Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлыйлар

Фәрит Мөхәммәтшин исеменә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлаулар килде.

Иң элек Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы алынды.

“Актив гражданлык позициясенә, профессионализм һәм гаять зур җаваплылыкка ия булуыгыз югары дәрәҗәдәге дәүләт вазыйфасында нәтиҗәле эшчәлегегезгә ярдәм итә, – дип басым ясап әйткән котлауда Валентина Матвиенко. – Татарстан Дәүләт Советының Сезнең җитәкчелектә алга таба да парламентның иң яхшы традицияләрен саклау һәм арттыруга, халык өчен әһәмиятле башлангычларны тормышка ашыруга саллы өлеш кертәсенә ышанам”.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан да котлау килде. “Республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл кылуда уңышлар телим! Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле гамәлләр кылганда кешеләрнең фикеренә таяну мөһим”, – диелгән аның телеграммасында.

Татарстан парламентына һәм аның җитәкчесенә коллегалары – Россия төбәкләренең законнар чыгару җыены җитәкчеләре дә котлаулар юллаган.

Татарстан парламенты Рәисен беренчеләрдән булып Чуашстан Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов тәбрикләде. Аның телеграммасында билгеләп үтелгәнчә, Фәрит Мөхәммәтшинның эшлекле сыйфатлары, кешелеклелеге дәүләт һәм халык мәнфәгатьләренә тугрылылыклы хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора.

“Тугандаш республикаларның законнар чыгару органнары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвам иттереләчәгенә ышанам, – диелгән Леонид Черкесов котлавында. – Сезгә, күпьеллык тәҗрибәгез һәм казанышларыгызны лаеклы бәяләп, янә Татарстан төбәк парламентына җитәкчелек итү йөкләнгән”.

Мәскәү өлкәсе Дума Рәисе Игорь Брынцалов үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшинга коллегалары гаять зур ышаныч күрсәткән.

“Белемегез һәм тәҗрибәгезнең Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте законнар чыгару органының нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру, шулай ук төбәкнең социаль, икътисадый, мәдәни үсешенә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәгенә иманым камил”, – дип билгеләп үткән ул.

Фәрит Мөхәммәтшинга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачевтан та котлау килде.

“Производствода чыныгу алып, галим, депутат, дәүләт әһеле буларак, зур юл уздыгыз. Татарстан парламенты Рәисе вазыйфасында инде чирек гасырдан артыграк вакыт дәвамында туып-үскән республикагызда һәм илдә чын мәгънәсендә демократияне ныгыту, парламентаризмны үстерүгә гаять зур өлеш кертәсез, – диелгән котлауда. – Алга таба да законнары чыгару һәм идарә эшчәнлегендә тупланган тәҗрибәгезне, оештыру сәләтен тагы да тулырак һәм ачыграк күрсәтә алуыгызга ышанам.

Моннан тыш Оренбург өлкәсе Законнар чыгару Җыены Рәисе Сергей Грачевтан, Омск өлкәсе Законнар чыгару Җыены Рәисе Александр Артемов, Ульяновск өлкәсе Законнар чыгару

Җыены Рәисе Валерий Малышев, Тыва Республикасы Югары Хурал Рәисе Кан-оол Даваа һәм башкалардан котлау телеграммалары алынды.

Казанда аккредацияләнгән чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән дә котлаулар килү дәвам итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү