Бастрыкин Татарстанда яшүсмернең үлеменә бәйле эшне үз контроленә алган

Татарстанда балигъ булмаган малайның үлеме факты буенча җинаять эшен тикшерү барышы турындагы доклад Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр якшәмбе көнне ведомство матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казан-Оренбург-Боровое Матюшино трассасында квадроциклга утырган 13 яшьлек үсмер, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәреннән качарга теләп, юлда һәлак булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Инспектор дәүләт номеры булмаган квадроциклга ягулык салучы үсмерне «заправка»да күреп алган. «Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре балигъ булмаган үсмер янына килә, тик ул, качарга теләп, квадроциклга утырып китеп бара. Юлда үсмер Комлы Кәвәл-Боровое Матюшино чатында кызыл янучы светофорга уза, идарәне югалтып, юл чатына төшеп китә һәм каплана. Үсмер һәлакәт урынында үлә», — диелә хәбәрдә. Фаҗига урынына Казанның Идел буе районы Прокуроры Артур Шәрипов барган. Ведомство автоинспекторның эш-гамәлләренә дә хокукый бәя бирәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү