Коррупциянең дәүләт иминлегенә һәм халык тормышына нинди куркыныч тудырганын әйтеп торасы юк. Аңа каршы республикада нинди эш алып барыла? Халык бу проблема турында ни уйлый? Бу хакта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм Илдусович, республикабызда әлеге проблеманы хәл итү буенча нинди эш алып барыла? Нәтиҗәләр нинди?
– Алдан шуны ассызыклыйм: Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча системалы эш алып барыла, бу юнәлештә профилактик чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Республикада бөтен илдәге кебек үк, коррупциягә каршы эшчәнлек федераль кануннар нигезендә алып барыла. Төп документ – коррупциягә каршы Россия Президенты тарафыннан раслана торган илкүләм планнар. Хәзерге вакытта җиденче илкүләм план гамәлгә ашырыла, ул быел тәмамлана. 2025 елда Коррупциягә каршы көрәшнең яңа илкүләм планын кабул итү ниятләнә, ул алдагы елларда әлеге күренешкә каршы көрәшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк.
Моннан тыш, Татарстанда 2014 елда Республика Хөкүмәте тарафыннан расланган «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырыла. Ул төбәктә коррупциячел хокук бозуларны булдырмауны җайга сала торган төп документларның берсе булып тора.
Программа коррупцияне булдырмый калуга юнәлдерелгән. Ул коррупциягә каршы белем бирү һәм пропаганда, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, шулай ук бу эшчәнлеккә җәмәгатьчелекне җәлеп итү юлы белән җәмгыятьтә андый күренешләргә карата түземсезлек формалаштыруны үз эченә ала.
2024 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы стратегик планлаштыру документларына заманча таләпләр нигезендә әзерләнгән яңа редакциядә бәян ителде. Шуны исәпкә алып, программа ике өлешкә: проект һәм процесс өлешенә бүленгән. Проект өлеше 11 бурычны һәм 76 чараны, ә процесс өлеше программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләүнең 20 күрсәткечен үз эченә ала.
Программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен индикаторлар каралган. Узган ел барлык 47 индикатор да планлаштырылган күрсәткечләргә ирешкән. Программа чараларын гамәлгә ашыру күрсәткечләренең цифрлы мисаллары итеп түбәндәгеләрне китерергә мөмкин: 7800 укыту-белем бирү чарасы, 30 меңнән артык норматив хокукый актлар проектына коррупциягә каршы экспертиза, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган 6000нән артык материал, белем алган 800дән артык хезмәткәр.
– Татарстан Юстиция министрлыгы хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрә. Бу эш ничек оештырылган?
– Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза коррупцияне профилактикалауның мөһим коралы булып тора. Ул актларны эшләү һәм кабул итү этабында коррупциячел факторларны ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә. Ни өчен? Чөнки коррупциячел факторлар булган норматив хокукый актны кабул итү гражданнарның хокукларын бозу һәм явызларча файдалану өчен шартлар тудыра.
Татарстанда норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертизаның күпбаскычлы системасы булдырылды. Аны Татарстан Министрлар Кабинеты карарлары проектлары мисалында карарга мөмкин. Карар проектлары республика башкарма хакимият органнары тарафыннан эшләнә.
Мәсәлән, төзелеш өлкәсендәге проект – Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проект – Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан. Проект коррупциягә каршы беренчел экспертизаны документны әзерләгән органда уза. Коррупциягә каршы уңай бәяләмә алгач, проект Татарстан Юстиция министрлыгына керә. Бары тик анда уңай бәяләмә алгач кына, карар проекты Республика Хөкүмәтенә кертеләчәк.
Мондый система коррупциячел факторлар булган актны кабул итү мөмкинлеген киметә. Проектлар экспертизасыннан тыш, министрлык муниципаль актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрә. Монда механизм беркадәр аерыла: экспертиза акт кабул ителгәннән соң оештырыла. Әгәр проект дәрәҗәсендә ачыкланган коррупциячел факторлар акт кабул ителгәнче бетерелсә, муниципаль актларда ачыкланган коррупциячел факторлар чынлыкта инде табыш алу өчен файдаланылырга мөмкин. Мәсәлән, республика районнарының берсендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турындагы муниципаль актларда министрлык коррупциягә этәрә торган факторны ачыклаган: балаларны социаль ярдәм алучылар исемлегенә кертү өчен кирәкле документлар исемлеге төгәл билгеләнмәгән булган. Бу ярдәм чараларын күрсәтүдән законсыз баш тартуга китерергә мөмкин иде.
Шундый ук хокук бозуларны бетерү һәм булдырмау максатларында ачыкланган коррупциячел факторлар турында мәгълүмат муниципаль берәмлекләр башлыкларына җибәрелә. Министрлык җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциячел факторларның бетерелүе буенча даими мониторинг алып бара.
– Документларда андый факторлар еш ачыкланамы?
– 2024 елның беренче яртыеллыгында республика дәрәҗәсендәге экспертизаны меңгә якын проект узды. Күпчелеге – Министрлар Кабинеты карарлары проектлары. Аларда 8 коррупциячел фактор ачыкланган.
2023 елда һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында 38 меңнән артык муниципаль актка экспертиза үткәрелгән. 818 актта коррупциячел факторлар ачыкланган.
– Рөстәм Илдусович, әйтегез әле, коррупциягә каршы экспертизаны министрлык хезмәткәрләре генә үткәрәме, әллә бу процесста гражданнар да катнаша аламы?
– Коррупцияне профилактикалауда җәмәгать контроле иң зур потенциалга ия. Дәүләт тарафыннан бу эшчәнлектә граждан җәмгыятенең катнашуының төрле формалары булдырыла. Иҗтимагый профилактика формаларының берсе – коррупциягә каршы бәйсез экспертиза. Аны Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан бәйсез экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән затлар үткәрә ала. Бүген Татарстанда 30га якын кеше аккредитацияләнгән.
Бәйсез экспертиза уздыру өчен, гавами хакимият органнары тарафыннан эшләнә торган барлык проектлар, сроклары күрсәтелеп, органның рәсми сайтында урнаштырыла. Билгеләнгән срокта бәйсез эксперт, теләсә кайсы проектны сайлап, аңа бәяләмә җибәрә ала. Узган ел бәйсез экспертлардан 11 бәяләмә кергән, 2022 елда – 100дән артык.
Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруны стимуллаштыру өчен, 2016 елдан республикада бәйсез экспертлар конкурсы үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр акчалата бүләкләр ала.
– Беренче карашка сәер булып тоелырга мөмкин, коррупциягә каршы экспертиза һәм аның турында хәтта күзаллаулары да булмаган гади кешеләрнең ни катнашы бар?
– Гражданнарның хокукларын, гарантияләрен, бурычларын гамәлгә ашыру норматив хокукый актлар нигезендә башкарыла. Актларда карарлар кабул итү срокларының, критерийларының булмавы, түрәләрнең бурычлары аныкланмау кеше хокуклары бозылуга, мәсәлән, гарантияле социаль ярдәм чараларын ала алмауга китерергә мөмкин. Коррупциягә каршы экспертиза һәр гражданның мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла.
– Кадрлар мәсьәләсе белән агымдагы эшләр ничек тора? Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны нәтиҗәле профилактикалау өчен кадрлар җитәме?
– Кадрлар мәсьәләсе бүген дәүләт һәм җирле хакимият өчен дә, бизнес өчен дә актуаль. Кадрлар алмашыну хакимият органнарының кадрлар составы яңаруга китерә, эшкә тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләр алына. Шуңа күрә эшкә яңа керешүчеләр өчен остаз булырлык стажлы хезмәткәрләрне эштә тотып калу мөһим.
Бүген дәүләт органнарындагы хезмәткәрләрнең 66 проценты һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренең 73 проценты өч елдан артык эш стажына ия. Эшкә яңа керешкән хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрүнең тагын бер юлы – белем бирү. Бу коррупцияне булдырмый калу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр өчен дә актуаль. Мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә махсуслаштырылган курслар гамәлгә ашырыла, алар ел саен 500гә якын хезмәткәрне колачлый.
Юстиция министрлыгында яңа билгеләнгән дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү» дип аталган стажировка мәйданы булдырылган. 2023 елда 8 дәүләт хезмәткәре һәм 16 муниципаль хезмәткәр белем алды.
– Республикада коррупциягә каршы алып барылган көрәшкә нинди бәя бирәсез?
– Социологик тикшеренүләр коррупция торышын бәяләүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Мондый тикшеренүләр республикада ел саен үткәрелә.
Мәсәлән, 2011 елда татарстанлыларның 60 проценты, аны җитди социаль проблема дип санап, коррупциянең үз тормышларына йогынтысын сизгән. 2023 елга бу күрсәткеч 46,5 процентка кадәр кимегән.
2011 елдан коррупциягә бәйле очракка бер тапкыр булса да эләккән сораштырылучылар саны ике тапкыр кимегән (21,2 проценттан 9,9 процентка кадәр). Сораштыру нәтиҗәләре буенча, коррупциягә бәйле очракка эләгеп, респондентларның 22,5 проценты андый факт турында хәбәр иткән.
Татарстанда коррупция дәрәҗәсен халык уртача дип бәяли. Шул ук вакытта халыкның 16,5 проценты аның югары дәрәҗәдә булуын билгеләгән, ә 2016 елда болай фикер йөртүчеләр күрсәткече 15,7 процент тәшкил иткән.
Уңай динамикага карамастан, эшлисе эшләр күп. Бигрәк тә коррупциягә каршы пропаганда һәм гражданнарны җәлеп итү юнәлешендә. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, респондентларның шактый өлеше (52,2%), моны файдасыз дип санап, коррупция фактлары турында хәбәр итми. Моннан тыш, аңа каршы чараларда катнашырга әзер кешеләр саны кими.
Сораштырылганнарның чиреге массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция проблемасы турында тәкъдим ителгән мәгълүмат җитәрлек түгел дип билгеләп үтә. Моннан тыш, респондентларның 12 проценты проблема турында бөтенләй белми, бу халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтә.
Гомумән алганда, татарстанлыларның 80 проценты республикада хакимият органнарының коррупциягә каршы тору эшен уңай бәяли.
Халык актив гражданлык позициясендә торырга тиеш. Коррупция күренешләре турында тиешле инстанцияләргә хәбәр итүдән куркырга кирәкми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat