Татьяна Бакальчук зыян күргән гаиләләргә ярдәм ителәчәге турында белдергән.
Эшмәкәр, илдә иң зур маркетплейска – Wildberries компаниясенә нигез салган Татьяна Бакальчук бүген – 19 сентябрьдә кайгы көне игълан ителүен белдергән.
Компаниянең үзәк офисына һөҗүм ителүгә бәйле бу. Фаҗигадә 2 сак хезмәткәре һәлак булган, берничә кешегә зыян килгән.
Эшмәкәр ханым әйтүенчә, маркетплейс хезмәткәрләре инде күптән команда әгъзалары гына булудан туктап, зур бер гаиләгә әйләнгән.
Бакальчук сүзләренә караганда, компания һәлак булган һәм зыян күргән хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итәчәк. Ул шулай ук һәлак булганнарның рухына дога кылырга чакырган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat