Күптән түгел татар җәмәгатьчелегенең бер өлешенә режиссер Радик Кудояров төшергән «Кара урман» фильмын тәкъдим иттеләр. Җәлилчеләр турындагы 2,5 сәгатьлек кинокартинадан соң төрле фикерләр ишетелде. Ни өчен режиссер нәкъ менә әлеге шәхесләр турында сөйләргә алынган? Бу фильмда чынбарлык кайда тәмамлана да, шәхси күзаллау кайдан башлана? Бу сорауларны режиссерның үзенә бирдек, аның тәнкыйтькә карашын белештек.
Батырлык
– Муса Җәлил сезнең өчен кем? Бер интервьюда сез гаиләгезнең аңа бәйле булуын әйткәнсез.
– Чыннан да, минем бер бабам – Татарстанда шактый билгеле шәхес – аның белән таныш, хәтта иптәшләр булганнар. Мин моны фильмны әзерләп бетергәндә генә белдем. Ләкин минем әлегә бу хакта җентекләп сөйлисем килми. Чөнки киләчәктә Муса Җәлил турында документаль фильм төшерергә хыялланам, барлык серләрне шунда ачарга уйлыйм.
– Бу шәхес турында сөйләргә ни өчен алындыгыз?
– Бәлки бу сәер яңгырар, әмма мин үземне бер генә фильмымның да режиссеры итеп хис итмим. Мин – җиткерүче. Кем өчендер бу әкият кебек яңгырар. Бу очракта үземне шушы вакыйгаларның кечкенә бер өлеше итеп хис итәм. Мин ул кешеләрнең аянычлы, бик тирән язмышын сөйлим. Аларның батырлыгында өлешем юк, ләкин төп бурычым – ул батырлыкның мәгънәсен аңлау. Сез менә ничек уйлыйсыз, аның мәгънәсе нәрсәдә?
– Миңа калса, Ватаныңны яратудадыр. Ә сез нинди нәтиҗәгә килдегез?
– Менә! Аларның батырлыгының төп мәгънәсе шул. Әмма ул без уйлаганнан күпкә тирәнрәк. Без хәзер инде күз алдына да китерә алмыйбыз, әмма «Идел-Урал» легионына эләккәннәрнең барысы да үз Ватаннарында күпме сынау узган. Революция, Гражданнар сугышы, ачлык, репрессияләр… Әйтергә генә җиңел. Ә иң мөһиме – алар үзләре генә түгел, якыннары да күпме иза чиккән. Һәм шуларның барысына да карамастан, алар үлемне Ватанга хыянәт итүдән өстен күргән. Аларга үз илләрендә күргән сынаулар турында әледән-әле искә төшереп: «Сезне мыскыл итәләр бит! Большевикларның күрмәгәнен күрсәтергә кирәк!» – дип торганнар югыйсә. Мин бераз арттырам, әлбәттә, әмма мәгънәсе үзгәрми.
Һәм ничек кенә юмалаганнар бит: ашатабыз, эчертәбез, киендерәбез, ЯШӘРГӘ мөмкинлек бирәбез… Вәсвәсәгә бирелер өчен күп кирәк булдымы икән? Дошман әсирлегенә төшкән кешеләрнең совет хакимиятенә дәгъвалары булмагандыр, дисезме? Менә хикмәт нәрсәдә.
Килмешәк
– Фильмны 21 көн төшергәнсез. Ә аңа кадәр күпме әзерләндегез? Нинди документларга таянып эшләдегез?
– Миңа һәрвакыт кеше кулы тимәгән өлкәләргә керү кызык. Авырлыкларны яратсаң, тормыш җиңеләя ул. Әйтик, ни өчен фильмда Рудольф Фляйшманга зур игътибар бирелә? Ул бит – антагонист, явыз кеше. Ләкин антагонистлар турында да сөйләргә кирәк. Фляйшман – җыелма образ, өч-дүрт кешене берләштергән персонаж. Шуларның берсе – Роланд Фрейслер. Беренче бөтендөнья сугышы елларында ул рус армиясенә әсирлеккә төшә, большевиклар белән аралаша, ахыр чиктә, РКП(б)га керә. Соңыннан азык-төлек белән тәэмин итү комиссары булып хезмәт итә. Фильмда да: «Мин сезнең революциягез турында яхшы беләм. Мин продразверсткада хезмәт иттем. Сиңа бу сүз танышмы?» – ди ул. Ул каршында басып торучыларның ничек иза чиккәнен яхшы белә чөнки. Берәүнең дә бу чынбарлыкны кабул итәсе килми. Кабул итәсегез килми икән, тарихтан 1918–1953 елларны бөтенләй сызып ташлагыз алайса! Менә шуннан соң мин дә кино төшерүдән туктармын.
– Сүзебез фактлар турында иде. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында нинди фактлар табылды?
– Әйткәнемчә, минем әлегә тәфсилләп сөйлисем килми. Күңелемнән генә документаль фильм өчен шактый кызыклы фактура «сыздым». Менә аның очына чыга алсам, Җәлил буенча белгечләр өчен утырып уйларлык форсатлар булачак.
Минем шуны әйтәсем килә. Менә без: «Җәлил, Җәлил!» – дибез. Фильмның да тулысынча татарлар турында булуын телибез. Ләкин бу хакта бөтен дөньяга сөйлисебез килә икән, үз чикләребездән чыгарга кирәк. Менә мине, килмешәк, диләр инде. Шул ук вакытта бердәмлек турында лаф оралар. Туганнар, Җәлилнең көрәштәшләрен барлап чыгыгыз әле: кем килмешәк соң анда? Оренбургта туган Җәлилме? Казахстанда туган Кормашмы? Я, кайсы?
Бу фильм Җәлил һәм Кормаш турында гына түгел. Ул татарныкы яки русныкы гына да түгел. Бу – барыбызның уртак тарихы. Ул ата-бабаларыбыз яшәгән, без яши торган һәм безнең балалар яшәячәк җирләр турында. Ул бер генә жанр һәм вакыт кысаларына да сыймый. Чөнки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрми. Кешелек үзгәрми.
Мәңгелек
– Җәлил белән Фляйшманның диалоглары Пилат судын хәтерләтүе, кинокартинада Гете, Гомерның булуы шушы фикерне расларга тиешме?
– Гомер да, Гете да, Понтий Пилат белән Гайсә пәйгамбәр арасындагы сөйләшүне сурәтләгән Булгаков та яхшылык һәм яманлык турында шулкадәр үтемле итеп фикерләгән. Әмма алар – бер сәбәпнең нәтиҗәсе генә. Төп сәбәпче – Аллаһы Тәгалә. Нәкъ менә ул бу дөньяга Адәм белән Һаваны яраткан. Шул ук вакытта яхшылык һәм яманлык та иңгән. Бу дөньяда иң мөһиме – менә шушы ике әйбер. Баланс. Бу – мәңгелек хакыйкать. Сез алай дип уйламыйсызмы?
– Җәлилнең Гайсә пәйгамбәр белән тәңгәллеге миндә барыбер каршылык уятты. Миндә генә түгелдер дип уйлыйм. Татар тамашачысы моны кабул итмәс, дип курыкмадыгызмы?
– Сезнең бер өстенлек бар: сез яшь (көлә). Ә асылда, бар кешегә дә ошап булмый. Мин бу фильмга бар кеше дә гашыйк булуын бик телим дә бит, әмма гадәттә матурлыкка һәм химиягә генә гашыйк булалар. Бу очракта бу хикәятнең химиясе дә, ул үзе дә коточкыч ямьсез. Монда кешеләр тәмуг проекцияләренең берсенә эләгә. Кем дә булса тәмугка гашыйк булырга телиме икән? Юк дип уйлыйм. Әмма кешеләр үз гамәлләре белән янә тәмугка эләкмәсен өчен, бу турыда сөйләргә кирәк. Миңа калса, бу – татар тамашачысына ошарга тырышудан күпкә мөһимрәк максат.
– Фильмны караганнан соң, мин шактый эзләндем һәм җәлилчеләрнең соңгы минутларында алар янына Коръән тотып кергән Усман мулланың хатирәләренә юлыктым. Сезнең фильмда аларны католик рухани озата. Аңлатып китсәгез иде.
– Чынлыкта анда мулла түгел, Ярытка атлы католик рухани була. Бу – документаль расланган факт. Мин кайберәүләрнең фантазияләренә каршы килмәсәм дә, хаклык яклы. Әмма кызганыч, күпләр бер детальгә игътибар итмәгән. Бу батыр егетләр һәлак булгач, фильмда «Ясин» сүрәсе яңгырый. Мин композитордан бу сүрәне көйгә салуын үтендем. Шул рәвешле мин алар рухына дога кылам. Менә шул турыда искәртергә теләгән кешене тәнкыйтьләүчеләр җәлилчеләр рухына ничә тапкыр дога кылды икән?
Чынбарлык
– Сез бу фильмны, бер генә жанр кысаларына да сыймый, дидегез. Шулай да документальлек һәм автор күзаллавының пропорциясе нинди?
– Мин мондый әйберләргә математика күзлегеннән карарга киңәш итмәс идем. Ул катлы-катлы ризык кебек. Бер мәртәбә карыйсың, бер нәрсә күрәсең, икенчесендә – башканы. Ул бит тамашачының әлеге темадан ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуыннан тора.
– Сез бит – документалист. Ә нигә бу турыда документаль фильм төшермәдегез?
– Чыннан да, документальлектән аерылу шактый авыр булды. Әмма мин нәфис фильм төшерү турында уйлап йөри идем. Моның өчен шактый материалым да бар иде, ә мин Җәлилдән башларга булдым. Эш шунда гына.
– Ә бу тарихны документаль жанрда дәвам иттерү инде хыял гына түгел, максатка әйләндеме?
– Дөресен генә әйткәндә, ул – хыял гына. Бушка кино төшереп булмый, кызганыч. Икенчедән, ул вакыйгалардан соң сигез дистә ел узып киткән. Ул тарихны күпләр инде гүргә алып киткән. Ә бит бу турыда әле сөйлисе дә сөйлисе, бу өлкәне өйрәнәсе дә өйрәнәсе… Ягъни бу фильмны төшерергә әзерлек этабына гына да күпме рухи һәм матди көч кирәк. Тагын бер каршылык – сиңа ярдәм итә алырдай кешеләрне күндерү. Сезгә Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында документаль фильм кирәкме? Тарихны онытмыйк, дисезме? Бердәм булырга кирәкме? Ярдәм итә аласыз икән, әйдә, эшлик. Сүздә калмасын.
– Фильмда Татарстан артистлары да катнаша. Алар барысы да – театр артистлары. Бездә кино артистлары гомумән аз. Алар белән эшләүне ничек бәялисез?
– Без Татарстанның үз киноартистлары булсын дип тырыштык та инде. Фильмда төп рольне Зөлфәт Закиров (Тинчурин театры артисты. – Авт.) башкарды. Ләкин башта без бу рольгә башка актерны билгеләдек. Зөлфәт инде Кормаш ролен өйрәнә иде. Шәхсән минем өчен шактый сәер сәбәпләр аркасында, без алдан билгеләнгән кеше белән эшли алмадык. Ул да татар актеры, бик билгеле актер иде. Әмма мин Зөлфәттән бик канәгать калдым. Ахыр чиктә бар да хәерлегә булды.
– Минем фильмда яңгыраган җырларга тукталасым килә. «Кара урман», «Умырзая», «Әллүки» – барысы да безнең өчен кадерле көйләр. Ләкин нигәдер Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар көткән идем.
– Ул шулай ук могҗиза булды. Мин бу җырларны ишетүгә, аларның фильмның кайсы өлешенә, ничәнче минутларына ятачагын күз алдына китердем. «Умырзая»ны гына алыйк. «Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы // Зур чәчәкләр белән җыелып; // Юк, мин үлмәс идем // Умырзая кебек, // Умырзая кебек боегып…» Һәм шул мизгелдә экранга Җәлил һәм аның көрәштәшләренең сурәтләре чыга. Бу юллар аларның тормышын тасвирлый кебек.
– Муса Җәлилнең балалары бу фильмны күрдеме?
– Юк. Мин, гомумән, фильм әзерләгәндә туганнар белән эшләмим, сөйләшмим. Үзем эшлим. Әзер булгач, телиләр икән, карыйлар. Бу явызлыктан эшләнми. Туганнар – теге яисә бу шәхес өчен бары тик туган гына. Аларның башка мөнәсәбәте юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat