәрләрне түгел, ә эш бирүчеләрне кыен хәлдә калдырды.
– Хәзер оешма-предприятие җитәкчеләре белгечләрне ничек тотып калырга белми. Хезмәт хакларын күтәрү хисабына да эшчеләрне кызыксындырырга тырышалар. Тик соңгысы бөтен тармакта да бертөрле түгел. Аерым алганда, оборона-сәнәгать комплексы, IT тармактагы югары хезмәт хаклары халыкның тагын да күбрәк акча эшләү теләген арттыра. Мәсьәләнең тагын бер ягы: хезмәт базарында көндәшлек булмагач, эш эзләүчеләр үзләрен иркен тота. Балык тирәнрәк урын эзләгән кебек, кешеләр дә яхшырак җиргә омтыла, – ди ул.
Елена Бондаренко сүзләренә караганда, яшьләр эш урынын алмаштыруга аеруча җиңел карый.
– Яшь буын әхлакый яктан да, матди яктан да эш бирүчегә бәйле түгел. Шуңа күрә оешмадан – оешмага, шәһәрдән – шәһәргә, хәтта илдән илгә күчеп китәләр. Хәзерге яшьләрнең, аларның әти-әниләренә хас булганча, фатирга, машинага, тотрыклы хезмәт хакына бәйле матди кыйммәтләре юк. Аларга бәйсезлек, тормыштан тәм табып яшәү, сәяхәт итү өстенрәк. Шуңа күрә өйләнергә дә, бала табарга да ашыкмыйлар, – ди Елена Бондаренко.
«Кирәкми ботка!»
HeadHunter белгечләре үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, Татарстанда рәсми рәвештә мәшгуль булучыларның 79 проценты эшеннән китәргә әзер. Аларның 49 проценты яңа эш урынын көн саен эзли. Тагын өчтән бере моның өчен берни дә эшләми, китү турында уйлыйлар гына. 4 проценты исә киләчәктә үз эшен ачарга хыяллана. Республикада яшәүчеләрдән: «Эштән китү теләгенә, хезмәт хакыннан кала, тагын нәрсә тәэсир итә?» – дип тә сораганнар. Иң еш яңгыраган җаваплар арасында карьера үсеше (49 процент), яхшырак хезмәт шартлары (42 процент), әйбәт коллектив (41 процент) бар.
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча җитәкчесе урынбасары Мария Ефлова әйтүенчә, бүген хезмәт базары эш бирүчегә түгел, ә эш эзләүчегә буйсына.
– Соңгы 20–30 елда вазгыять нинди иде: эш бирүчеләр, артык иркәләнеп, шәп һөнәр иясе килгәнне көтеп кенә утырдылар. Әле: «Юк, син безгә ярамыйсың», – дип кире борырга да күп сорамыйлар иде. Хәзер исә аларга барып ялынучы юк. Чөнки белем бирү, белгечләр әзерләү системасы тамырдан үзгәрде. Безнең институт мисалында гына карыйк: без журналистика, социология, фәлсәфә кебек 12 төрле юнәлеш буенча белгечләр әзерлибез. Моңарчы вуз тәмамлаган кеше аерым бер юнәлеш буенча һөнәр иясе булып чыкса, бүген алар – төрле компетенцияләргә ия киңкырлы шәхесләр. Ягъни безнең институтны тәмамлаучылар журналист та, социолог та, сәясәт белгече дә булып эшли ала. Аларга зуррак мөмкинлекләр ачыла. Шуңа күрә бүгенге шартларда остазлык мәктәпләрен кире кайтару мөһим. Заводка теге яки бу эшче кирәк икән, алар алдан ук вузга килеп, укыту эшендә катнашырга, практика узарга чакырырга, студентларны кызыксындырырга, яхшы эш шартлары тудырырга тиеш. Мәсәлән, элек миңа һәр иртә саен бер үк төрле ботка ашарга туры килгән ди, ә хәзер минем алда берьюлы унбиш төрле ризык тора. Мин аларның тәмлерәген сайлаячакмын, әлбәттә. Алдагы 20 елда хезмәт базарында вазгыять әнә шундый булачак, – ди социология фәннәре докторы.
Мария Ефлова сүзләренә караганда, бүген социаль-гуманитар тармакта диплом алган белгечләрнең 20 проценты гына үз юнәлеше буенча эшли. Чөнки хезмәт базарында укытучы, тәрбияченекенә караганда, акчалырак, җаваплылыгы азрак булган эш урыннары күп. Бер генә мисал: Казандагы 131 нче номерлы балалар бакчасыннан бу җәйдә генә дә 12 хезмәткәр эштән киткән. Болай булса, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре үзләре дә качып бетмәгәе. Беткән ди эш!
Аена 220 мең сум
Рәхәт, димәк, иң беренче чиратта, акчалы эшне «ВТ» хәбәрчесе дә эзләп карады. Казанда чат саен диярлек урнашкан азык-төлек кибетендә пешекчегә ике көн эшләп, ике көн ял иткән өчен аена 40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Сатучы-кассир – 75 мең сум, бухгалтер – 80 мең сум, машина йөртүче – 120 мең сум, складта төнге сменада эшләргә риза булучылар 150 мең сум хезмәт хакына өмет итә ала. Соңгыларына аерым белгечлек һәм эш тәҗрибәсе дә кирәкми, үзләре өйрәтәләр. Казанда сыер савучылар да кирәк хәтта. Шундый игъланнарның берсендә 60 мең сум хезмәт хакы ышандырганнар. Чаллыда рәсем дәресе укытучысына – 30 мең сум, «Е» категорияле йөртүчегә 220 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Түбән Камада сыра агызып сатучыга – 45 мең сум, балта остасына 250 мең сум түлиләр.
Авылда эш мәсьәләсе үзгә, билгеле. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында 69 мең кеше эшли. Шул ук вакытта ел башындагы саннардан күренгәнчә, агросәнәгать комплексында 2600 эш урыны бар.
Психолог, коуч Гүзәл Харисова фикеренчә, эшне алмаштырудан куркырга кирәкми.
– Чит ил галимнәре үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, эш урынын биш елга бер тапкыр алмаштырып торырга кирәк. Бу сезнең өчен дә, эш бирүчегә дә файдага гына. Чөнки яңа килгән белгеч үзен күрсәтергә теләп тырышып эшләячәк. Ә еллар узган саен, нәтиҗәлелек кими. Әгәр үзегезне арыган, кәефсез хис итәсез, җитәкчелек һәм хезмәттәшләрегез белән уртак тел таба алмый башлагансыз икән, димәк, сезгә үзегезне яңа урында сынап карарга кирәк, – ди белгеч.
Татарстанда кытлык зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләрнең кайберләре
Монтажчы | 66,2 мең сум |
Слесарь-ремонтлаучы | 64 мең сум |
Бетончы | 58,9 мең сум |
Инженер | 56,7 мең сум |
Администратор | 48,5 мең сум |
Тегүче | 40,6 мең сум |
Шәфкать туташы | 33 мең сум |
Тәрбияче | 25,3 мең сум |
Сакчы | 25,3 мең сум |
Урам җыештыручы | 24,7 мең сум |
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары
Сан
Халык арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләргә бәхет өчен аена уртача 250 мең сум хезмәт хакы кирәк. Мәскәүдә ай саен – 276 мең сум, ә Казанда 240 мең сум алып эшләү турында хыялланалар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat