Казанга алдылар. Татарстан Дәүләт Советына сайлаудан соң өч районда җитәкчелек алмашына

Татарстан Дәүләт Советына сайлаудан соң өч районда җитәкчелек алмашына. «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча сайланган Теләче, Аксубай һәм Лениногорскиның элеккеге башлыклары депутатлар сафына нинди уй-ниятләр белән кушыла? Бу районнарда дилбегәне кем кулына тапшыралар? «ВТ» хәбәрчесе әнә шуларны белеште.

«Глава» кәнәфиен депутатныкына алмаштырган башлыкларның иң тәҗрибәлесе – 68 яшьлек Камил Гыйльманов. Гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән җитәкче Аксубай районы белән 2008 елдан бирле идарә итте. Шул елларда башкарган төп эшләр турында сөйләгәндә, ул юл төзелешенә аерым тукталды. «Эшли башлаганда, 67 авыл юлсыз иде. Шуларның икесендә генә эшләп бетерәсе калды. Ә менә су белән тәэмин итү юнәлешендә эшләр күп әле», – диде ул. Дәүләт Советындагы эшчәнлеккә килгәндә, Камил Гыйльмановны авылларның киләчәге борчый. «Авыллар өчен программалар күп булсын иде.   Кече бизнеска күбрәк мөмкинлекләр булдырырга, эш урыннары корырга кирәк. Мәктәпләр, авылның мәдәнияте һәм теле турында онытырга ярамый. СВОга киткән егетләрнең күбесе авылдан. Барысы да авылга барып тоташа», – ди депутат. Сүз уңаеннан, Камил Гыйльманов парламентта Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссияне җитәкләргә мөмкин.

Аксубай районын исә 42 яшьлек Алмаз Мингулов кулына ышанып тапшырдылар. Моңа кадәр ул КФУда – проректор, 2014–2022 елларда Татарстан спорт министры урынбасары булып эшләде. Хәзер туган районында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкарачак.

62 яшьлек Рәгать Хөсәенов Лениногорск районын 2009 елдан бирле җитәкләде. Татарстан парламентында ул Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе булырга мөмкин. Рәгать Хөсәенов сүзне кыска тотты: «Эш беркайчан да бетми. Уйлаган эшләрнең күпчелеге эшләнде. Алдагы тормышта да эшләр бик күп. Тәҗрибәм ярдәм итәр, дип уйлыйм». Рәгать Хөсәенов киткәч, район белән әлегә башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасында Марат Гыйрфанов идарә итәчәк. Ул 1980 елда Коми Республикасында туган. 2021 елдан бирле Әлмәт районы башлыгы урынбасары булып эшләде.

Нәҗип Хаҗипов Теләче районына нибары 5 ел җитәкчелек итте. Әле узган атнада гына 67 яшен тутырган депутат тумышы белән Саба районының Сатыш авылыннан. Хезмәт биографиясендә баш зоотехник, авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы, партия секретаре, хуҗалык рәисе, район башлыгы урынбасары кебек вазыйфалар бар. 2003–2019 елларда ул Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек-министры урынбасары булып эшләде. «Теләчедә эшләгән чорда район халкы, инвесторлар ярдәме белән яңа технологияләр кертү буенча шактый эш башкарылды. Яңа комплекслар төзелде, орлык әзерләү һәм чистарту заводы ачылды, юллар салынды. Яшьләр үзәге төзедек, мәктәпкә янкорма салдык, хастаханәне төзекләндердек. Бер көн дә тик утырмадык, башкарган эшләр күз алдында. Республика җитәкчелегенә, министрлыкларга рәхмәт. Әлбәттә, тормыш бер урында тормый, камиллекнең дә чиге юк. Алга таба планнар бар иде, проектлары әзер. Аларны яңа җитәкчелек эшләп чыгар, дип өметләнәм. Дәүләт Советы – минем тормышта яңа этап. Булган белем, тәҗрибәне файдаланып эшләргә җыенам. Республиканы шактый яхшы беләм дип әйтсәм, ялгыш булмас. Эшкә бөтен көчне бирәчәкмен», – диде Нәҗип Хаҗипов. Ә районның яңа башлыгы итеп 43 яшьлек Айрат Фәтхуллинны сайладылар. Әлегә кадәр ул Нәҗип Хаҗиповның урынбасары булып эшләде.

Сентябрь башында узган сайлаудан соң Мамадыш һәм Югары Ослан районнарында җитәкчеләр билгеләнде. Вадим Никитин белән Евгений Варакин моңа кадәр җирле башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгәннәр иде, хәзер рәсми рәвештә район башлыклары булдылар. Билгеле булганча, Мамадыш районы белән 13 ел дәвамында идарә иткән Анатолий Иванов июньдә Дәүләт Думасында эшли башлады. Югары Осланның элеккеге башлыгы Марат Зыятдинов исә Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкли.

 

Кем урынына кем килде?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү