Германиянең элеккеге канцлеры Герхард Шредер 2022 елда Россия һәм Украина арасындагы сөйләшүләрдә яклар Истанбулда тынычлык булдыруга якын иде, дип саный. Бу хакта Die Welt яза.
Басма мәгълүматлары буенча, аның фикеренчә, компромисс булган карар булган, тик аны Украина ягы кире каккан. Шредер Истанбул сөйләшүләрендә арадашчы сыйфатында чыгыш ясады. Аны Киев хакимияте чакырткан.
Шредер яңгыраткан тәкъдим Донбасс республикаларының Украина составында калуын күздә тоткан. Сәясәтче Украинаның НАТО составына керү мөмкинлеген кире каккан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat