Күңел хушланган вакытларда бездән дә әйбәтрәк кеше булмый, тирә-ягыбызга күз салабыз да шөкрана кылабыз. «Аллага шөкер, хәзер бөтен нәрсә дә бар бит!» – дибез. Чынлап та шулай бит. Бөтен нәрсә дә бар. Элек авыл кешесе печәнне урман-кырдан әзерли торган иде, хәзер бакчада үсә, кәефең килгән саен чыгасың да чабасың. Утын әзерләп ярты картая торган идек. Хәзер андый мәшәкать тә бетте. Иртән торып мичкә ягып маташасы юк, төймәгә генә басып җибәрәсе – өең шундук җылына. Хәтта «тышка чыгу» дигән сүз дә элекке мәгънәсен җуеп бара, кешенең туалет-ваннасы өендә. Бөтен нәрсә дә бар. Кибетләргә керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Элек бит авыл кибетендә шикәр-перәнниктән башка тәм-том тапмалы түгел иде. Шәм яндырып эзләсәң дә. Хәтта шәме дә юк иде. Хәзер бөтен нәрсә бар.
Мин шулай дисәм, бер танышым гел өстәп куя: «Әйе, – ди, – бөтен нәрсә дә бар. Сыйфаты гына юк». Һәм сөйләп китә: «Күптән түгел кадак сатып алган идем, берсен кагарлык булмады. Какканны да көтеп тормыйлар, чүкечне күрү белән кәкрәя башлыйлар. Ышанмасаң, телефон пыяласына кагып кара – пыялада эз дә калмый, ә кадак кәкрәя». Монысын аз гына арттыра бугай ул. Я кадакларның барысы да андый түгел. Мин какканы кәкрәймәде.
Бер карасаң, ул да хаклы инде. Әйберләрнең хәзер чынлап та сыйфаты чамалырак бугай. Менә мин дарулардан гына да әйтә алам… Элек бер аспирин эчеп куйсаң, бөтен чирләрне юкка чыгара торган иде. Элек шул бу… Бер илле еллар чамасы элек бөтен дарулар да сыйфатлы иде. Хәтта кесәдә йөртсәң дә файдасы тия. Хәзер һәрбер чир өчен аерым дару эчәргә кирәк, хәтта берничә төрлене. Ә файдасы юк.
Дару гына түгел, агуы да шулай икән. Көз җитеп, көннәр суыта башлагач, тычкан-күсе заты өй тирәсенә елыша бит инде. Менә шуларны пыр туздырырга дип, агу алып кайттым. Ярма рәвешендә эшләнгәне дә бар, кәнфит кебеге дә. Тычканнар шулхәтле яратып ашый, хәтта төнлә торып эзләп йөриләр. Хәтта мин табынга утырсам да: «Безнекен ашамыймы икән?» – дип, тишектән башларын тыгып карыйлар да тынычланып кире китәләр. Мин тагын алып кайтам боларга. Тагын. Тагын. Бер мәлне карасам, болар теге агу дип сатыла торган нәрсәләрне ашап симерә башладылар. Пингвин кебек йөриләр. Анысы да ярап куйды, ботларыннан тотып урамга чыгарып аттым. Ул агуны бөтенләй файдасыз дип тә әйтә алмыйсың инде шулай булгач, тик башта озак кына ашатып симертергә кирәк, шуннан тотарга җайлы була.
Хөкүмәтне дә гаепләрлек түгел, бер карасаң. Ходай биргән нәрсәләрнең дә сыйфаты төрлечә була бит. Менә быел кишер акробатлар кебек төрле кыяфәткә кереп үсте, кызыл чөгендер сумоист шикелле таза булды. Ә бәрәңге чери. Аптырагач, бер акыл иясеннән: «Нишләргә инде, бәрәңге чери бит…» – дип сораган идем, болай дип җавап бирде: «Черемәгәнен ашарга кирәк».
Бер карасаң, хаклы ул. Чынлап та шулай, булганына шөкер итәргә кирәк. И, Аллага шөкер, хәзер бар нәрсә дә бар инде…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat