Иң яхшы туган тел укытучысы Светлана Раданжапова Бурятиядәге Улан-Удэ шәһәренең 1 нче мәктәбендә укыта. Ә иң яхшы туган тел тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова Уфаның 18 нче бакчасында тәрбия бирә. Бүген Казанда III туган тел һәм әдәбияты укытучылары бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.
Анда илнең 79 төбәгеннән ана теле укытучылары һөнәри осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләрне котларга Россия Мәгьрифәт министры Сергей Кравцов та килгән иде.
— Сез -халкыгызның рухи хәзинәләрен саклаучылар.Үз халкыгызның мәдәни байлыгын җиткерүчеләр, — диде Сергей Кравцов.
Татарстан данын яклаган 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Гарифҗанова икенче урынга лаек булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat